Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә президент сайлау

18 март Русиядә президент сайлау узды. Азатлык көннең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

  • Президентлыкка сигез намзәт дәгъва итте:​ Сергей Бабурин (59), Павел Грудинин (57), Владимир Жириновский (71), Владимир Путин (65), Ксения Собчак (36), Максим Сурайкин (39), Борис Титов (57), Григорий Явлинский (65) (намзәтләр турында белешмә)
  • Рәсми нәтиҗәләр: Владимир Путин – 76,67%​, Павел Грудинин – ​11,79%, Владимир Жириновский –​ 5,66%, Ксения Собчак – 1,76%, Григорий Явлинский – 1,04%, Титов – 0,76%, Cурайкин – 0,68%, Бабурин – 0,65%.
  • Тавыш бирүдә сайлаучыларның 67,98% катнашкан
  • Татарстанда Путин 82,09% җыйган, Башкортстанда – 77,65%

Кырымтатарларның тавыш бирүе турында бер фикер:

Үзәк сайлау комиссиясеннән соңгы мәгълүмат: әлегә сайлауда 59,93%​ кеше катнашты.

Сайлау бүлгеләре ябылды, тавышларны санау башлана. Бу этапта да провокацияләр бара:

20:00 – Татарстанда сайлау бүлгеләре ябыла.

Бер сәгатьтән Русия буйлап соңгы бүлгеләр ябылачак. Шуннан соң тавышлар санала башлый, беренче экзит-поллар игълан ителәчәк.

Навальный LIVE каналында чып-чын дебатлар бара. Студиягә кинәт килгән президентка намзәт Ксения Собчак сайлауга үткәрелмәгән опозиция вәкиле Алексей Навальный белән бәхәсләшә.

Собчак: "Мин бу кампания барышында күп файдалы эшләр эшләдем, дип саныйм. Син чыннан да сайлауда минем катнашуым сәбәпле сине сайлауга кертмәделәр дип уйлыйсыңмы?".

Навальный: "Синең һәм Путинның схемасы шундый булды: мине сайлауга кертмичә, илдә иң популяр булмаган кешеләрне (сине һәм Явлинскийны) сайлауга чыгарырга".

Ул шулай ук Собчакка сайлауда катнашу өчен зур акча вәгъдә ителгәнне белдерде. Собчак бу гаепне кире кага.

"Кырымда кешеләрне сайлауга куып китерәләр"

Карасубазарның Сары Су бистәсендә укмашып яшәгән кырымтатарлар президент сайлауга чыкмаган дияргә мөмкин. Бу бистәдәге кырымтатар мәктәбендә ачылган 637нче сайлау бүлгесе рәисе Валентина Костюченко Азатлыкка әйтүенчә, көндезге өчкә анда нибары 100гә якын кеше килгән. Бу монда яшәүчеләрнең күп дигәндә 10% дигән сүз. Бистәдә бер мең чамасы кеше яши.

Абдурешит Джеппаров: "Кырымда кешеләрне сайлауга куып китерәләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Шушы бистәдә яшәүче "Кырым теләктәшлеге" координаторы Абдурешит Джеппаров сүзләренчә, һәр районга өстән сайлауга килергә тиешле кешеләр саны төшерелгән. Әйтик, Карасубазар районына 80% куелган, ә монда сайлаучыларның 40% кырымтатарлар. Алар сайлауда катнашмый икән, бу күрсәтмә үтәлми дигән сүз. Шул сәбәпле сайлауга автобусларда Кырымда яшәмәүче “Таврида” юлын төзүчеләрен куып китерәләр диде ул Азатлыкка.

"Сайлауга баруның бердәнбер мәгънәсе" - Telegram чатыннан

Үзәк сайлау комиссиясе: 18:30га сайлаучыларның 57,74% тавыш бирде.

Татарстанда тавыш бирү бүлгеләре 20:00да ябыла. Русиядә иң соңгы булып Калилинград сайлау бүлгеләре (Казан вакыты белән 21:00да) ябыла. Шуннан соң беренче экзит-полл нәтиҗәләрен бастырырга мөмкин булачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG