7 май Казанда җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан җырчы каберенә чәчәкләр салдылар, "Туган авылым" күңел ачу комплексында кичә белән искә алдылар. Ваһапов исемендәге вакыф җитәкчесе, җырчы исемендәге фестиваль-концертлар үткәргән Рифат Фәттахов Мәдәният министрлыгына яңа җитәкче куелгач Ваһапов фестивале белән бәйле җырчыларга басым булмас дип өметләнә. Азатлыкка ул элегрәк министрлыктан басым сизәм дип белдергән иде.
"Татарстанның элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин вакытында продюсерлык системына басым булды. Министр урынбасары Эльвира Камалова: "Продюсерлык системын үстерергә кирәк" дип әйтте. Икенче яктан, бик тупас басым барды. Мәсәлән, министрлык Филүс (Каһиров – ред.) белән безнең арага бик тыгылды. Шулай ук Ришат (Төхвәтуллин – ред.) белән безнең арага да тыгылды. Әлбәттә, министрлык канун үтәү мәгънәсендә тыкшынырга тиеш, әмма алар тупас рәвештә продюсерларга басым ясый башладылар. Килешүләрне бозалар.
Министрлык үзе цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен тырышырга тиеш. Ә цивилизацияле мөнәсәбәтләр нигезе канунны, килешүне үтәү.
Ришат белән килешүне өздек. Ә Филүс белән өзелмәгән. Менә хәзер инде процесс башлана. Аның белән процесс ябылмаган. Мин аңа: "Әйдә тәмамлыйбыз" дип тәкъдим итәм. Үзара килешүгә килеп эшне ябып була бит. Юк бит. Министрлыкка бара да министрлык әйтә: "Юк, барма андый килешүгә", ди. Шуңа алар бик зур зыян салдылар.
Яңа министр килгәч хәл үзгәрер дип уйлыйм. Ул элек тә мәсьәләне цивилизацияле юл белән хәл итү яклы иде. Килешү булса, ул йә өзелергә тиеш, йә үтәлергә", диде Фәттахов.