Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия элемтә министры Viber-ны томалау мөмкинлеген белдерде


Әгәр шифрлау ачкычы иминлек хезмәтләренә тапшырылмаса, Русиядә Viber томаланачак ди министр.

Әгәр махсус хезмәтләр шифрлау ачкычына ия булмаса, Русиядә Viber мессенджерына да, Telegram-га кулланылган чаралар яный дип белдерә Русия элемтә министры Николай Никифоров.

"Бу сорау федераль иминлек хезмәтенә карый. Әгәр аларның шифрлау ачкычын алуда проблемнары чыкса, алар шулай ук мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп шундый ук хөкем карарын ала ала", дигән Никифоров. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

16 апрельдән Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram-ны томалау тырышлыклары бара. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде. 20 миллионга якын IP адрес томаланды. Шул сәбәпле йөзләрчә онлайн хезмәтләр эшләми торды. Әмма Telegram эшләвен дәвам итә һәм аны кулланучылар арта.

30 апрель Мәскәүдә Русиядә Telegram-ны тыюга каршы митинг булды. Мәскәү хакимиятләре әлеге чарага рөхсәт биргән иде. Активистлар 10 меңнән артык кеше килде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG