Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республикада өч-дүрт кешедән соң калганнары бөтенесе дә хезмәтчеләр китә. Алар беренчеләрнең хезмәтчеләре була. Аның беренчеләре дә әле кемгәдер хезмәт итәргә мәҗбүр.

Татарстаннан Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Леонид Слуцкий тирәсендә туган җәнҗалга үз фикерен белдереп журналистларны "хезмәтчеләр" дип атады. Мин, гомумән алганда, Фатыйх Сәүбән улының бу сүзләренә бик нык үпкәләдем. Хезмәтче дигәннән, район газетларындагыларны, дәүләт газетларындагыларны хезмәтче дәрәҗәсенә түрәләр үзләре төшереп бетерде бит. Алар журналистларны үзләренә хезмәт күрсәтүчеләргә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучыларга әйләндерделәр. Ә тулаем алганда журналистлар хезмәтче түгел. Журналистлар чыннан да дүртенче хакимият һәм җәмгыять фикерен булдыручылар.

Бәйсез басмалардагы журналистларны һәм үземне хезмәтче дип әйтмәс идем

Безгә кем дә булса халык фикере дип әйтә икән, халыкның җыелып, фикер чыгарып утырганы юк бит. Ул фикерне журналистлар җиткерә. Әлбәттә Сибагатуллинга хезмәт итүчеләр бирмидер, әмма барыбыз да, Аллага шөкер, әле яхшы фикер әйтердәй кешеләр. Яхшы гына эшләп килгән газет-журналлар һәм бәйсез, ирекле матбугат бар. Аннан да кала, һәркемнең дә телен дә бәйләп куеп булмый. Татарда "Безнең гәҗит", "Сираҗи сүзе", "Акчарлак", "Ирек мәйданы" кебек сүз әйтердәй матбугат чаралары бар. Бу басмалардагы журналистларны һәм үземне дә мин һич кенә дә кемнеңдер хезмәтчесе дип әйтмәс идем.

Русия Дәүләт думасының журналистларны якламавының бер кызык ягы булды. Матбугат чаралары бер-бер артлы думадан үзләренең вәкилләрен чакыртып ала, аккредитацияләреннән баш тарта башлады. Татарстанда Бизнес Online, Реальное Время дума турында хәбәр биргәндә шушы фәхеш шау-шуын искә алып язачакларын белдерде. Журналистлар думаның гаделсезлегенә, җәзасызлыгына бердәмлек һәм теләктәшлек күрсәтте. Бу хәл мине бик сөендерде. Безнең әле чын матбугат бар икән, димәк, бу илнең киләчәге дә бар икән дигән уйга этәрде. Без әле бөтенләй кол һәм мескен түгел икәнбез.

Монсы – "пропагандоннар", ә монсы – чын матбугат дигән катгый бүленеш юк иде

Дума каршылык күрсәткән журналистларның һәм матбугат чараларының исемлеген төзи дигән хәбәрләр бар. Төзесен! Матубгат икегә бүленде. Бу бик яхшы. Әлегә кадәр тулысынча, монысы – "пропагандоннар", ә монысы чын матбугат дигән катгый бүленеш юк иде. Пропаганда чарасы ул бервакытта да матбугат чарасы була алмый! Без бу хәлдән соң чын матбугат чаралары бар икәнен күрдек. Бу илдә чын матбугат чаралары кирәк булган кешеләр дә җитәрлек. Әмма ни белән бетәр? Бүген хөр фикерне бүлгәләү, үтерү башланырга да мөмкин.

Мин үзем Казандагы кечкенә генә татар газетын оештыручы. Сибагатуллиннан һәм Татарстаннан барган берничә депутаттан кала, Русия думасында минем барлыгымны да белүче юк. Алга таба мин дума турында язганда шушы фәхеш хәлен искә алып узачакмын.

Чибәр журналистларны күрәсе килми икән, монсы картая башлау билгесе

Хезмәтче дигән сүз ул начар сүз түгел, әмма Фатыйх Сәүбән улы ул үзе – халык ялчысы. Түрә ул – халык ялчысы. Тагын ул үзенең бик күп журналистларны күрүен әйтә, алар фәлән итеп, чишенеп, янәсе бөтен җирләрен күрсәтеп йөрмәсеннәр ди. Бу мәсьәләдә мин килешәм. Күрсәтеп йөрмәсеннәр. Әмма шундый әйбер бар – һәр күренгән әйбергә кул сузу да дөрес түгел. Ул кем генә булмасын, Слуцкий яки Фатыйх Сәүбән улына да. Тагын ул аларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми ди. Әгәр аның шундый чибәр журналистларны күрәсе килми икән, монсы картая башлау билгесе дип уйлыйм. Бер дә көнләшер һәм мактаныр гамәл түгел бу.

Нинди генә җирдә булсаң да, син хезмәтче. Йә син республикада беренче, икенче һәм өченче кеше, йә "калаганнар". Республикада өч-дүрт кешедән соң калганнары бөтенесе дә хезмәтчеләр китә. Алар беренчеләрнең хезмәтчеләре була. Аның беренчеләре дә әле кемгәдер хезмәт итәргә мәҗбүр.

Сибагатуллин – "хезмәтче" структураларны төзегән кешләрнең берсе

Журналистлар арасында түрәләргә караганда бәйсез кешеләр күбрәк тә. Фатыйх Сибагатуллин ул "хезмәтче" структураларны төзегән кешеләрнең берсе. Ул республикада район башлыгы да, авыл хуҗалыгы министры да, вице-премьер да булды. Ул үзе халык ялчысы һәм шул ук вакытта кемгәдер хезмәт күрсәтергә мәҗбүр иде.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев гәүдәгә бик олы кеше түгел. Вамин башлыгы Вагыйз Миңһаҗев, Сибагатуллин, Чаллы хакимияте башлыгы Рәшит Хәмәдиевлар гәүдәле көрәшчеләр иде. Әмма Шәймиев килгән вакытта алар кечерәеп кала белә иделәр. Республикадан киткәннән соң дәвәеп, матураеп, корсак киереп җибәрәләрдер бәлки, әмма онытмасыннар, алар олпат булып, корсак киереп кенә йөрмәделәр. Алар хуҗаларын бот арасына кадәр баш иеп сәламләделәр. Моны онытмасыннар.

Хәзер Русия думасында, федерация шурасында Татарстан вәкилләре утыра. Кемнәр алар? Татарстанга кирәкмәс кешеләрне аяк астында буталып йөрмәсен өчен шунда чыгарып җибәрәләр, чөнки бөтенләй чыгарып ташлый да алмыйлар. Чыгарып ташласаң, алар әле кайчан гына бергә иделәр бит.

Дәүләт үзенә лояль булган кечерәк түрәләрне, бик зур гөнаһлары булмаса, ташламый. Эшле итә, яклый, ниндидер мөмкинлекләр тудыра. Бу дәүләт машинасының бер ысулы. Әгәр алай булмаса, түрә хакимияткә тугрылык саклый алмас иде. Әнә шуңа күрә, кайберәүләрне начар гамәлләрдә тотсалар да, йә думага, йә Федерация шурасына кертеп утырталар. Без барыбыз да бу кешенең кирәге калмаганны аңлыйбыз. Кайвакыт кирәклерәк кешене дә җибәрәләр. Ансы бик сирәк була торган гамәл.

Сибагатуллинның Татарстанны яклап берәр сүз әйткәнен күргәнебез булдымы?!

Заманында Олег Морозовны сенатор итеп җибәргән иделәр, аның чыгышларын да күреп торабыз. Ә монда Фатыйх Сибагатуллинның кайчан да булса чыгып, Татарстанны яклап берәр сүз әйткәнен күргәнебез булдымы?! Йә булмаса андагы башка депутатларның? Аларның татар телен, Татарстан, халык мәнфәгатьләрен яклап мөнбәрләрдән сүз әйткәннәрен күргәнегез булдымы? Минем беркайчан да күргәнем булмады. Әмма мин Дәүләт думасында йоклап утырган, биленә таянып корсак киереп торган фотоларын күрәм. Бернинди дә эш эшләмәүләрен дә күрәм.

Заманында Дәүләт думасында Фәндәс Сафиуллин бар иде. Ул ходайның һәр бирмеш көнендә чыгыш ясарга тырышты. Татарстанны яклап ул бик күп сөйләде. Чәчрәп килеп чыга иде. Шуннан бирле мин Татарстаннан думада безне яклап сүз әйтердәй кешеләрне күргәнем булмады. Анда урын саклап, айга 450 мең сумлык хезмәт хакы алып, миллионлаган сумлык сәфәр чыгымнары бетереп ятучы бәндәләр генә бар.

Хәзер безгә думага, федерация шурасына кем барачагын хәл итәргә ирек бирмиләр. Бездә хәзер мәзәктәге кебек. Дөньяда кеше үзе сайламый торган берничә әйбер бар. Беренчесе – ватан. Кайда туасын сайлап булмый. Икенчесе – ата-ана. Кемнән туасыңны сайлап булмый. Өченчесе – төс-кыяфәт. Аны да сайлап булмый. Дүртенчесе – Дәүләт думасы депутатларын һәм Русия президентын сайлап булмый. Болар кеше үзе сайлый алмый торган әйберләр.

Искәндәр Сираҗи
журналист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG