Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марк Цукерберг: Русия тыкшынуның яңа чараларын кулланган 


Марк Цукерберг Сенатта күрсәтмәләр бирә
Марк Цукерберг Сенатта күрсәтмәләр бирә

Facebook ширкәте җитәкчесе Марк Цукерберг сайлаулар һәм җәмәгатьчелек фикеренә тыкшыныр өчен Русия ярдәмендә социаль челтәрләрне кулланырга тырышучы төркемнәргә каршы торачагы турында белдерде.

33 яшьлек Цукерберг бу хакта АКШ Сенатындагы тыңлауларда күрсәтмәләр биргәндә сөйләде.

Аңа АКШ президентын сайлау кампаниясенә тәэсир итәр өчен Facebook-ны куллану, шәхси аралашу серен бозу, кулланучыларның шәхси мәгълүматын саклау турында сораулар бирделәр.

Цукерберг 2016 елгы президент кампаниясенә йогынты ясарга тырышып 87 миллион кулланучының шәхси мәгълүматын җыюган Cambridge Analytica ширкәте эшчәнлегенә каршы алдан чаралар күрә алмавы өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Ул шулай ук ялган яңалыкларга, чит илләрнең тыкшынуына һәм челтәрдә "нәфрәт теле" барлыкка килүгә каршы чара күрмәвен дә таныды.

АКШ Конгрессында чыгыш ясап, Цукерберг "Русиядә Facebook-ны һәм башка интернет-системнарны кулланырга тырышучы кешеләр бар", диде.

Иң зур кызганыч дип Facebook башлыгы "2016 елгы президент кампаниясендә Русиянең мәгълүмат тарату гамәлләрен акрын ачуны" саный. "Без гадәти киберһөҗүмнәр шартларында эшләргә әзер идек, ләкин яңа мәгълүмат чараларын без тиз генә ачыклый алмадык", дип таныды Цукерберг.

Ул ел ахырына кадәр мәгълүмат иминлеге өчен җаваплы хезмәткәрләр санын 20 меңгә кадәр арттыру турында хәбәр итте.

Facebook Дональд Трампның сайлау кампаниясе кешеләре белән Русия арасындагы ихтимал элемтәләрне тикшерүче махсус прокурор Роберт Мюллер белән хезмәттәшлек итә диелде.

XS
SM
MD
LG