Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия һәм Русиянең мәгариф сәясәте: охшашлыклар һәм аермалар


Латвиядә урыс телен укыту тарафдарлары митингы (архив фотосы)
Латвиядә урыс телен укыту тарафдарлары митингы (архив фотосы)

Латвия дә милли азчылыкларга карата мәгариф сәясәтендә Русия юлын сайлаганга охшый. Әмма монда бер аерманы истә тотарга кирәк. Балтыйк буендагы бу кечкенә ил унитар дәүләт, ә Русия формаль рәвештә федератив ил булып санала.

Латвиянең мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф сәясәте өлкәсендәге үзгәрешләр һәм аларның илдәге милли азчылыкларга ничек тәэсир итәчәге турында Idel.Реаллиига сөйләде. Элегрәк үз фикерләрен бу яңа сәясәткә каршы чыгучылар белдергән иде.

Министрлык белдерүенчә, 1991 елдан бирле илдә интеграция сәясәте бара. Премьер-министр администрациясендәге милли азчылыклар эшләре департаменты инде шул чакта ук ачылган. Интеграция сәясәтен координацияләү һәм гамәлгә ашыру өчен 2011 елдан Латвиянең мәдәният министрлыгы җаваплы.

Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, Латвия бәйсезлек алганнан бирле илдә милли азчылыклар барлык хокукларга ия.

"Хөкүмәт Латвиядә яшәүче азчылыкларның үзаңын көчәйтүгә бик зур өлеш кертте. Шул исәптән, совет оккупациясе чорындагы урыслаштыру сәясәте корбаннарыныкын да", ди министрлык.

Латвиядә яшәүче азчылыкларның үзаңын көчәйтүгә хөкүмәт бик зур өлеш кертте

Министрлык белдерүенчә, илдәге милли азчылыклар вәкилләре латыш телендә иреклерәк сөйләшә башлаган. 1989 елда милли азчылыклар арасында латышча белүчеләр 23 кенә процент булса, 2017 елда дәүләт телен теге яки бу дәрәҗәдә белүчеләр инде 97 процентка җиткән. Милли азчылыклар арасында үзләренең латвияле булулары белән горурланучылар да арткан.

Шундый яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән икән, нигә соң милли азчылыкларның телләре "белем бирү телләре" рәтеннән "өйрәнелә торган телләр"гә күчерелә?

Милли азчылыклар дәүләт телен белми

Хакимият азчылыкларны интеграцияләү проблемнары булуын таный. Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 18-24 яшьлек милли азчылык вәкилләре арасында латышча ирекле сөйләшүчеләр 39 процент тәшкил итә, тагын 22 процент дәүләт телен башлангыч һәм чикләнгән дәрәҗәдә генә белә. 24-34 яшьлек милли азчылык вәкилләре арасында латыш телен яхшы беләм диючеләр 31,9 процент, бик яхшы беләм диючеләр 31,2 процент. 35-64 яшьлекләрнең күбесе тел белемнәрен яхшы яки канәгатьләнерлек дип кенә исәпли. Өлкәнрәкләр арасында латышча сөйләшүчеләр тагын да азрак.

Узган 30 елга якын чорда да урысларның шул кадәр зур өлешенең дәүләт телен үзләштерә алмавы сәбәпле, Латвия мәгариф кануннарын үзгәртергә булды. "Мәгариф турында" һәм "Гомуми белем бирү турында" кануннарга кертелгән әлеге үзгәрешләр милли азчылыкларның мәгариф програмнарындагы белем бирү теленә карый.

1-6 сыйныфларда белемне дәүләт телендә бирү 50 проценттан да ким булмаска тиеш. Ә инде 7-9 сыйныфларда белем бирүнең кимендә 80 проценты латыш телендә булу таләп ителә. 10-12 сыйныфларда инде барлык фәннәр дә дәүләт телендә укытылачак.

Канун үзгәрешләре белем бирү процессында милли азчылыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен дә чагылдыруны да күздә тота.

2021 елдан 12нче сыйныфта барлык фәннәр латыш телендә укытыла башлаячак

Әмма үзгәрешләр Русиядәге кебек уку елы башында, уртасында яки азагында ук башланмый. Иң беренче үзгәреш 2019ның 1 сентябреннән балалар бакчаларына һәм 1-7 сыйныфларга керә. 2020 елның 1 сентябреннән 8-11 сыйныфларга да кагылачак. 2021 елдан 12нче сыйныф укучыларын да дәүләт теленә ныклабрак өйрәтү башланачак.

Латвия мәгариф министрлыгы белдерүенчә, бу чаралар милли азчылыкларның хокукларын бозмый, аларга сыйфатлы белем алу һәм хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булу мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта кайбер фәннәрне сайлау мөмкинлеге тудырыла һәм шул рәвешле милли азчылыклар үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклый алачак.

Имтиханнар

Латвия мәгариф министрлыгы белдерүенчә, хәзер чыгарылыш имтиханнары дәүләт телендә бирелә, әмма милли азчылыклар телләренә дә мөмкинлек бар. Имтиханны дәүләт телендә узучылар елдан ел арта бара. 2013-2014 уку елында андыйлар 76 процент, 2014-2015тә 79 процент, 2015-2016-да 85 процент булган. Хәзер мәктәп тәмамлаучыларның 92 проценты имтиханнарны дәүләт телендә бирергә әзерләнә.

Үзгәрешләр Русиядәге кебек бер көн эчендә түгел, ә акрынлап кертеләчәк

Тенденцияне истә тотып, киләчәктә 9-12 сыйныфларда имтиханнарны бары тик дәүләт телендә генә кабул итәргә булганнар. Әмма монда да үзгәрешләр Русиядәге кебек бер көн эчендә түгел, ә акрынлап кертеләчәк. Министрлык урысларны ассимиляцияләргә җыенмавын да белдерде.

Русиядә БДИны урыс телендә генә кабул итү сәясәте җирле халыкларның балаларын үз телләрендә белем алудан баш тартырга мәҗбүр итә. Уку елы башында прокурор тикшерүләре уздырып, Татарстан һәм Башкортстан кебек республикаларда ике дәүләт теленең берсен укытуны туктаткан һәм аны өйрәнү атнасына ике дәрес кенә, анысы да ихтыяри рәвештә генә булырга тиеш дип билгеләгән Мәскәү Латвиягә совет аккупациясе чорында килеп урнашкан урысларны дәүләт телендә сөйләшергә өйрәтү максатында кертелгән канун үзгәрешләрен "дәүләттәге халыклар арасында үзара хөрмәткә һәм аңлашып яшәүгә каршы гамәлләр" дип атады. Русия думасы хәтта Латвиягә каршы чикләүләр кертергә тәкъдим итә.

Зөфәр Зәйнуллин
Зөфәр Зәйнуллин

Татарстанның Латвиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Зәйнуллин "Татарлар үзләре яшәгән илдәге халыкның телен һәрвакыт өйрәнә һәм шул илнең телендә сөйләшә", ди. Ул Азатлыкка Латвиядә халыкларның хокуклары бозылмый дип тә әйтте. Шулай ук Татарстанда татар теленә каршы һөҗүмгә Латвия татарлары исеменнән ачу да белдерде. "Бу – ике төрле стандарт. Русия үзендәге җирле халыкларның үз телләрендә белем алуын чикли, ә башка илләрдә урыс телендә белем бирү өчен көрәшә", ди Зәйнуллин.

XS
SM
MD
LG