Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 апрель Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәренең 1-нче санлы мәктәбендә бер яшүсмер пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралаган һәм сыйныф бүлмәсенә ут төрткән.

Март аенда Курган өлкәсенең Шадрински шәһәре мәктәбендә 13 яшьлек кыз сыйныфташларына каршы корал күтәргән иде. Яшүсмер кыз әтисенең пневматик пистолетыннан атты, нәтиҗәдә җиде укучы зыян күрде. Ел башыннан мәктәпләрдә яшүсмерләр арасында шундый аяныч дүрт очрак теркәлде. Алар Пермь, Чиләбе, Улан-Удэ мәктәпләрендә булды.

Бу хәлләрдән соң мәктәпләрдә психологлар белән эшләү мәсьәләсе калкып чыкты. Русия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина мәктәпләрдә психологик эшчәнлекне координацияләү өчен махсус үзәк булдырылачагын әйткән иде. Моннан тыш Русия мәктәп програмында өченче сыйныфтан унберенче сыйныфка чаклы психология дәресе дә барлыкка килергә мөмкин. Бу фән өчен дәреслекләр дә, эш дәфтәрләре дә әзерләнеп, барлык материал рецензияләү өчен Русия мәгариф академиясенә һәм балалар омбудсмены Анна Кузнецовага тапшырылды.

Психолог Виктория Аверкиева Азатлыкка әйтүенчә, бу идея әйбәт булса да, аның гомум програм белән түгел, ә һәр укучыга индивидуаль яктан килүгә юнәлтелгән дәресләр, тренинглар булса гына файдалы булачак.

Виктория Аверкиева
Виктория Аверкиева

Уртак тел таба белү, бер-береңә әйбәт мөнәсәбәттә булырга өйрәнү бик мөһим

"Гомумән, бу бик әйбәт идея, чөнки мәктәп биргән тормыш күнекмәләренә карасак, хәзерге вакытта алар минималь. Мәктәп математика, физика, химиягә өйрәтә, әмма реаль тормышта бу бик аз кулланыла. Ә менә уртак тел таба белү, бер-береңә әйбәт мөнәсәбәттә булу яки күп яшүсмерләргә хас агрессивлыкны җиңү, боларга өйрәнү, дөрестән дә, бик мөһим.

Монда иң мөһиме - бу дәрес ниндидер уйлап табылган, "өстән" төшерелгән програм буенча түгел, ә укучыларга индивидуаль килеп укытылса иде. Укучыларда коммуникация күнекмәләрен үстерә ала торган, үз хисләрең турында сөйләүгә һәм башка кешенекен тыңлый белергә өйрәнә торган ниндидер тренинглы дәресләр булсын иде. Әлбәттә, гаилә психологиясе дәресләре булдырылса, бик шәп булыр иде.

Аның сүзләренчә, яшүсмерләрнең, укучыларның агрессив гамәлләр кыла алуының психологик сәбәпләре бик күп. Монда яшүсмерләрдә җенси өлгерү һормоннары бүленүе дә, гаиләдә кимсетелү дә, яшүсмерләрнең үз яшьләренә хас авторитетлыкка омтылу теләге дә булырга мөмкин, ди ул.Әмма, кызганычка каршы, шундый фаразым бар: ул гомум расланган програм булыр һәм психологлар укытучылар кебек үк ул програмны сыйныфның, укучыларның ихтыяҗларына карамастан алга сөрер. Мондый очракта бу дәрес ниндидер файда китермәячәк. Монда бит психологларның мәктәпләрдә булган укучылар белән эшләве, сыйныфларда социаль-психологик климат булдырулары мөһим. Әмма монда шушы профессиядә болай гына эшләүче психологлар түгел, ә эшләрен яраткан психологлар кирәк. Әмма андый психологлар әйбәт түләгәнне көтә", дип сөйләде Аверкиева.

Төп фактор җенси өлгерү һормоннары бүленү белән бәйле

"Факторлар бик күп. Беренче фактор инде әйтеп узганымча, җенси өлгерү һормоннары бүленү белән бәйле. Аның иң "кызган" вакыты дип 13 яшьтән 17 яшькәчә санала. Ул чакта балалар өйдә еш кына аларны ишетмиләр, аңламыйлар дип хис итә, әти-әниләренең бәлки алар белән утырып сөйләшергә вакыты да булмыйдыр. Мин беркемне дә гаепләмим, чөнки үземнең дә өч балам бар, кайвакыт ничек авыр булганын аңлыймын. Моннан тыш, балага карата өйдә булган кырыс мөнәсәбәт тә этәргеч була ала. Өйдә бит ул агрессиясен чыгара алмый һәм аны мәктәпкә алып бара. Анда үзеннән көчсезрәкләрдә хакимлек тоярга мөмкин.

Шундый концепция дә бар, әгәр гаиләдә кечкенә балага карата кем дә булса золым кылса, баланың үпкәсе, агрессиясе җыела бара, чөнки курку дәрәҗәсе югары булганга ул аны шул кешегә һәм шул ук вакытта чыгара алмый һәм үсә төшкәч, көчлерәк булгач ул үзенә нинди дә булса объект таба, гадәттә ул көчсезрәкләр, кечерәкләр була һәм аңардан "үч ала", шул вакытта ул кечкенә вакыттагы көчсез халәтенә кайтып, хакимлек тоя ала. Гомумән, яшүсмерләр агрессиясенең сәбәпләре бик күп. Алар яшенә хас булган лидерлыкка, популярлыкка, абруйлыкка омтылу да булырга мөмкин. Алар өчен бу шулкадәр мөһим, моның өчен алар теләсә нәрсә эшләргә мөмкиннәр", дип сөйләде психолог.

БУ ТЕМАГА:​ Балалар олыларның агрессиясен үзләренә сеңдерә

Укучыларның, балаларның үз яшьтәшләре яки башкалар тарафыннан кимсетелү, җәберләнү мәсьәләсенә килгәндә, ул дөнья күләмендә шактый киң таралган проблем буларак санала. Бүгенге көндә мондый күренешне буллинг (каныгу, бәйләнү - ред.) дип атыйлар һәм кайбер илләрдә мәктәпләрдә махсус антибуллинг програмы эшләп килә. Бу програм кысаларында укучыларның кимсетелү очракларын булдырмас өчен, яки булган очраклардан соң әти-әниләр, укучылар, укытучылар белән эшләү өчен махсус чаралар каралган.

Хәзерге вакытта исә буллинг күренешенең тагын бер төре дә киң таралыш алган. Ул кибербуллинг дип атала. Ягъни кимсетелүгә интернет аша дучар ителү. Булган мәгълүматларга караганда, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә Русия кырыктан артык ил арасында кибербуллингтан зыян күргән 11 яшьлек баларлар саны белән беренче урында тора. Бу балаларның 11% кызлар һәм 8% малайлар булган. Бу 2013-2014 еллар күрсәткече, әлеге тикшеренү дүрт елга бер тапкыр уздырыла.

Моннан тыш, тикшеренүләр күрсәтүенчә, Русия мәктәпләре укытучылары кибербуллинг күренешенә башка ил укытучыларына караганда азрак игътибар юнәлтә. Укучылар үзләре исә кимсетелүгә дучар ителүләре турында әти-әниләренә Европа укучыларына караганда азрак сөйли икән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG