Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәветдин һәм сихерле лампа (Алладин и волшебная лампа)


Эту сказку знают и любят все. Предлагаем вашему вниманию первую часть сказки "Аладдин и волшебная лампа" на татарском языке! Текст адаптирован для изучающих татарский, мы добавили перевод ключевых слов и приготовили аудио текста. Приятного прочтения!

Галәветдин һәм сихерле лампа (Алладин и волшебная лампа)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:46 0:00
йөкләү

Фарсы илендә бер ярлы тегүче яшәгән. Аның хатыны һәм Галәветдин исемле улы булган. Малайны укытырга әтисенең акчасы булмаган. Шуңа ул аны үзе кием тегәргә өйрәткән.

Галәветдин өйрәнергә теләмәгән. Атасы өйдән китсә, урамга йөгергән. Ул иртәдән кичкә кадәр иптәшләре белән шәһәрдә чыпчык аткан. Аннан кеше бакчаларына кергәннәр, йөзем, шәфталу урлаганнар. Бигрәк тә алар берәр гарип кешене котыртырга яратканнар: “шайтан”, "шайтан" дип кычкырганнар. Аңа ташлар, черек алмалар ыргытканар.​

СЛОВА:

Фарсы илендә – в Персии
ярлы – бедный
тегүче – швея, портной
Галәветдин исемле – по имени Аладдин
чыпчык аткан – стрелял в воробьёв
аннан – после, потом
йөзем – изюм
шәфталу – персик
бигрәк тә – особенно
берәр гарип кешене – какого-нибудь калеку
котыртырга – дразнить
черек – гнилой

Малайның әтисе моңа бик кайгырган һәм кайгырудан авырып үлгән. Галәветдиннең әнисе бар нәрсәне дә саткан. Бераздан акчалары беткән, һәм алар мамыктан җеп эрләп сата башлаганнар.

Галәветдин анасына бер дә булышмаган, өйгә ашарга һәм йокларга гына кайткан.

Шулай Галәветдингә унбиш яшь тулган.

Бервакыт урамда малай янына бер дәрвиш килгән. Малайга караган да:

– Мин эзләгән малай шушы икән. Аны эзләгәндә мин бик күп газап кичердем, – дигән.

Шуннан бер малайны чакырган да Галәветдиннең әтисе кем дип сораган.

СЛОВА:

кайгырудан авырып – заболев от горя
бераздан – вскоре
мамыктан җеп эрләп – прясть нити из ваты
бер дәздесь: ни разу
дәрвиш – отшельник
газап кичердем – страдал

Шуннан Галәведингә әйткән:

– Тегүче Хәсәннең улы син түгелме?

– Мин, – дигән малай, – ләкин минем әтием күптән үлде.

Дәрвиш малайны кочаклаган да үкереп елаган.

– Балакаем, бел, синең әтиең – минем энем. Мин бу шәһәрдән күптән киттем. Әтиеңне күрергә килдем, ә ул инде үлгән. Син әтиеңә бик охшагансың.

Аннан бу кеше Галәветдингә ике динар акча биргән һәм болай дигән:

– Бу акчаларны әниеңә бир. Иртәгә сезгә кунакка киләм. Әниең тәмле аш әзерләсен.

Галәветдин өенә кайткан һәм әнисенә барысын сөйләгән. Әмма әнисе аны бик ачуланган:

– Син миннән көләсең! Әтиеңнең абыйсы юк иде.

–​ Ничек инде алдалыйм?! – дип кычкырган Галәветдин. – Ул минем абыем. Ул мине кочаклап елады, динарлар бирде. Иртәгә безгә кунакка киләчәк.

СЛОВА:

үкереп елаган – ревел
бел – знай
энем – брат (младший)
инде – уже
охшагансың – похож
аш әзерләсен – пусть приготовит суп
барысын – всё
ачуланган – поругала
Ничек инде алдалыйм?! – Как уж я вру?!
кунакка – в гости

Икенче көнне малайның әнисе базардан ит, яшелчә алып кайткан, күршеләрдән савыт-саба алган һәм аш әзерләгән.

Ул көнне Галәветдин беркая чыкмаган, көне буе абыйсын көткән.

Кич дәрвиш килгән. Ул җимешләр алып килгән. Ул малайның әнисе белән исәнләшкән һәм болай дигән:

–​ Үтенәм, әйтегез, энем аш вакытында кайда утырды?

Аңа урынны күрсәткәннәр. Бу кеше шул кадәр борчылган, һәм Галәветдиннең әнисе аңа ышанган. Дәрвиш аңа болай дигән:

– Мин бу шәһәрдән кырык ел элек киттем. Шуңа син мине белмисең. Мин Һиндстанда, гарәп һәм ерак Көнбатышта, Мисырда булдым. Шуннан үземә әйттем: "Син энеңне озак күрмәдең. Бәлки аңа ярдәм кирәктер. Аны табарга кирәк", – дидем. Һәм монда килдем. Энем инде үлгән, ләкин аның улы бар. Ул әтисе урынына эшләр, әнисенә булышыр.

СЛОВА:

савыт-саба – посуда
беркая – никуда
көне буе – весь день
җимешләр – фрукты
үтенәм – прошу, умоляю
аш вакытында – во время еды
Көнбатыш, Мисыр – Запад, Египет
шуннан әйттем – тогда сказал
ярдәм – помощь
әтисе урынына – вместо отца

– Юк, бу алай түгел! – дигән Галәветдиннең әнисе. – Минем мондый ялкау баланы беркайчан күргән юк. Көне буе шәһәрдә чабып йөри, күршеләрдән йөзем һәм алма урлый.

–​ Киленем, борчылма, – дип җавап биргән дәрвиш. – Иртәгә без Галәветдин белән базарга барабыз. Мин аңа матур киемнәр алып бирәм. Шунда ул кешеләрнең ничек сату иткәннәрен карар, үзе дә өйрәнер. Аннан бер кибет ачарбыз. Ул шунда эшләр, бай кеше булыр. Ярыймы, Галәветдин?

Галәветдин бик шатланган һәм тизрәк йкларга яткан. Аның тизрәк базарга барасы килгән.

Икенче көнне алар бергә мунчага барганнар. Галәветдинне юындырганнар, чәчен алганнар, хушбуй сөрткәннәр. Шуннан дәрвиш малайны кибеткә алып барган һәм аңа матур кыйммәтле киемнәр алган.

Абыйсы белән Галәветдин базарны әйләнгәннәр. Малайның итекләре кечкенә булган, аның аяклары бик авырткан. Ләкин ул моны абыйсына сиздермәгән, оялган. Малайның ашыйсы һәм эчәсе дә килгән, әмма абыйсы бер дә туктамаган, барган да барган.

СЛОВА:

ялкау – ленивый
күршеләрдән – от соседей
киленем – невестка (моя)
җавап биргән – ответил
сату иткәннәр – торговали
ярыймы – можно(?)
чәчен алганнар – побрили
хушбуй – одеколон
базарны әйләнгәннәр – обошли базар
итекләре – сапоги
туктамаган – не останавливался

Ниһаять, Галәветдин түзмәгән:

– Абый, без кайчан ашыйбыз? Монда кибет тә, ашханә дә юк. Шәһәрдән дә бернәрсә алмадык.

– Әнә теге биек тауны күрәсеңме? – диде дәрвиш. – Менә шул тау итәгендә ял итәрбез һәм әйбәтләп ашарбыз.

– Ә син ашарга кайдан алмакчы буласың? – дип гаҗәпләнгән малай.

– Күрерсең, – дип җавап кайтарган абыйсы.

Алар озын кипарис агачы янына утырганнар, һәм дәрвиш сорау биргән:

– Син нәрсә ашарга теләр идең?

– Майда пешкән ногыт боткасы да ярар иде, абый, – дигән Галәветдин.

– Ә синең кыздырылган чебеш ашыйсың килмиме?

СЛОВА:

ниһаять – наконец
түзмәгән – не стерпел
ашханә – столовая
бернәрсә – ничего
гаҗәпләнгән – удивился
ногыт – бобы
ярар идездесь: пошло бы, хорошо было бы
кыздырылган чебеш – жареный цыплёнок

Галәветдин, түземсезләнеп:

– Килә! Килә! – дип кычкырган.

– Ә баллы дөге боткасы ашар идеңме?

– Ашыйм, ашыйм! Барысын да ашыйм! Ләкин син боларны каян аласың?

– Менә шушы капчыктан, – дигән дәрвиш һәм капчыгын чишкән.

Галәветдин капчыкка караган, ә анда берни дә булмаган.

– Ә чебешләр кайда соң? – дип сораган Галәветдин.

– Менә ич, – дигән дәрвиш һәм капчыктан кыздырылган чебешләр алган. – Менә баллы дөге, пешкән ногыт боткасы, менә йөзем, инҗир, алмалар.

Ризыкларны чыгарып бетергәч, абыйсы малайга:

– Әй, энем, аша, – дигән, – бу капчыкта ни телисең, шул бар. Капчыкка кулны тыгарга һәм: "Мин сарык ите, хәлвә яки хөрмә телим" дияргә кирәк.

– Менә могҗиза, – дигән Галәветдин, – минем әнинең дә шундый капчыгы булса, яхшы булыр иде.

– Минем сүзләрне тыңла, булыр, – дип җавап биргән абыйсы, – безгә әнә теге тауга барырга кирәк. Сүземне тыңла. Мин әтиеңнең абыйсы. Киттек тизрәк. Мин сиңа шушы капчыкны бүләк итәрмен.

Галәветдиннең барасы килмәгән, ләкин аның капчыкны аласы бик килгән. Алар тауга киткәннәр. Тауга менгәннәр һәм дәрвиш әйткән:

– Галәветдин, юлда нечкә һәм коры чыбыклар бар, аларны җый. Мин учак ягам һәм сиңа моңарчы беркем күрмәгән бер нәрсә күрсәтәм.

СЛОВА:

түземсезләнеп – с нетерпением
Барысын да ашыйм! – Всё съем!
капчыгын чишкән – развязал мешок
ризык – еда
могҗиза – чудо
бүләк итәрмен – подарю
нечкә – тонкий
коры – сухой
чыбык – сучья
җый – собери
моңарчы – до этого

ДӘВАМЫ БАР (продолжение следует)

***

Ну что же, надеемся, что текст вам понравился. Давайте проверим, насколько хорошо вы поняли содержание, и заодно повторим основную лексику. Небольшой тест:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG