Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар халык авыз иҗаты югалып бара"


Башкортстанның Балтач районы Иштирәк авылында милли чара, архив фотосы
Башкортстанның Балтач районы Иштирәк авылында милли чара, архив фотосы

Уфадагы "Китап" нәшриятында Башкортстан татарларының халык авыз иҗаты ядкәрләре китабы чыкты. Аның төзүче-авторы галим Илдус Фазлетдинов, халык авыз иҗаты жанрлары югала бара, илдә фаҗигаләр күп булу нәтиҗәсендә бәетләр генә азмы-күпме туып тора, ди.

Уфада "Китап" нәшриятында Башкортстан татарларының фольклоры турында татар телендә яңа китап чыкты. Хезмәттә эпик жанрларга караган риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр тупланган. Китапны төзүче автор, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов белән әлеге басма турында сөйләштек.

Илдус әфәнде, Башкортстан татарларының халык авыз иҗаты моңа кадәр өйрәнелгән идеме? Аерым китап булып басылып чыкканы бар идеме?

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

– Республикада яшәүче татарларның фольклорын фәнни нигездә өйрәнү узган гасырның 60нчы елларында гына башланды. Бу эшкә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы укытучысы Риф Мөхәммәтҗанов нигез салды. Ул кафедра каршында фольклор фонды оештырды, 80нче еллар ахырына кадәр ел саен диярлек студентлар белән татарлар күпләп яшәгән районнарга экспедицияләргә чыкты, Ык буе татарларының йола поэзиясе турында кандидатлык диссертациясе яклады, аз тиражлы булса да, берничә уку кулланмасы бастырып чыгарды. Ул туплаган материалларның берникадәре 1976-1993 елларда Казанда басылган "Татар халык иҗаты" унөч томлыгында дөнья күрде. Ләкин аларның бергә тупланып, үз җирлегебездә аерым китап булып басылып чыкканы булмады. Дөрес, минем 2003 һәм 2007 елларда БДУ нәшриятында чыккан уку кулланмаларымда үзем туплаган риваять-легендаларның күпмеседер басылып чыккан иде. Ләкин аларның тиражы бик кечкенә – 100 данә генә булды, халыкка барып җитмәде.

​– Материаллар озак тупландымы? Аларны кемнәр, кайсы районнарда җыйды?

– 1995 ел ахырында Риф абый вафат булгач, мин, кичәге студент, аның дәресләрен алып бара башладым. Экспедицияләргә чыгарга акча бүленми, кытлык заманы. Аптырагач, студентларга туган авылларыннан фольклор материаллары җыеп алып килергә куша башладым. Шактый күп кызыклы язмалар тупланды.

БУ ТЕМАГА: "Бу китап башкорт тарихчыларын айнытачак"

1999 елда аспирантурага кердем. Фәнни җитәкче итеп күренекле башкорт фольклорчысы Әхмәт Сөләймановны билгеләделәр. Ул миңа шунда ук Башкортстан татарларының риваятьләрен һәм легендаларын туплау эшенә керешергә кушты. Студентлар белән Башкортстанның Бакалы, Илеш, Чакмагыш кебек татарлар күпләп яшәгән районнарын иңен буйлап чыктык. Илдә хәлләр бераз яхшырган, фольклор экспедицияләре үткәрүгә акча бүленә иде инде. 2005 елда Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты шурасында "Башкортстан татарларының топонимик риваятьләре һәм легендаларының тарихи нигезе һәм идея-эстетик функцияләре" темасына кандидатлык диссертациясе якладым. Аның кушымтасында 257 яңа фольклор тексты урнаштырылган иде.

Тупланган язмалар бик күп. Әле басылып чыккан томга аларның яртысы да кермәде.

Бер үк вакытта студентлар үз авылларында халык авыз иҗаты материалларын җыюны да туктатмады. Шуңа күрә томга Башкортстанның татарлар яшәгән барлык районнарыннан да материаллар керде дип исәплим. Кайсыннандыр күбрәк, кайсыннандыр азрак.

Тупланган язмалар бик күп. Дөресен генә әйткәндә, әле басылып чыккан томга аларның яртысы да кермәде. Киләчәктә нәшер итәргә өметләнәм.

Башкортстан татарлары белән Татарстан татарларының халык авыз иҗаты ядкәрләре аерыламы? Ул аерма нидә күренә?

– Казан татарлары фольклорыннан аермалы буларак, Башкортстан татарларының фольклор мирасыннан Болгар чорына караган риваятьләрне күрсәтү мөмкин түгел. Алтын Урда дәверенә караганнары да бик аз. Бу, беренчедән, биредәге татар авылларының әлеге дәүләтләрнең перифериясендә урнашуы, шуның аркасында дәүләткүләм зур тарихи вакыйгалардан читтә калуы белән аңлатыла. Икенчедән, әлеге көндә Башкортстанда яшәүче татарларның бер өлеше бу җирләргә Идел буеннан XVI – XVIII гасырларда, Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәрләре яулап алганнан соң, көчләп чукындырудан, милли-колониаль изүдән качып килеп утыруын да онытырга ярамый. Болар һәммәсе дә тарихи материаллар белән дә, халык хәтеренең образлы чагылышы булган риваятьләр белән дә раслана. Төп игътибар күчеп утыру хасиятләренә юнәлтелә.

Төп игътибар күчеп утыру хасиятләренә юнәлтелә

Аның каравы күршеләренең малын, җирен тартып алу өчен күчмә кабиләләр арасында барган феодаль сугышлар – карымта-барымта яулары турындагы риваятьләр Башкортстан татарлары репертуарында зур урын тота. Казан ягында алар бөтенләй очрамый. Бу исә әлеге мотивларның безгә башкорт фольклорыннан күчүе турында да, татар халкының бер өлешенең хәзерге Башкортстан җирләрендә борын-борыннан яшәп, бу сугышларда турыдан-туры катнашкан булуы турында да фараз кылырга мөмкинлек бирә. Бу мәсьәләдә тарихчылар белән бергә эшләргә кирәк. Салават Юлаев, Пугачев явы турындагы үрнәкләр дә Казан ягы белән чагыштырганда күпкә артыграк. Монысы да тарих йогынтысы.

Китап ничә данә белән чыкты? Анда нинди бүлекләр бар? Китапны төзүдә тагын кемнәр катнашты?

– "Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр" томы 1000 данә тираж белән нәшер ителде. Бүгенге көн өчен бу яхшы тираж. Китап дүрт жанрны берләштерә. Әйткәндәй, биредә фәндә беренче тапкыр сөйләк жанрының чикләре билгеләнә, аңа караган үрнәкләр аерым туплап урнаштырыла.

Башкортстан татарлары фольклоры китабының тышлыгы
Башкортстан татарлары фольклоры китабының тышлыгы

Китапта 702 текст урын алган. Алар арасында иң күбесе риваятьләр – 630 текст. Алар авыл тарихлары, тарихи риваятьләр, топонимик риваятьләр, көнкүреш риваятьләре, легендар риваятьләр дигән төрләргә бүлеп бирелә. Әйткәндәй, легендар риваятьләр төркеме шулай ук фәндә беренче тапкыр аерымлана. Безнең фикеребезчә, аңа жанр сыйфатлары ягыннан риваятьләр һәм легендалар арасында торучы әүлияләр, алып кешеләр, кулга кермәс сихерле хәзинәләр турында үрнәкләр карый. Аларда риваятьләргә хас тарихилык та, легендаларга хас фантастика да урын алган.

Томны БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фонды материалларына таянып төзедем. Ә нәшер итүдә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең, аның җитәкчеләре – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшеваның һәм аның урынбасары, БДПУ доценты Альбина Хәлиуллинаның ярдәме бик зур булды.

Әлеге теманы өйрәнүче галим буларак, ничек уйлыйсыз, халык иҗатының нинди жанрлары, кайсы өлеше югалып бара?

Әле авылларда азмы-күпме бәет-мөнәҗәт сөйләүчеләрне, мәзәкчеләрне генә очратырга мөмкин.

– Барысы да! Турысын гына әйткәндә, югалып бетте инде алар. Инде 1990нчы елларда ук авылларда әкият сөйләүчеләр югалган иде, аннары халык җырларын җырлаучылар, оста такмакчылар юкка чыкты. Әле авылларда азмы-күпме бәет-мөнәҗәт сөйләүчеләрне, мәзәкчеләрне генә очратырга мөмкин.

Бәетләрнең әлегә кадәр яшәве аларның фаҗигале булуы белән аңлатыла. Русиядә әле сугыш, әле янгын, әле су баса. Яшьләр юл һәлакәтләрендә дә күпләп кырыла, җинаятьчеләр кулыннан һәлак булучылар да шактый. Авылларда андый фаҗигале үлемнәргә багышланган бәетләр күпләп чыгарыла.

Бүгенге көндә фольклор сагында керәшеннәр тора

Бер парадоксаль фикер әйтәм: бүгенге көндә фольклор сагында керәшеннәр тора. Алар халык авыз иҗаты җәүһәрләрен кадерләп саклыйлар, сәхнәләштерәләр. Бакалы районы керәшеннәренә экспедиция барышында без хәтта тарихи җырлар язып алу бәхетенә ирештек. Гади татар авылларында алар күптән онытылып беткән.

Китапта эпик жанрлар урын алган. Җырлар, бәетләр тупланмасы чыгару планлаштырылмыймы?

– Андый ният бар. Әле "Башкортстан татарлары фольклоры" сериясенең "Бәетләр һәм мөнәҗәтләр" томына керештем. Материал тупланып беткән, анализлыйсы, классификациялисе, паспортлаштырасы бар. 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасына кадәр өлгертергә ният тотабыз.

XS
SM
MD
LG