Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 апрель – халыкара китап көнендә шагыйрь Ркаил Зәйдулланың "Янды сөю чатырлары" дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Азатлык чарада катнашкан әдипләрдән бүгенге шигъриятнең хәле, тел өчен көрәштә шигъри сүзнең көче, хәзерге әдәбиятта гыйсъянчылыкның булу-булмавы турында белеште.

Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Ркаил Зәйдулланың китап тәкъдим итү кичәсе шигърият бәйрәменә әйләнде. Сәхнәгә без белеп бетермәгән Ркаил күтәрелде. Публицистик шигырьләре белән беррәттән, театр артистлары, шагыйрьләр аның хикәяләрен, интим лирикасын тәкъдим итте. Чараны караган кеше Ркаил Зәйдулланың иҗаты катнашмаган бер генә татар театры калмавына инанды. Ул драматург, тәрҗемәче, хикәяче буларак ачылды. Чарада әдипнең әнисе Гөлинә апа да катнашты. Улы турында ана кыска гына, "ул – авыл баласы, аны авыл тәрбияләде", дип әйтү белән чикләнде. Шагыйрьнең үткенлеге, төртмәлеге һәм чаялыгы әнисеннән икәнлегенә инандык. Чара халыкчан рухта, татар зыялылары катнашында, түрәләрсез үтте. Иҗат кичәсенә газет-журнал мөхәррирләре, язучылар килгән иде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Кичә алдыннан Ркаил Зәйдулла шигърияткә бәясен бирде:

– Шигърият бунтарьлыктан башка яши алмый. Чөнки ул – яшьлекнең синонимы. Аннан килеп, бунтарьлык шагыйрьнең холык-фигыленә бәйле. Әгәр ул бунтарь кеше икән, шигырьләре дә шундый була. Ләкин бу сыйфат шигъриятнең асылын билгеләми әле. Чын асылын нечкә күңел тибрәнешләре билгели. Шуңа күрә киң диапазонлы шагыйрьләрдә икесе дә булырга тиеш: интим лирика да, гыйсъян шигырьләр дә, фәлсәфи уйланулар да.

– Тел низагы куерган заманда рухландыра торган шигырьләргә мохтаҗлык туа. Аларга радио-телевидениедә урын биреләме?

– "Яңа гасыр" телевидениесе даими рәвештә шигырьләр тапшыра. Аларны дикторлар да, авторлар да сөйли. Радио-телевидение күбрәк лирикага өстенлек бирә. Анысы да мөһим дип уйлыйм мин. Кеше бит гыйсъян уйлар белән генә яшәми. Ә инде көрәшкә килгәндә, бу җәһәттән шигърият үзенең урынын югалтты сыман. Ораторлар үз чыгышларында шигърият кануннарын файдалана файдалануын. Рефреннар – бер фикерне кайта-кайта кабатлауны мәсәлән. Әмма мәйданнарда шигырь сөйләп халыкны кузгатырлык шагыйрьләр бездә бик күп түгел. Бу уңайдан Зөлфәтнең бер шигыре искә төште: "Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин, керфекләрең синең яшьле чакта..." Бу – янәшәңдәге кешеләрне онытырга ярамый дигән сүз. Халык, халык дип сөйләү җиңел, аерым кешене истә тотарга кирәк. Шигърияттә шул мөһим.

– Сезнең арттан баручы яшьләр күпме?

– Публицистик шигырьләр Рүзәл Мөхәммәтшада, Фәнил Гыйләҗевтә. Алар мәйданнарда да чыгыш ясый, лирикага да тартылу бар.

Газинур Морат
Газинур Морат

Шагыйрь Газинур Морат, халык беркайчан да егылып китеп шигырь укымаган, дип саный. Аныңча, шагыйрь әдәби мәйданга моны һәм башка кыенлыкларны белеп килә:

– Дөньяда бөтен төр жанрлар да, аларга шигърият катнашкан булса гына чын әдәби үрнәккә әйләнә. Ркаил иҗаты шундый. Ул беренче урынга шигъриятне куеп яза, шуңа күрә әсәрләре дә талантлы килеп чыга. Әлбәттә, беркайчан да халык егылып китеп шигырь укымаган. Тукай заманында да, хәзер дә. Әмма шагыйрьнең халыкның күңел яралары турында әрнеп әйткән сүзе беркайчан да актуальлеген югалтмый. Ул һәрвакыт халыкка тәэсир итә.

– Бүген шигърият күтәрелештәме?

– Һәрбер чагыштыру аксый, диләр. Без дә хәзер алтмышка җитеп килә торган каләм әһелләре. Әгәр безнең артыбызда яп-яшь егет-кызлар тормаса, мин авыз тутырып күтәрелештә дип әйтә алмаган булыр идем. Аллага шөкер, 20-30 яшьлек шагыйрьләр, драматурглар бар. Мин һич кенә дә шигъриятне төшенкелеккә бирелгән дип санамыйм. Әлбәттә, вазгыять үзенең тәэсирен бирә. Телгә кизәнү иҗат кешесенең иңнәренә баса. Ләкин кулына каләм алган, халкы алдында үзен җаваплы санаган каләм әһеленең бирешергә хакы юк. Шагыйрьнең язмышы беркайчан да җиңел булаган. Тукай язмышы да, Җәлил язмышы да, хәзергеләрнең дә язмышы җиңел түгел. Чын шагыйрь мәйданга моны белеп килә.

Гәрәй Рәхим
Гәрәй Рәхим

Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим әйтүенчә, әдәбиятның төп фаҗигасы – укучыларның елдан-ел кими баруы:

– Татар поэзиясендә туган тел, аның бөеклеге турында шигырьләр бик күп язылды. Бу бигрәк тә Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким иҗатында ачык чагыла. Бүгенге көндә туган телгә һөҗүм бара. Мондый вакытта безнең буын да, яшьләр дә татар теле язмышы турында күп язалар. Халыкны рухландырырлык шигырьләр дидегез сез, әйеме? Болар бөтенесе дә рухландырырлык шигырьләр. Ләкин халыкның күп өлеше ул шигырьләрне укымый. Безнең фаҗигабыз да шунда: укучыларыбыз азайганнан-азая. Ә бу туган телебезгә һөҗүмчеләргә бик әйбәт. Әйтәсе килгән сүзем шул: татар шигъриятендәге халкыбызның теле, тарихы турындагы әсәрләрне кайта-кайта укытырга кирәк. Үзең укы, балаларыңа укыт, өйрәт. Гаиләләрдә, мәктәпләрдә менә шушы эш җитеп бетми.

Ркаил Зәйдулла – безнең яңа татар поэзиясендә үзенә генә хас фикерләүче, шигъри алымнар кулланучы, халык белән үзенчә уртак тел табарга теләүче шагыйрьләребезнең берсе. Бу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә иң кирәкле әйбер. Безгә бүген билгеле булмаган шагыйрьләр кирәк. Ркаил шигырь сөючеләргә билгеле үк булмаган, ләкин үзенә тартып торган шигырьләр яза. Менә шуның белән ул бүгенге шагыйрьләр арасында иң алдынгысы. Аның иҗаты халык шагыйре булырга лаек дип саныйм.

Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон

Әдип, "Безнең мирас" журналы баш мәхәррире Ләбиб Лерон, шагыйрь тел өчен көрәштә алгы сафта булырга тиеш дигән фикердә:

– Ханнар заманында ук орышлар вакытында иң алгы рәтләргә шагыйрьләрне куя торган булганнар. Чөнки алар – башбирмәс кавем. Моңа җәлилчеләрбез, төрмәләрдә утырган Хәсән Туфан кебек шагыйрьләребез язмышлары дәлил. Һәм, әлбәттә, үзен чын шагыйрь дип санаган кеше телгә карата кискен хәрәкәтләр ясалган вакытта дәшмичә кала алмый. Дөрес, мондый очракта мөмкинлектән файдаланып, үзен пиарлаучы шагыйрьләр дә була. Әмма чын шагыйрь туган теле өчен көрәштә язуы белән дә, гамәле белән дә катнаша. Мин моны үз телеңне яклап көрәш дип саныйм. Тел ул – иң зур мирас. Без аны югалта алмыйбыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG