Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов Скрипальләрнең савыгу сәбәбен аңлатты


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

"Новичок" нерв-паралитик матдәсен уйлап табучыларның берсе саналган химик Вил Мирзаянов агуланган Сергей һәм Юлия Скрипальләрнең терелүен Солсберида ул көнне томан булуы белән аңлатты. Дымлы һавада матдәнең көче нык кими ди химик.

Хәзерге вакытта АКШта яшәүче Русия химигы Вил Мирзаянов 4 мартта Британиядә "мондый матдәне "Новичок"ның сыйфатларын белмәүче юләр генә куллана алган", дип "Коммерсантъ FM" радиостанциясенә сөйләгән. Химик сүзләренчә, әлеге нерв-паралитик матдә юеш һавада тиз таркала, ә Скрипальләргә һөҗүм ясалган көнне Солсберида томан булган.

"Әгәр аны суга салсаң, матдәнең эзе дә калмаячак, аңлыйсызмы? Суда ул бик тиз таркала. Әгәр суда кислота да бар икән, берничә минуттан матдә юкка чыга", ди Мирзаянов.

Юлия Скрипаль һәм аны әтисе, Русия баш күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль Солсбери шәһәрендә 4 март агуланып, хастаханәгә салынган иде. Озак кына вакыт аларның хәле авыр булды. Соңрак аларның сәламәтлеге яхшыра башлавы турында хәбәр иттеләр. Башта Юлия аңына килде, аннары аның әтисе. Соңрак Юлиянең хастаханәдән чыгуы хәбәр ителде.

Скрипальләр "Новичок" дип аталган матдә белән агуланган дип белдерелде. Химик коралны тыю ошемасы да Солсберида нерв-паралитик матдә кулланылуын раслады. Ләкин аның кайсы илдә җитештерелгәнен ачыкламады.

Баштарак Вил Мирзаянв "Новичок" исемле нерв-паралитик матдә башка шундый матдәләрдән 10 тапкыр көчлерәк, кешегә эләккән очракта, аны дәвалап булмый дигән иде. "Бу кешене (Скрипаль - ред.) һәм аның кызын үлгән дип әйтергә була. Алар исән калган очракта да, савыга алмаячак", дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG