Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев Ресул Велиляевны тоткарлау берничә сәбәп белән, шул исәптән, кырымтатар бизнесына басым, кырымтатарларның миллилегенә һөҗүм дә булырга мөмкин дип белдерә.

Кырымтатар эшмәкәр, меценат Ресул Велиляевны тоткарлауга берничә сәбәп, шул исәптән кырымтатарларның бизнесына басым ясау нияте дә булырга мөмкин. Бу хакта Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы, Кырымтатар ресурс үзәге мөдире Эскендер Бариев Крым.Реалиига белдерде. Янәсе саклау вакыты чыккан азык-төлек сатуда шикләнелә дип Велиляевны тоткарлауның рәсми сәбәбе күрсәтелгән иде.

"Беренчесе – бу кырымтатарларны чираттагы куркыту гамәле. Без репрессияләрнең яңа дулкынынына шаһит булдык. Икенче максат – кырымтатарлар бизнесына басым. Ресул Велиляевның бизнесы ул бөтен Кырымдагы сәүдә челтәрләре һәм меңнәрчә эш урыннары гына түгел, ә "Крымопт" аша тауар алган урта һәм кече бизнесның меңнәрчә эшмәкәре дә. Өченче сәбәп – кырымтатарларның миллилегенә һөҗүм дә булып тора, чөнки Велиляев меценат буларак Кырым һәм кырымтатарлар турында тарихи, әдәби һәм телгә багышланган басмаларны финанслады. Дүртенчедән – кырымтатарларның бердәм булуы, штрафларны бергәләп түләве, балаларга, гаиләләргә, сәяси тоткыннарга, аз керемлеләргә ярдәме оккупацияләгән хакимиятнең күңеленә хуш килми", ди Бариев.

26 апрель Карасубазарда (Белогорски) Велиляевлар гаиләсенең "Гузель" сәүдә үзәкләре, "Крымопт" ширкәтләрендә, Велиляевларның өйләрендә үткәрелгән киңкүләм тентүләрдән соң Ресуль Велиляев һәм "Крымопт" мөдире Али Бариев сак астына алынган иде. Аннан соң "Бизим балалар" хәйрия фонды вәкиле Лиля Буджурова Велиляевны Лефортово төрмәсенә алып китүләре турында Фейсбукта​ хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG