Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%

Русиянең көнчыгыш төбәкләрендә тавыш бирү инде тәмамланып килә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, 18:00га сайлауда катнашу дәрәҗәсе шулайрак: Камчатка — 63,86%, Чукотка — 76,34%.

Тавыш бирү инде җиде сәгатьтән артык барган төбәкләрдә (Үзәк сайлау комиссиясенең җирле вакыт белән 15:00га мәгълүматы) иң түбән саннар Байкал арты краенда (42,12%), иң югары - Магадан өлкәсендә (54,69%).

Быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге - сайлау урыннарында күп санда #ялган_күзәтүчеләр пәйда булу. Азатлык хәбәрчесе Казанның Совет районындагы сайлау урынында күзәтүче буларак килгән урта яшьтәге берничә ханымга игътибар иткән. Сез кемне вәкиллек итәсез дигән сорауга алар җавап бирмәгән, исполкомнан җибәрделәр дип кенә чикләнгән.

Уфаның 35нче сайлау урынында бер Собчакның бер "күзәтүчесе" ялган кәгазь белән килгән. Аны кайдан алдыгыз дигәнгә ул "бер сәүдә үзәгендә бирделәр" дигән.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу сайлауда хакимиятләр оппозициядәге намзәтләр штабына "ялган күзәтүчеләр" иңдереп сайлау нәтиҗәсенә йогынты ясарга тырыша.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та тавышын бирде. Instagram-да баннер фонында төшкән фотосын чыгарып, ул "Мин тавышымны бирдем!" дип татарча язды. Тавышын кемгә бирәчәген Миңнеханов алдан ук әйтеп куйган иде.

Азатлыкның татар телен өйрәнү өчен "Әйдә! Online" проекты да бүген "сайлау" сүзенә өйрәтә:

Error rendering VK.

Халыкны сайлауга ​#арзан_бәягә_ашамлыклар белән җәлеп итү хәйләсе Татарстанда гына түгел, башка урыннарда да уңышлы кулланыла икән..)

Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев кем өчен тавыш биргәнен яшерми. Татар конгрессы да алдан ук Путин тавыш бирергә өндәгән иде.

12:00га вазгыять:

  • Үзәк сайлау комиссиясе иртәнге 10га русиялеләрнең 16,91%-ы тавыш биргәнен хәбәр итә
  • Үзәк сайлау комиссиясе үз сайтына киберһөҗүм булганын әйтә. Комиссия һөҗүмнән саклана алган диелә
  • Күп кенә урыннарда кешеләр сайлауга эштән килергә кушылуга зарлана. Кешеләрне автобуслар белән китерү очраклары күп
  • Төрле төбәкләрдән хәрәмләшүләр турында хәбәрләр килә. Казанның 326нчы сайлау бүлгесендә Павел Грудинин штабыннан күзәтүче күпләп сайлау кәгазьләрен ташлау күренешен күзәтте, бүлгегә полиция чакыртты

Русия президенын сайлау аннексияләнгән Кырымда да оештырлган. Кырымтатар телендә эшләүче "Милләт" телеканалы сайлауга багышланган телемарафон үткәрә. Студиягә килгән кырымтатар вәкилләре нинди уңай үзгәрешләр булганы хакында сөйләп "Без сәясәткә тыкшынмадык, халкыбыз мәсьәләләрен хәл итәргә тырыштык", дип сөйләде. Сайлау көнне мондый чыгышларны яшерен пропаганда дип кабул итергә мөмкин.

БУ ТЕМАГА: Кырым "референдум"ына дүрт ел. Тормыш кайсы якка үзгәрде?

Кунакларның берсе – инженер-педагогия университеты президенты, Украина каһараманы, Путинның ышанычлысы Февзи Якубов чыгышын Мәҗлесне тәнкыйть итүгә багышлады. Студиягә нигездә Русия яклы позицияләре белән билгеле кырымтатарлар чыкырылган иде.

Билгеле булганча Мәҗлес бу сайлауда катнашмаска чакырган иде. Халыкара оешмалар, дөнья илләре дә Кырымда уздырылган президент сайлау нәтиҗәләрен танымаячакларын белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG