Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәветдин һәм сихерле лампа (Алладин и волшебная лампа). Часть 2


Предлагаем вашему вниманию вторую часть сказки "Аладдин и волшебная лампа" на татарском языке! Текст адаптирован для изучающих татарский, мы добавили перевод ключевых слов и приготовили аудио текста. Приятного прочтения!

Первую часть сказки можно прочитать здесь.

Галәветдин һәм сихерле лампа (Алладин и волшебная лампа). Часть 2
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:01 0:00
йөкләү


Галәветдиннең беркем күрмәгән нәрсәне бик күрәсе килгән. Ул шунда ук чыбык җыярга киткән. Дәрвиш зур учак яккан һәм нидер язылган агач тартма чыгарган.

- Галәветдин, мин синең чын ир булуыңны телим, – дигән ул һәм тартмадан сары порошок алган да, аны учакка сипкән. Шул вакыт учактан сары, кызыл һәм яшел баганалар күтәрелгән.

- Энем, хәзер мин сихерли башлыйм. Аяк астында җир ярылыр, һәм син зур бер таш күрерсең. Ул ташны аудар. Таш астында баскыч күрерсең, шул баскычтан төш. Аннары ишек күрерсең. Ишекне ач һәм алга бар. Нинди генә авырлык очрамасын, туктама. Өч бүлмәне үтәрсең, дүртенче бүлмәдә зур бакча булыр. Анда алтыннар, яхшы киемнәр һәм мылтыклы бер бүлмә булыр. Нәрсә телисең, шуны ал, ә миңа эленгән лампаны алырсың. Кайтканда сине шушы балдак саклар, - дип сөйләгән дәрвиш.

СЛОВА:

күрәсе килгән – хотел видеть
агач тартма – деревянный ящик
сипкән – посыпал
баганалар күтәрелгән – поднялись столбы
сихерли башлыйм – начну колдовать
җир ярылыр – земля разойдётся
нинди генә – какой бы
авырлык – трудность
эленгән – повешанный
балдак – кольцо

Малай бик курыккан. “Нигә син үзең төшмисең?”,- дип сораган ул. Дәрвиш җир астына тегүче Хәсәннең улы Галәветдин генә төшә ала дип аңлаткан.

Галәветдин риза булган. Аның капчыкны бик аласы килгән.

Шулай итеп, Галәветдин җир астына төшкән.

Беренче бүлмәгә кергән Галәветдин, анда бер кара кеше күргән. Ул кеше юлбарыс тиресен кигән. Кара кеше кылычын алган һәм малайга таба йөгергән. Әмма малай абыйының әйткәнен хәтерләгән: “Әгәр кулың белән кагылсаң, сиңа беркем дә һөҗүм итми”. Шунда малай бу кешегә кагылган, һәм ул кеше егылган. Шулай ук юлбарыс һәм еланнар да егылганнар.

Галәветдин дүртенче бүлмәгә кергән һәм тынычланган. Каршысында бер кечкенә карчык булган, башка беркем булмаган. Карчык малайны сәламләгән, һәм малай аны кочакларга теләгән. Шунда бүлмәгә еланнар, ерткыч кошлар, куркыныч арысланнар кергәннәр. Алар малайның әбигә кагылуын көткәннәр, чөнки ул вакыттта малай ташка әйләнер иде, бөтен байлык җир астында калыр иде.

СЛОВА:

үзең төшмисең – сам не спускаешься
җир астына – под землю
төшә ала – может спуститься
аласы килгән – хотел взять/заполучить
юлбарыс – тигр
кылыч – меч
хәтерләгән – помнил
һөҗүм итми – не нападёт
карчык – старушка

Әмма Галәветдин кагылмаган, бүлмәдән чыккан Һәм башка бүлмәгә кергән. Анда зур матур бакча күргән. Анда хуш исле чәчәкләр үскән, кошлар сайраган, җиргә төрле төсле вак ташлар сибелгән. Галәветдин шул ташларны бик күп җыйган. Ул чак кына лапма турында онытмаган. Галәветдин лампаны алган, ләкин кесәдә урын калмаган. Малай ташларны бераз бушаткан һәм лампаны кесәсенә тыккан.

Галәветдиннең ташлары авыр булган, шуңа ул баскычтан менә алмаган, абыйсыннан ярдәм сораган. Ләкин дәрвиш малайга ярдәм итмәгән. Ул лампаны алырга һәм Галәветдине үтерергә теләгән. Лампаны малайдан сораган, ләкин малай бирмәгән. “Алайса шунда, җир астында кал!”,- дигән дәрвиш һәм учакка тагын сары порошок ташлаган. Шул вакыт җир ябылган.

Бу дәрвиш Галәветдиннең абыйсы түгел, ә явыз сихерче булган. Ул җир астындагы хәзинәне тегүче Хәсән улы Галәветдин генә ала алганын белгән. Бу лампа кешеләргә күп көч һәм зур байлык биргән. Ләкин сихерче лампаның да сихерле икәнен белмәгән. Ул бик ачуланган һәм кайтып киткән.

СЛОВА:

хуш исле – ароматный
төрле төсле – разноцветный
вак – мелкий
чак кына онытмаган – чуть не забыл
урын калмаган – места не осталось
ташларны бераз бушаткан – опустошил от камней

Ә Галәветдин бик курыккан. Абыйсыннан ярдәм сораган. Ләкин ул аңа булышмаган. Шунда малай бу аның абыйсы түгел, ә ялганчы, сихерче икәнен аңлаган һәм үлем көтә башлаган.

Шулчак малай дәрвиш биргән балдакка кагылган, һәм аның каршысына бер җен чыккан. Җеннең куллары сәнәк кебек, аяклары юл баганалары кебек булган.

- Син нәрсә телисең? Сора!-дигән ул.

-Кем син? Үтермә мине!-дип кычкырган Галәветдин.

-Мин Кашкан улы Дахнаш, бөтен җенннәрнең башлыгы. Мин шушы балдак иясенең колы. Хуҗам ни куша, барысын да үтим.

- Җир өстенә чыгар мине!-дип ялварган малай.

Шул ук мизгелдә ул җир өстендә учак янында пәйда булган. Ул тиз өйгә йөгергән. Әнисе аннан кайда булганын, абыйсы кайда икәнен сораган. Галәветдин аңа барысын сөйләгән.

СЛОВА:

үлем көтә башлаган – начал ждать смерти
балдакка кагылган – дотронулся до кольца
каршысына җен чыккан – навстречу вышел джинн
сәнәк – вилы
Син нәрсә телисең – Что ты желаешь?
җеннәрнең башлыгы – глава джиннов
балдак иясенең колы – раб обладателя этого кольца
пәйда булган – появился

Әнисенең өйдә ризыгы калмаган. Шуңа Галәветдин лампаны сатарга теләгән. Әнисе лампаны сөрткән, һәм өйләренә җен килгән.

-Сора! Нәрсә кирәк сиңа?-дигән җен.

-Безгә кыздырылган ике тавык һәм бер яхшы аш бир. Аннан кит, чөнки әни синнән курка!-дип кычкырган малай.

Җен күздән югалган һәм шунда ук өстәл куйган. Өстәлгә унике алтын тәлинкә белән тәмле ашамлыклар, шикәр куйган. Галәветдин һәм аның әнисе туйганчы ашаганнар.

Берничә көннән җен биргән ашамлыклар беткән. Галәветдин бер алтын тәлинкәне базарда йөз динарга саткан. Шулай малай һәм әнисе баеганнар.

Бер көнне базарда сатучылар кибетләрен япканнар.

- Әй, кешеләр! Кибетләрегезне ябыгыз, тәрәзәләрдән карамагыз! Хәзер моннан хан кызы Бәдәр мунчага бара. Аны беркем күрергә тиеш түгел,- дип кычкырганнар.

СЛОВА:

ризыгы калмаган – не осталось еды
сөрткән – протёр
аннан кит – после уйди
күздән югалган – исчез с глаз
өстәл куйган – поставил стол
кибетләрен япканнар – закрыли свои магазины
мунча – баня
беркем күрергә тиеш түгел – никто не должен видеть

Еракта кызлар күренгән. Аларның кулларында кылычлар булган. Иң бай киенгәне хан кызы булган. Ул пәрәнҗәсен ачкан, Галәветдингә бик ошаган.

-Әгәр шул кызга өйләнмәсәм, иң куркыныч үлем булсын миңа!-дигән ул.

Һәм теләген әнисенә сөйләгән. Әнисе әйткән:

-Улым, син нәрсә сөйлисең?! Тегүче малаеның хан кызына кайчан өйләнгәне бар?

Ләкин малай үзенекен әйткән. Әнисеннән хан янына барырга һәм кызны сорарга кушкан. Әнисе ризалашкан.

Ул хан сараена барган, ләкин ханның кабул итү вакыты узган. Ана улына иртәгә барам дип әйткән. Шулай көн саен йөргән ул, әмма сүзен әйтә алмаган.

СЛОВА:

иң бай киенгәне – богаче всех одетая
иң куркыныч үлем булсын – пусть будет самая страшная смерть
Тегүче малаеның хан кызына кайчан өйләнгәне бар? – Когда это сын портного женился на дочери хана?
үзенекен әйткән – твердил своё
кабул итү вакыты узган – время приёма прошло
көн саен йөргән – ходила каждый день
сүзен әйтә алмаган – не смогла сказать желаемое

Бер көнне хан бу хатыннан сораган:

-Син нәрсәгә килдең, кем син?-дигән.

-Минем улым сиңа шушы ташларны җибәрде. Һәм кызыңны хатынлыкка сорады,-дигән ана.

-Әй, хезмәтчем! Мондый ташлары булган кеше кызымны алырга лаеклы дип уйлыйм. Син ничек уйлыйсың?-дигән хан.

Бу сүзләр хезмәтчегә ошамаган. Ул хан кызына үзенең улын өйләндерергә теләгән, ләкин ул бик хәерче булган.

-Әй, солтан!-дигән вәзир. Белмәгән кешегә кызыңны бирмә. Бәлки аның ташлары гына бардыр, үзе хәерчедер. Син аннан кырык табак ташлар, кырык җария һәм кырык кол сора,-дигән.

Әнисе Галәветдингә барысын да сөйләгән. Галәветдин борчылмаган, тагын җенне чакырган һәм хан сораган әйберләрне бирергә кушкан. Җен барысын да малайга биргән. Аның әнисе тагын сарайга барган.

Хан байлыкларны күргән һәм кызын бирергә ризалашкан.

СЛОВА:

җибәрде – отправил
хатынлыкка сорады – попросил в жёны
алырга лаеклы – достоин взять
белмәгән кешегә – неизвестному человеку
кырык кол – сорок рабов

Галәветдин җеннән тагын кырык җария, алтын ташлар һәм яхшы ат сораган һәм сарайга киткән. Хан аны яхшы каршы алган һәм сарай салырга кушкан.

Галәветдин җеннән сарай сораган. Җен аны тыңлаган, алтын диварлы, көмеш кирпечле, алмаз түбәле сарай салган.

Галәветдин һәм хан кызы Бәдәрнең туйлары булган. Алар икәү шушы сарайда яши башлаганнар.

Бу вакыйгалар турында сихерче белгән. Ул Галәвветдиннең исән калганын да ишеткән. Шәһәргә килгән, базарда ун бакыр лампа алган һәм болай кычкырып йөргән:

-Кемдә иске лампа бар? Яңага алмаштырам!

Бер көнне ул Галәветдиннең сараена килгән. Галәветдин ауга киткән, өйдә хатыны гына калган. Ул өйдә иске лампалар эзләгән һәм сихерле лампаны тапкан. Кыз лампаны сихерчегә бирергә кушкан.

Сихерче лампага кагылган һәм җенгә әйткән:

-Галәветдинне, аның сараен һәм сарайдагы бөтен кешеләрне минем бакчам янына күчер!

СЛОВА:

каршы алган – встретил​
сарай салырга кушкан – велел построить
исән калган – выжил
бакыр лампа – лампа из меди
Яңага алмаштырам! – Меняю на новый!
ауга киткән – ушёл на охоту
Минем бакчам янына күчер! – Перемести к моему саду!

Иртә белән хан тәрәзәдән караган һәм сарайны күрмәгән. Ул кызы өчен бик борчылган. Шунда ул Галәветдиннең аудан кайтканын күргән һәм аны бәйләргә кушкан.

-Хезмәтчем сине сихерче дип дөрес әйткән! Минем кызым һәм сарай кайда?-дип кычкырган хан.

-Белмим!

-Башын чабыгыз!

Ләкин халык Галәветдинне яклаган.

-Җибәр аны! Җибәрмәсәң, сараеңны аударабыз!-дигәннәр.

Хан ризалашкан, әмма кырык көн эчендә кызын табарга кушкан.

Галәветдин хатынын кайда эзләргә белмәгән. Ул кайгыдан батып үләргә теләгән.

Шулвакыт ул йөзеккә кагылган, һәм аның янына Кашка улы Дахнаш килгән. Галәветдин аннан сарайны кайтаруын сораган. Ләкин җен моны эшләмәгән, чөнки хәзер лампаның хуҗасы бүтән кеше.

-Алайса мине сараем янына илт,-дигән Галәветдин.

СЛОВА:

иртә белән – утром​
кызы өчен бик борчылган – очень обеспокоился за дочь
аудан кайтканын күргән – видел, как возвращался с охоты
бәйләргә кушкан – велел связать
Башын чабыгыз! – Отрубите голову!
аударабыз – разрушим
кайда эзләргә белмәгән – не знал, где искать
Ул кайгыдан батып үләргә теләгән. – Захотел утопиться от горя.
сарайны кайтаруын сораган – попросил вернуть сарай

Галәветдиннең хатыны бик елаган. Сихерче аны хатынлыкка алырга теләгән. Ул лампаны һәрвакыт үзе белән йөрткән. Галәветдин һәм Бәдәр хәйлә уйлаганнар.

Икенче көнне Бәдәр сихерчегә ирем үлгән дигән һәм аңа кияүгә чыгарга риза дигән. Кыз сихерченең бокалына порошок салган, һәм ул йоклаган. Галәветдин аның башын чапкан. Алар лампаны алганнар һәм өйләренә кайтканнар.

Хан сарайны һәм кызын күргән, Галәветдиннән гафу үтенгән. Галәветдин һәм Бәдәр сарайда бик бәхетле һәм озак яшәгәннәр.

СЛОВА:

үзе белән йөрткән – носил с собой
хәйлә уйлаганнар – придумали хитрость
ирем үлгән – муж умер
башын чапкан – отрубил голову
гафу үтенгән – извинился

***

Ну что же, надеемся, что текст вам понравился. Давайте проверим, насколько хорошо вы поняли содержание, и заодно повторим основную лексику. Небольшой тест:

Надеемся, вам понравился текст. Будем рады отзыву про рубрику и наш проект в целом. Написать его вы можете в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG