Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%
Акмәчеттә тавыш бирү урынында
Акмәчеттә тавыш бирү урынында

Сайлаучыны ​#арзан_бәягә_ашамлыклар белән җәлеп итү хәйләсе Кырымда да уңышлы кулланыла икән. Азатлыкның Акмәчеттәге хәбәрчесе әйтүенчә, кырымтатарлар укмашып яшәгән Каменка бистәсендә 42нче мәктәптәге сайлау урынында беренче тапкыр тавыш биргәннәргә шоколад таратканнар.

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сайлауда катнашырга мәҗбүр итәләр. Табибларны сайлауда катнашуыгыз контрольдә тотылачак дип алдан кисәтеп куйганнар.

Хакимият карары белән сайлау көнне Кырымда автобус, троллейбусларда йөрү бушлай.

Казанда сайлау көнне сайлаучыларга аерым игътибар күрсәтелә. Аларны тавыш бирүгә махсус автобуслар белән китерәләр.

Ләкин бар җирдә дә алай түгел икән. Менә бер #укучыбыз_фикере:

"Минзәлә районы Дусай Кичү авылында юл юк, 80 яшьлек әби-бабайлар бу буранда сайлауга бара алмый, өйләренә дә килүче юк. Алар өчен кемнәр кемне сайлый икән?"

Азатлык укучысыннан килгән фото. Сездә дә сайлаудан кызык мәгълүмат, фотолар булса, azatliq@rferl.org адресына җибәрегез.

Сайлауда #халык_иҗаты. Ленинград өлкәсендә сайлауга "Сармат" ракеты килгән.

Татар эстрадасы вәкилләре дә тавыш бирүләрен фотога теркәп бара:

Менә дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә Сәкинә ханым белән тавыш бирергә килгән. "Кемгә?" дигән сорау тумый бу очракта да..

Татарстанда Аксубай, Кайбыч, Апас​ алда бара
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов көндезге 12гә республикада сайлаучыларның 38,47% тавыш бирүен белдергән. (Башкортстанда шул ук вакытка 29,67% булган). "Тавыш бирү тыныч, эш режимында бара. Сайлаучылар актив", дигән ул. Иң актив тавыш бирүче районнар – Аксубай, Кайбыч, Апас. Бу районнарда халыкның инде 80%-тан артыгы тавыш биргән.

Алексей Навальный штабы хәбәр итүенчә, әлегә иң күп хәрәмләшүләр Башкортстанда теркәлгән. Штаб анда 302 канун бозу һәм хәрәмләшү очрагына тап булган. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (272), өчен урында – Мәскәү (213). Беренче бишлеккә шулай ук Красноярски крае (159) һәм Петербур (151) керә.

Ул арада Павел Грудининның Татарстандагы штабы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять җибәргән. Штаб күпсанлы хәрәмләшүләр сәбәпле, комиссиянең чираттан тыш җыелышын үткәрергә таләп итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG