Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда Сабантуй уздыру нияте бәхәс уятты


Казан Сабантуенда, 2016 ел
Казан Сабантуенда, 2016 ел

Дагыстан хөкүмәте башлыгы Артем Здуновның Сабантуй оештыру ниятен социаль челтәрдә халык төрлечә бәяләде. Дагыстанга киткәнче Татарстанда икътисад министры булып эшләгән Здунов Махачкалада Беренче Көньяк Сабантуе оештыру турында күрсәтмә имзалаган иде. Бәйрәм 23 июньгә билгеләнгән.

Булачак Сабантуй турында беренчеләрдән булып "Россия сегодня" проектыннан журналист Патимат Рәсүлова язды.

Бу язудан соң ук Aida Dzabrailova бу чарага каршы чыкты.

– Дагыстанда хөкүмәттә татарлар барлыкка килгәнче Сабантуй беркайчан да хакимият дәрәҗәсендә бәйрәм ителмәде. Безгә дәүләт акчаларын әрәм итеп чит бәйрәмнәрне тагарга кирәкми! Күпбалалы гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтсәләр яхшырак булыр иде, дип язды ул.

Диана Бәһәветдинова дигән исем белән язучы шулай ук каршы булуын әйтте.

Дагыстанда хөкүмәткә татарлар килгәнче Сабантуй беркайчан да рәсми үткәрелмәде

– Бу төбәктә беркайчан да уздырылмаган чит бәйрәмне кертергә атлыгып тору теләге кайдан килә икән. Гомумән Дагыстан сынаулар өчен мәйдан буларак кулланыла. Менә хәзер инде сабантуй. Федераль дәрәҗәдә уздыруның мәгънәсен күрмим, дип ачу белдерә ул.

Үз фикерен белдерүчеләр арасында нугай телендәге "Шоьл тавысы" (Дала тавышы) дагыстан газетасы баш мөхәррире Эльмира Кожаева да бар.

– Без нугайлар ел саен Сабантуйны бәйрәм итәбез. Хәзер ул республика дәрәҗәсендә булачакмы? Шәп! – ди баш мөхәррир.

Рәсүлованың яңалыгы белән алты кеше бүлешкән. Ул язуларга да фикер белдерүчеләр шактый. Мисал өчен, Аиша Уммсабира Назыпова хакимиятне Дагыстанны Татарстанга әйләндерүдә гаепләде.

Дискуссиягә кушылган Наталия Корбанова бу яңалык белән Южный форпост төркемендә бүлеште һәм #ненашпраздник (безнең бәйрәм түгел) дигән хештег куйды.

– Башланды! Без татарларга бар бәйрәмнәр дә яхшы, Думд (Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте) һәм халык җыры белән яшьләр министрлыгы фикерләрен көтәбез, – дип язды ул.

БУ ТЕМАГА: Австралия Сабантуе: инде андагы татарга да "Калинка" тансыкмы?

Facebook битләренең берсендә кумык байрагы авторы, рәссам Магомед Моллакаев (Маг Хазар) Дагыстанда татар бәйрәмен уздыруга тавыш куптаруны тәнкыйтьләп чыкты. "Idel.Реалии" аның белән элемтәгә кереп Дагыстанда Сабантуй уздыруны хуплау сәбәпләрен сорады.

Дагыстанда төрки халыклар да яшәгәнне оныталар. Нугайлар һәм кумыклар да Сабантуйны бәйрәм итә

– Дагыстанда Сабантуй оештыру турындагы документларны интернет челтәргә урнаштыру төрле фикерләр уятты. Дагыстанның үзендә дә шундый ук бәйрәмнәр булганга татар бәйрәмен үткәрү канәгатьсезлек тудырды. Һәрбер халыкта бәйрәмнең исеме үзенчә. Сабантуй уздыруны Дагыстан премьеры (Татарстаннан булганга) белән бәйлиләр һәм шуңа чит бәйрәмне дагыстаннарга тагалар дип кабул итәләр. Шул ук вакытта Дагыстанда төрки халыклар да яшәгәнне оныталар. Нугайлар һәм кумыклар шулай ук Сабантуйны бәйрәм итә. Республикада татарлар да аз түгел. Мин мондый хезмәт, җир, уңыш алу белән бәйле бәйрәмнәр уздыруны хуплыйм гына. Бу бит искиткеч, диде ул.

Яңалык белән бүлешүчеләрнең берсе Gurizada Kamalova республикага килгән һәр яңа җитәкче үз бәйрәмен алып килә дип уфтанды.

Мухаммад Шамилов дигән кеше Сабантуйны гей-парадка тиңләде.

– Бездә язгы буразна бәйрәме бар, халыкка кирәк булса шуны бәйрәм итәрбез. Иртәгә европалар Тифлистагы кебек гей-парад уздырырга теләр (грузиннар көчкә генә котылды) аңа да канәгать булыйк! – ди ул.

2010 елгы җанисәптә Дагыстанда татарлар саны 3 мең 700, нугайлар – 40 мең 500гә якын, кумыклар 430 меңнән артык исәпләнә.

"Меңьеллык тарихы булган Сабантуй татар милли бәйрәме беренче тапкыр Дагыстан башкаласында 23 июньдә узачак", дип белдере март аенда Махачкала хакимиятенең матбугат үзәге, бу хакта шәһәр башлыгы урынбасары Запир Алхасов һәм Дагыстандагы "Туган тел" татар оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова катнашында узган киңәшмәдә хәбәр ителгән.

Оештыручылар сүзләренчә, Махачкалага Сабантуйга Дагыстан, Төньяк-Кавказ төбәкләре һәм Көньяк федераль бүлгегә кергән өлкә вәкилләре киләчәк.

XS
SM
MD
LG