Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиде ел эчендә Русиядә экстремистик маддәләр нигезендә хөкем ителүчеләр саны дүрт тапкыр арткан. Алар арасында көч куллануга чакыру, дошманлык һәм нәфрәт уяту, экстремистик оешма төзү кебек гаепләүләр бар.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, гаепләнүчеләрнең күбесе – төбәкләрдәге активистлар, аларны "курыкыныч булмаган" чыгышлары өчен җаваплылыкка тарттыралар дип яза "Коммерсантъ".

Русия Югары мәхкәмәсе мәгълүматына караганда, 2017 елда әлеге маддәләр нигезендә барлыгы 604 кеше хөкем ителгән, ә 2011 елда андыйлар саны 149 гына булган. Хөкем ителүчеләрнең яртысыннан күбе – 25 яшькә кадәр яшьләр.

"Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе, хокук яклаучы Александр Верховский чынлыкта "экстремистик" маддәләр нигезендә хөкем ителүчеләр күбрәк дип саный. Ул ел саен 50-60 хөкем карары өстәлеп бара ди. Верховский фикеренчә, бу "системның сан күрсәткече өчен эшләве" турында сөйли. Шул ук вакытта Русиядә әлегәчә "экстремизм" сүзенең анык кына хокукый билгеләмәсе юк һәм еш кына полиция хакимиятләргә каршы теләсә нинди тәнкыйть сүзен җинаятьчел дип атый, ә мәхкәмәләр моның белән килешә.

Нәтиҗәдә хөкемнәр интернетта ниндидер сурәтләр яки язмалар урнаштыру өчен чыга дип белдерә хокук яклаучылар.

Эчке эшләр министрлыгында хөкемдарларның кайчак хаталы карарлар чыгаруын таный, ләкин җаваплылыкка нигездә "чынлап та зыян китерүче һәм илдәге вазгыятьне какшатучылар" тарттырыла дип раслый.

Татарстанда да "экстремистик" маддәләр нигезендә хөкем ителүчеләр бар. Социаль челтәрләрдәге постлары өчен "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали өч ел колониягә хөкем ителде.

Былтыр ел ахырында татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов иреккә чыкты. Ул Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән 3 елга хөкем ителгән иде.

Вконтактедагы посты өчен татар активисты Батырхан Әгъзамов та күптән түгел биш тәүлек сак астында булды. Аңа карата административ эш ачылган иде.

Моннан тыш, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителүче татарстаннар да бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG