Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без татарлар" – себер һәм казан татарлары бердәмлеге журналы булачак


Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы утырышы. Архив фотосы

Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте шурасының түгәрәк өстәл сөйләшүендә "Без татарлар" журналы чыгарырга, ел саен Тукай укулары үткәрергә, Себердә татар милләтенә хезмәт иткән казан татарлары турында очерклар җыентыгы бастырырга килештеләр.

Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүендә себертатарларның казан татарлары белән бердәмлеге идеясенә каршылык күрсәтелүнең милли үсешкә зур тоткарлык булып торуы турында мәдәният белгечләре Әбүзәр Миңлебаев, Вәсилә Хәбибуллина, Гөлнур Сафина һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Журнал себертатар, татар әдәби, урыс телләрендә нәшер ителәчәк

Тукай туган көнгә багышлап үткәрелгән бу чара вакытында Себердәге татар тормышында төрле гасырларда, төрле елларда Идел буйларыннан Себергә килеп урнашкан казан татарлары тоткан урынны ачыклау мәсьәләсе куелды. Сөйләшү ахырында себертатарлар белән казан татарлары бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән, себертатар, әдәби татар, урыс телләрендә нәшер ителәчәк айлык "Без татарлар" дип аталган иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис журналны хакимият ярдәмендә гамәлгә кертергә һәм бу үтенечне Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитетына җибәрергә дип килештеләр. Мохтарият вәкилләре түгәрәк өстәл сөйләшүенә кадәр комитет башлыгы Евгений Воробьевка журнал чыгару идеясен җиткергән иде инде. Ул каршы булмады.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Себердә татар милләтенә хезмәт иткән казан татарлары турында очерклар җыентыгы бастырырга, ел саен Тукай укулары үткәрергә дип тә килештеләр.

Себергә Идел-Урал якларыннан татарлар Себер ханлыгы белән Казан ханлыгы арасында икътисади-мәдәни багланышлар җәелдерелгән заманнардан бирле, хәтта аңа кадәр үк тә, килеп урнаша башлаганнар дип белдерә галимнәр. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күпләп килгәннәр. Идел буе татарлары бигрәк тә Столыпинның аграр реформасыннан соң 2010-11 елларда агым-агым булып килгән. Ул вакытта казан татарлары аерым авыллар төзеп тә урнашып кала. 40-70 елларда торф чыгару, нефть-газ үзләштерү өчен килүчеләр агымнары башлана.

Шулай итеп, Себердә казан татарларының эзләре тирән уелган, татарның ике этник төркем арасында бер-берләренә булган йогынтылары елдан-елга көчәя барган. XIX гасыр мәгърифәтчесе Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков тоткан, җәдитчелек ысулы белән эшләгән Манҗел (Ямбай) мәдрәсәсенә Казаннан да укытучылар китерелгән, гомумтатар теле укытылган.

Совет хакимияте урнашкач, татар мәктәпләренә нигез итеп ошбу мәдрәсәнең мәгърифәт традицияләре салынган, татар мәктәпләрендә укыту гомумтатар әдәби телендә башланып киткән, әле дә фән буларак әдәби тел укытыла.

Казан татарларының халыкка күрсәткән хезмәте күләгәдә кала бирә

Узган гасырның 90-нчы елларында милли мәгарифне һәм мәдәниятне торгызуда казан татарларының, Казан белән мәдәни багланышларның роле гаять зур булды.

Шулай булуга карамастан, казан татарларының халыкка күрсәткән хезмәте күләгәдә кала бирә. Себер шагыйре истәлегенә ел саен үткәрелеп килгән Булат Сөләйманов укуларында да себер татарларының аерым халык булуына басым ясалып, казан татарлары белән уртаклыкны тикшереп өйрәнү, милли үсешне бердәмлек нигезендә алып бару кирәклеге телгә дә алынмый, аны оештыру эшләрендә казан татарлары катнаша алмый. Алай гына да түгел, казан татарларының иң әзерлекле, иң эшлекле вәкилләрен дини, милли-мәдәни җитәкчелек эшләреннән читләштерү очраклары да булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG