Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстанны сәнгатькәрләр берләштерә алырмы?


"Дуслык күпере" фестиваленә багышланган матбугат очрашуы, Казан, 21 март 2018

21 март Казанда "Дуслык күпере" татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат очрашуында тел мәсьәләсе дә күтәрелде. "Татар, башкорт телен иң авыр елларда да дин һәм җыр-моң саклап калган, бу фестивальнең төп бурычларының берсе - телне саклау", диде оештыручы Рифат Фәттахов. Башкортстанда иҗат итүче бер төркем татар язучылары да бу көннәрдә Казанда очрашулар үткәрә.

Атнакич "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстаннан килгән татар шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу оештырыла. Мондый чара узган ел да узды. Аны Дөнья татар конгрессы оештыра, юл, транспорт, яшәү чыгымнарын да алар түли. Казанга барлыгы 19 иҗат әһеле килгән. Конгрессның Башкортстандагы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов моның күпмегә төшкәнен әйтә алмады, "конгресс планына кергән, без аларның чакыруы белән килдек", диде ул Азатлыкка. Башкортстан язучыларының Казанга сәфәре уңаеннан 21 мартта уздырылган матбугат очрашуына ике бөртек журналист килгән иде.

"Без сепаратистлар түгел"

Башкортстанда иҗат итүче шагыйрь-язучылар узган ел да килгән иде, әмма Казанга бераз үпкә белдереп китте. Без беркемгә дә кирәкмибез, безнең белән кызыксынмыйлар, Татарстанда нәшер ителгән газет, әдәби журналларда әсәрләребез бастырылмый дигән фикерләрне җиткерде. Татарстан язучылары исә яхшы әсәрләр иҗат итәргә кирәк, аннары бастырырлар дигән ишарә белән җавап кайтарды. Элекке елларда Татарстан язучылары Башкортстанга кунакка йөрсә, башкортстанлылар Казанга килгән булса, соңгы елларда ике арадагы юлларга тузан төште.

"Тулпар" журналы мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов Татарстан Уфа татарларын бары тик халык исәбен алганда гына исенә төшерә диде.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

"Без үз-үзебезгә, Татарстан үз-үзенә яшәп ята. Ике дистә елга якын без аерылган халәттә яшәдек. Бу сәяси вазгыять белән бәйле булды. Дөрес, Татарстан безне исенә төшерде ул, 2002, 2012 елларда узган җанисәп вакытында татарларның санын күп итеп күрсәтер өчен кирәктек. Безне гомум татар әдәбиятыннан тыш карау омтылышы да булды, имеш, Башкортстанда туып-үскән шагыйрь-язучыларга аерым бер нечкә хис хас, чөнки аларга башкорт шигъриятенең йогынтысы көчле дигән нәтиҗәләр дә чыгардылар. Әмма Мөдәрис Әгъләм, Зөлфәт кебек шагыйрьләрнең дә ифрат нечкә күңел белән язылган шигырьләре ничек барлыкка килгәнен генә аңлатучы юк. Без Башкортстанда туып-үсеп иҗат итсәк тә, үзебезне татар әдәбиятының бер өлеше дип саныйбыз. Без сепаратистлар түгел.

Әллә үзебез таныта белмибез әсәрләрне, әллә безне танырга теләмиләр

Әлбәттә, ешрак аралашырга, күрешергә кирәк. Мөмкин кадәр Татарстанда нәшер ителгән әдәби журнал, газетларда Башкортстанда иҗат итүчеләрнең әсәрләре басылса иде. Ике республиканың матбугат чаралары үзара килешүләре булса да яхшы. Татарстанда Уфа татарларын белмиләр диярлек. Әллә үзебез таныта белмибез әсәрләрне, әллә безне танырга теләмиләр...", диде Илдус Фазлетдинов.

Азатлык Башкортстан язучыларыннан тел мәсьәләсе хакында да кызыксынды. Телнең юкка чыгуында татарга да, башкортка да куркыныч яный. Мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдырганда, телләрне татар-башкорт язучыларына берләшеп якларга нәрсә комачаулый? Бу очракта Мәскәү гаеплеме? Илдус Фазлетдинов бу мәсьәләдә уртак фикергә килү авыррак диде.

"Башкорт язучылары Путинга мәктәпләрдә туган тел сакланып калырга тиеш дигән хат язды, аны татар язучылары да имзалады. Уфада башкорт телен яклап урам җыеннары да узды, әмма анда татарлар катнашмады дип беләм. Сәбәп бер: бер яктан башкорт милләтчеләре тора, икенче якта – рус милләтчеләре. Татар ике арада калды, ике яктан да отылды татар.

Башкортстанда татар теленә дәүләт дәрәҗәсен бирү өчен көрәш озак еллар дәвам итте. Бүген хәтта туган телләрне укыту ихтыярига калдырылган очракта милли республикаларда дәүләт телләрен саклап калу да авыр. Алар бутафориягә әйләнеп бара. Бу турыда сүз кузгаткан да кеше юк. Әмма мәсьәлә бер. Башкортстанда татар теле дәүләт теле булмаса булмасын, әмма мәктәпләрдә татар теле укытылырга тиеш. 1989 елдагы татар мәктәпләре санына җитсәк, телгә статус кирәкми.

Башкорт та, татар телләре дә кирәкми, алар рус телен сайлый

Кызык вазгыять. Туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру Уфа татарларына да мөмкинлекләр ачты кебек, без туган тел буларак татар телен сайлый алабыз. Әмма, ни кызганыч, татар телен укытырга дип гариза язучылар чиратка басмады. Башкорт та, татар телләре дә кирәкми, алар рус телен сайлый. Телнең үсеше китапларның, матбугатның тиражына да, театрларның санына да бәйле түгел, ул турыдан-туры мәктәпләрнең санына һәм дәрәҗәсенә бәйле", диде Илдус әфәнде.

"Республикаларны җыр белән дә берләштереп була"

1990нчы елларда Миңтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов ике республика арасында килешүләр имзалады, аралашу әнә шулар нигезендә барды. Әмма бүген аны искә алучы да, яңарту турында фикер әйтүче дә күренми. Баштарак ике республика Рөстәмнәре ешрак күрешер, багланышлар ныгыр дигән ышаныч та бар иде, әмма ул кысыр өмет булып чыкты. Ике республика арасында икътисади багланышлар шул кадәр генә. Әмма моны мәдәни яссылыкта та ясап була. Ике республика җырчылары ике халык, ике республиканы бер-берсенә якынайту кебек мәсьәләне хәл итүне үз җилкәләренә алган. "Дуслык күпере" дип аталган җыр фестивалендә татар-башкорт җырчылары катнашачак.

"Дуслык күпере" – татар-башкорт телен саклау бурычы куя"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

"Дуслык күпере" фестивален оештыручылар – продюсерлар Рифат Фәттахов белән Айдар Шәйдуллин. Фестиваль Мәскәүнең Кремль сараенда 7 апрельдә башланып татар белән башкорт күпләп яшәгән унбер төбәк аша узып, 18 апрель Казанда тәмамланачак.

"Бу – дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. Фестивальне иң беренче булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыкты. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та хуплавын җиткерде. Җитәкчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Алар, артистлар ярдәме белән уңышлы проект булыр дип уйлыйбыз" диде Рифат Фәттахов.

Азатлык сәнгатькәрләрдән дә тел мәсьәләсен кызыксынды. Мәктәпләрдә татар-башкорт телләре ихтыярига калган заманда җыр сәнгатендә иҗат итүчеләр киләчәкне ничек күзаллый, ул җырларны тыңлаучы, аңлаучы булырмы? Халык рухын күтәрүне ничек күзаллыйлар?

"Телнең язмышы өчен без барыбыз да борчыла. Әлеге проблемны чишүнең бер юлы – милли мәдәниятне, милли сәнгатьне үстерү. Татар, башкорт телен иң авыр елларда да ике фактор саклап калган: дин һәм җыр-моң. "Дуслык күпере" кебек фестивальләр үсәргә тиеш. Аларның төп бурычларының берсе – телне саклау", диде Фәттахов.

Җырчыларны бу башкортча җырлый, бу татарча дип бүләргә кирәкми

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров бигрәк тә башкорт телендәге язучыларның укучылары кимүенә борчылуын белдерде. Бу фестиваль дуслыкны ныгытачагына ышануын әйтте. "Җырчыларны бу башкортча җырлый, бу татарча дип бүләргә кирәкми, алар бер бөтен ипи кебек, диде халык артисты.

Фестивальдә татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Илсөя Бәдретдинова, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова катнашачак. Мәскәү һәм Казан концертларының махсус кунаклары – Ренат Ибраһимов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Элвин Грей һәм Халидә Бигичева булачак.

Тамаша татар һәм башкорт телләрендә барачак. Сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова, режиссеры – Радик Бариев. Гөлназ Сәфәрова шулай ук алып баручылар рәтендә дә.

Рифат Фәттахов әлеге тамашага ике республика җитәкчесенә дә чакырулар тапшырылганын әйтте. Катнашу-катнашмаулары әлегә билгесез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG