Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада дәүләт башлыгы Мигель Диас-Канель булачак


Мигель Диас-Канель (с) һәм Рауль Кастро (у)
Мигель Диас-Канель (с) һәм Рауль Кастро (у)

Кубада дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы – Дәүләт шурасы рәисе итеп 57 яшьлек Мигель Диас-Канель билгеләнүе игълан ителде. Ул 2008 елдан бирле әлеге вазифада булган 86 яшьлек Рауль Кастроны алыштыра.

Дәүләт ассамблеясе әгъзалары чәршәмбе Мигель Марио Диас-Канель Бермудесны президенлыкка бердәнбер намзәт итеп чыгаруга тавыш биргән. Гадәттә җыен башкарма хакимиятнең тәкъдимнәрен һәрвакыт хуплап килә.

Кастро Коммунистлар фиркасе башлыгы булып калачак. Конституциягә ярашлы, әлеге вазифа "җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң югары" җитәкчесе санала. Нәтиҗәдә, Кастро Кубада иң көчле кеше булып кала.

Шулай итеп, Рауль Кастроның президентлыктан китүен символик адым дип атарга мөмкин. Чөнки аның абыйсы, Куба инкыйлабы җитәкчесе Фидель Кастро хакимияткә килгәннән бирле ил белән бер гаилә генә идарә итте.

Associated Press агентлыгы язуынча, Рауль Кастро илдәге икътисади торгынлык, яшьләрнең Кубадагы тормыштан канәгатьсезлеге арта барган вазгыятьтә яңа җитәкчеләргә хакимиятне саклап калуны гарантияләү өчен китә.

XS
SM
MD
LG