Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрнең башкорт телле сегментын Руслан Белыйның тәртипсезлеге турындагы хәбәр кайната. Мөмкинлек булса, башкортларны, милли геройны, башкорт телен кимсеткән Русланны мәйданга алып чыгып, Салаватны җәзалаган кебек җәзаларлар иде.

Милләттән көлде дигәндә, Борат маҗараларын казакъ халкы да бик киеренке кабул иткән иде, президентлары ничектер "йотты", хәтта Казакъстанга реклам ясаганы өчен рәхмәт әйтеп, Боратны уйнаган Саша Барон Коэнны үзләренә кунакка да чакырды.

Телне мыскыллады дигәндә, бер милләт колагына икенче тел беркайчан да "и туган тел, и матур тел" булмаячак, билгеле. Минем әни инглизчәне тыңлап тора да, тәүбә әстәгъфирулла, шундый сүз буламы да, шундый тел буламы, ди. Минем балаларым телен мыскыллый дип кемгә жалу бирим? Үзебез дә бит Себер яки Африка халыклары телләреннән көләргә генә торабыз. Уфа трамваенда "не болтай на собачьем, говори по человечески" дип безне башкортча сөйләшүдән тыю кайчан гына бетте, юкса. Ә милли телләрне мәктәпләрдән чыгару, баланы туган телендә гариза язып укыту - телне мыскыллау түгелдер, күрәсең. Рус мөхитеннән ерак китмәгән Воронеж малаена минем телемнең "э-мээ-ңэ" булып ишетелүе нормаль түгелмени?

Башкортостанда урыслардан кала башкортлар бар икәнен, башкортның үз теле бар икәнен белмәүчеләр бар

Руслан Белый — Камеди клабның күренекле әгъзасы. Яңа проекты да кызыклы: Русия шәһәрләренә барып, шундагы хәлләрне, тарихны, вазгыятьне өйрәнеп, шуларны юморга сала, сәхнәдән сөйли. Башкортстанда урыслардан кала башкортлар бар икәнен, башкортның үз теле бар икәнен белмәүчеләр бар, рәхмәт, безгә дә реклам ясады дип кабул иттем. Ә без юмористтан темаларын алмакчыбыз, кайсы җирдә көләргә ярый, кайда ярамый дип чикләр куярга маташабыз. Ә ерак себер халыклары турындагы анекдотларны сөйләгәндә үзебез көләбез. Менә башка милләтләргә хөрмәтне үзеңнән башла: чукча, яһүд, йә башка халыклар турында анекдот сөйләмә, сөйләүчене тый.

Үпкәчел кеше — бәхетсез була, ди торганнар иде безгә, гадәттә, үз-үзенә ышанмаучы, комплекслары булган кеше үпкәчел була. Никтер бу шау-шуны юмористка үпкәләгән кебек кабул иттем. Ничек инде ул безне мыскыллый ала?

Моннан утыз еллар элек, без Уфага электричка белән йөргән заманнарда, әни белән авылга кайтып киләбез. Агыйдел күперен чыкканда ерактан Салават Юлаев һәйкәле күренә. Тынгысыз баланың игътибарын шул тарафка юнәлтү өченме икән, әни әйткәч, түземсезләнеп һәйкәлнең күренгәнен көтәм, күренгәч, бөтен вагонга "Салават күренә!" дип сөрән салам. Минем шатлыкны яныбызда утырган марҗа хатынының "Чо орешь то, посадили бандита на постамент" дигәне челпәрәмә китерә. Әни, басалкы башкорт хатыны, дәшми. Кайткач, безнең милли каһарманыбызны бандит дип атаган марҗа турында әтигә сөйлим. "Урыс дәүләте өчен Салават — һичшиксез бандит, ул патшага каршы бола күтәргән" дигәне истә. Шул вакыйгадан соң Салаватны бандит дигән кешегә беркайчан ачуланганым булмады.

Рус кешесенә Салават бандит булудан, башкортка милли батыр булудан туктамаячак

Гади генә тест тәкъдим итәм: кем ул Христофор Колумб? Американы ачучы. Сәяхәтче. Дөрес. Шулай ук меңләгән индеецларны кырган канэчкеч явыз. Монысы да дөрес. Кем ягыннан карыйсың бит. Америка Колумб көнен билгели, ә индеецлар мондый көннең булуы безнең тарихыбызны мыскыл итә, ди. Русия Казанны, Себерне алуны билгели, татарлар бу көнне Хәтер көне ясый. Кем дөреслеге дөресрәк соң? Рус кешесенә Салават бандит булудан, башкортка милли батыр булудан туктамаячак. Ә хаклык ике якта да бар. Без һәрвакыт бер үк вакыйганы һәркайсыбыз үзебезчә кабул итәргә, аңларга тырышабыз бит. Урыс белән бер дәрәҗәгә басып торырга ничек кенә маташсак та, Русия дәүләтендә без яулап алынган милләт, хәтта "бырат" та түгел, ә "братья наши меньшие". Салаватны постаментка утырту да, әнә шул "старший брат"ның безгә милли герой ясап бирүендә, аннан рөхсәт булмаса, без бүген Салаватның кем икәнен дә белмәс идек. Зәки Вәлиди исеме белән дә авыз чайкый бәгъзе җаннар. Кемдер нидер әйткәннән, геройларыбыз берсе дә милли герой булудан туктамый. Әгәр шушы провокацияләргә игътибар бирмәсәк, алар да моның ише эш белән шөгыльләнмәсләр иде. Хакыйкатьне, ничек кенә ачы булмасын, кабул итә белү кирәк. Үзеңнән үзең көләргә өйрәнү дә зарар итмәс.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG