Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%

Хөрмәтле укучылар, шуның белән без җанлы блогны тәмамлыйбыз. Иртәннән алып кичкә кадәр – көне буе – без сезгә сайлау көненең иң кызыклы вакыйгаларын, рәсми чараларда күренмәгән мәгълүматны җиткереп барырга тырыштык. Иртәгә бу сайлауның рәсми нәтиҗәләре игълан ителер, бу хакта сезгә дә хәбәр итәрбез. Хәер, төп нәтиҗә инде билгеле – Путин тагын алты елга президент булып кала. Алда илне нәрсә көтә? Сезнең игътибарга белгечләр фаразын тәкъдим итәбез:

Тагын алты ел Путин. Илне ни көтә?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хәерле төннәр. Азатлыкта калыгыз.

Казан концертында – Миңнеханов, Мәскәүдә – Путин

Бу минутларда Казан-Арена стадионында уза торган сайлауга багышланган концертта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "Без барыбыз да көчле Русия һәм көчле Татарстан яклы! Без үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирдек", диде Татарстан президенты.

Мәскәүнең Манежный мәйданында да сайлауга багышланган концерт уза. Анда Владимир Путин үзе килеп, тамашачыларга рәхмәтен белдерде, "сез минем такымым", дип эндәште. Президент чыгышын кыска тотты, "Русия!" дип кычкырудан соң китте.

Татарстанда экзит-полл саннары шулайрак:

  • Владимир Путин – 80,9%
  • Павел Грудинин – 10,1%
  • Владимир Жириновский – 4,5%
  • Ксения Собчак – 1,6%
  • Григорий Явлинский – 0,9%

Башкортстанда да җирле вакыт белән кичке сигездә сайлаулар тәмамланды.

  • Кичке алтыдагы нәтиҗәләр буенча сайлауларда 64%тан артык кеше тавыш биргән. Бу 3 миллион 31 мең 99 сайлаучының ике миллионнан артыгы дигән сүз.
  • Җиде районда тавыш бирергә килүчеләр 80%тан да артып киткән. Иң алда татарлар яшәгән Бакалы, Борай һәм Чакмагыш районнары.
  • Хәрәмләшүләрнең чиге-чамасы юк. Күпчелек хәрәмләшүләрне күпләп бюллетеньнар ташлау, күзәтүчеләрне сайлау урыннарына сәбәпсез кертмәү һәм куып чыгару очраклары.
  • Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин сүзләренчә, 100 күзәтүче сайлау урыннарына кертелмәгән.
  • Григорий Явлинскийның Дуван районы Малояз авылындагы күзәтүчесе Роберт Харисовны 2807 сайлау урынына күзәтүче буларак үткәрмәгәч, ул үзәк сайлау комиссиясенә шалтыраткан. Үткәрмәүчеләр аңа үтерү белән янаганнар.
  • Быел Уфа сайлаучылары Русия президенты сайлаудан тыш башкаладагы кайбер проектлар өчен дә тавыш бирде. Башкаланың җиде районындагы төзекләндереләчәк ун парк һәм ял итү урыннарының кайсысын беренче чиратта эшләү турында фикер белдерделәр. Алар арасында Нефтехимик, Кашкадан, Иван Якутов, Дим, Беренче май парклары, Ташлы кичү һәм башка ял итү урыннары бар.
  • Сайлау көнне Уфада "Кырым язы" исемле бәйрәм концерты узды. Ул Конгресс-холл мәйданында үтте. Башкортстан халыклары Ассамблеясы уздырган ул чарада Зәйнетдин һәм Кәрван төркемнәре, Радик Юлъякшин һәм башка җырчылар катнашты. Чарага килүчеләр быел бик аз булды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән беренче рәсми саннар (сайлау кәгазьләренең 21,33% эшкәртелгәннән соң):

Путин сайлауны 71,97 процент белән җиңә.

Беренче экзит-полл саннары (ВЦИОМ):

  1. Владимир Путин – 73,9%
  2. Павел Грудинин – ​11,2​%​
  3. Владимир Жириновский –​ 6,7%​
  4. Ксения Собчак – 2,5%​
  5. Григорий Явлинский – 1,6%

Титов – 1,1%, Бабурин – 1,0%, Сурайкин – 0,8% җыйган, ди экзит-полл нәтиҗәләре.

Казаннар кемгә тавыш биргән? Азатлык сораштыруы

Казаннар кемгә тавыш биргән?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:12 0:00

"Барыбер Путин була инде!", "Грудининга!", "Собчакка түгел бит инде!", "Шул ук президент калса, хәерлегә булмас!" Русия президентын сайлауда казаннар кемгә тавыш биргән? Азатлык сораштыруы.

Экзит-полл саннары алдыннан Татарстан буенча 18.00га мәгълүмат:

  • Татарстанда 69,21% сайлаучы тавыш биргән
  • Кайбыч районында 98,08% (!) кеше тавыш биргән
  • Әтнә районында – 95,03%, Апас районында – 94,88% сайлаучы тавыш биргән.
  • Сайлауда иң аз катнашучылар – Казанда (Совет районында 53,48%)

дәвам

XS
SM
MD
LG