Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Путиннан ана телләрен ихтыяри өйрәнү турындагы канунны кире кагуны сорый


Владимир Путин
Владимир Путин

Дөнья татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Активистлар милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канун проектын тәнкыйть утына тота.

ТИҮ җитәкчелеге фикеренчә, "әлеге канун өлгесе бик күп сораулар тудыра". Активистлар Конституциянең республикаларга үз дәүләт телләрен булдыра алуны һәм Русия халыкларына туган телләрен саклау, аны үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияләвен искә ала. Депутатлар тәкъдим иткән канун өлгесе Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен боза диелә хатта.

"Ихтыярига калдыру татар теленең дәүләт статусын бөтенләй юк итү дигән сүз. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен кире кагуны Татарстанның дәүләтчелеген бетерергә омтылу дип бәялибез. Канун өлгесе үз мәгариф системы булмаган халыкларны туган телләрен һәм дәүләт телләрен өйрәнүдән мәхрүм итә һәм мәҗбүри ассимиляцияләү сыйфатларына ия. Ә бу БМОның төп халыклар хокуклары турындагы декларациясе белән тыела", диелә мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ Путиннан "конституцион хокукларны яклауны һәм конституциягә, халыкларга каршы килгән канунны кире кагуны" сорый.

10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Әлеге документны кире кагуны сорап Русия җитәкчелегенә төрле халыклар вәкилләреннән торган инициатив төркем, Дөнья татар конгрессы, Кабарда-Балкар республикасының фән һәм җәмәгать эшлеклеләре мөрәҗәгатьләр язды.

Узган шимбәдә оештырылган ата-аналар конференциясендә әлеге канун турында фикер алышу булды. Бу җыенда катнашкан ата-аналар да, татар җәмәгатҗчелеге дә мәктәпләрдә ана телләрен мәҗбүри укыту өчен чыгыш ясый.

Татарстан җитәкчелеге дә мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

XS
SM
MD
LG