Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро бәясе 80 сумнан артып китте


Мәскәү биржасының ачылышында евро бәясе 80 сумнан артып китте. Доллар бәясе 64 сумга җитте. Мондый хәл соңгы тапкыр 2016 елның язында күзәтелгән иде.

Русиядә рубль курсы чит ил валюталарына карата өченче көн рәттән түбәнгә тәгәри. Әлеге хәл АКШның 6 апрельдә Русия эшмәкәрләренә һәм кайбер ширкәтләренә чикләүләр керткәч башланды.

Bloomberg исәпләренә караганда, хиссәләр бәяләренең төшүе нәтиҗәсендә Русия эшмәкәрләре 9 апрель көнендә генә дә 16 млрд доллар акчасын югалткан. Әйтик, санкцияләр кертелгән Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельбергның өлеше булган "РусАл" ширкәте хиссәләре якынча 30 процентка төште.

11 апрельдән Нью-Йорк тауар биржасы фьючерс килешүләре белән "РусАл" ширкәте чыгаручы тимерне сатып алуны туктата.

Сишәмбе Лондонның тимер сату биржасы 17 апрельдән "РусАл" алюминие белән сәүдә итүне туктатачагы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG