Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Telegram-ны App Store һәм Google Play кибетләреннән алуны таләп итә


Роскомнадзор Русиядә томаланган Telegram мессенджерын App Store һәм Google Play әсбаплар кибетләреннән алып куюны таләп итә.

Бу хакта күзәтү оешмасы матбугат үзәгенә сылтанып Интерфакс яза.

Роскомнадзор Telegram белән бәйле IP-адресларны томалауны дәвам итә. Томалаулар исәбен алып баручы активистлар мәгълүматына караганда, сишәбе көндезгә андый адреслар саны ике миллионнан артып киткән. Аерым алганда, сүз Amazon һәм Google болыт хезмәтләре турында бара.

Роскомнадзор Telegram ФСБга хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшырганчыга кадәр томалаулар дәвам итәчәге турында белдерде.

Дүшәмбе Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын томалау башланды.

Узган җомга Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Смолина Роскомнадзор таләбе нигезендә Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында карар чыгарган иде.

Хөкемдар карар гамәлгә кергәнче томалауны башлый торырга рөхсәт бирде. Шул ук көнне Telegram Русиядә тыелган сайтлар реестрына кертелде.

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджер томалауны урап узарга мөмкинлек бирүче VPN кебек ысуллар ярдәмендә эшләвен дәвам итәчәк диде. Ул шулай ук мессенджерны томалау Русия өчен яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип саный.

XS
SM
MD
LG