Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Яңа татар бистәсендә җирләнгән күренекле татар дин әһелләрен искә алачаклар


2013 елны булган чара. Архив фотосы.
2013 елны булган чара. Архив фотосы.

Остазларны искә алу көнендә җирләнгән күренекле татар дин әһелләре рухына дога кылыначак.

2 майда Казанның Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне узачак. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, журналистлар, шәкертләр һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә Яңа татар бистәсе зиратында шактый татар дин әһелләре, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фәненең күренекле шәхесләре күмелгән. Алар арасында Габдулла Тукай, Шиһабедин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Әхмәтзәки Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Туфан Миңнуллин, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин һәм башкалар бар.

Аларның каберләре янында Коръән укылачак һәм дога кылыначак, аларның иҗат һәм тормыш юллары турында искә алыначак.

Остазларны искә алу көне "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсәсендә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам ителәчәк.

XS
SM
MD
LG