Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%

Президентлыкка намзәтләр. Белешмә

Русия президентын сайлауда кемгә тавыш бирергә дип икеләнүчеләр өчен намзәтләрнең кайбер мөһим мәсьәләләргә карашларын чагылдырган кыскача белешмә әзерләдек. Игътибарга аларның милли телләргә мөнәсәбәте, төбәкләр вәкаләтләре, тышкы сәясәт, Кырым һәм мәгариф турында фикерләре алынды. (Тулырак мәгълүмат)

Башланды. Җирле вакыт белән иртәнге сигездә (Казанда 17 март, 23:00) Камчатка крае һәм Чукотка бүлгесендә тавыш бирү урыннары ачылды. Кайбер урыннардагы тавыш бирү барышын интернет аша махсус сәхифәдә күзәтеп була. Тагын берничә сәгатьтән тавыш бирү урыннары Башкортстан һәм Татарстанда да ачыла.

  • Президентлыкка 8 намзәт дәгъва итә:​ Сергей Бабурин (59) Русия халык берлеге, Павел Грудинин (57) КПРФ, Владимир Жириновский (71) ЛДПР, Владимир Путин (65) партиясез, Ксения Собчак (36) Граждан инициативасы, Максим Сурайкин (39) Русия коммунистлары, Борис Титов (57) Үсеш фиркасе, Григорий Явлинский (65) Яблоко (намзәтләр турында белешмә)
  • Президент булып сайлану өчен 50%+1 тавыш җыярга кирәк. Моңа бер намзәт тә ирешә алмаса, 8 апрель икенче тур уза
  • Бу юлы президент 6 елга сайлана
Актаныш урамында сайлау өндәме, март 2018
Актаныш урамында сайлау өндәме, март 2018

Бу сайлау кампаниясе татар теленә көчле басым вакытына туры килде. Шушы басым кампаниянең үзендә дә чагылыш тапты – ул нигездә урыс телендә барды. Татарча игълан-шигарләр авыл җирендә күренгәләде. Шундый сирәк шигарләрнең берсе Актаныш урамында эленгән иде.

Сайлау көнендә чит илгә барып чыккан кайбер татарстанлылар ватаннан читтә булса да сайлауда катнашырга җыена. Бу көннәрдә концерт белән Чехиядә йөргән Татарстанның атказанган артисты, җырчы Владимир Васильев Русиянең Прагадагы илчелегенә барып тавыш бирәчәк, дип хәбәр итә керәшеннәрнең "Туганайлар" басмасы.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар, без Русиядә барган президент сайлауны яктыртуны дәвам итәбез. Бер сәгать чамасы элек Казан вакыты белән иртәнге сигездә Татарстанда сайлау урыннары ачылды. Башкортстанда, вакыт аермасы сәбәпле, алар ике сәгатькә иртәрәк ачылды.

Тавыш бирүләр башлануга "Тәртип бозулар" дигән махсус сәхифәгә күзәтүчеләрдән беренче хәбәрләр килә башлады.

Уфаның 124нче сайлау урынында тавыш бирү тартмасы видеокамерада күренми икән. Уфаның 406нчы сайлау урынында бер күзәтүчене кертмәгәннәр - Собчактан инде бер күзәтүче бар дигәннәр. Бу җавапны язмача бирүдән баш тарканнар - комиссия рәисе Камил Хөсниев "безгә бернәрсәне дә имзаламаска кушылды" дип аңлаткан.

Татарстанда, канун таләп иткәнчә, сайлау кәгазьләре ике дәүләт телендә башкарылган. Тик, нигәдер, намзәтләрнең аталары исемнәре улы/кызы дип түгел, ә урыс телендәгечә бирелә.

Быел күп кенә сайлау урыннарында кешеләрне сайлауга китертү өчен төрле хәйләләргә баралар. Мисал өчен, кайбер сайлау бүлгеләрендә #арзан_бәядән_ашамлыклар сату вәгъдә ителгән.

Казанның бер сайлау урынында сату әле һаман башланып китә алмый, кешеләр арзан ризыкларны көтеп тора, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе. Имеш, ризык китерәсе машина килеп җитмәгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG