Accessibility links

"Без балаларны сугышка әзерләргә тиеш түгел"


Акмәчеттә Җиңү көне

9 майда узган "Үлемсез полк" йөрешенә балаларны җәлеп итүне, аларны сугыш киемнәрендә чыгаруны җәмәгать эшлеклеләре Русиядә җәмгыятьнең соңгы дәрәҗәгә җитеп милитарлашуының бер галәмәте дип бәяли.

Уфада узган "Үлемсез полк" йөрешендә быел башка елларга караганда кешеләр күбрәк катнашты. Узган ел 60 мең кеше катнашса, быел 100 мең тирәсе кеше иде дип белдерелде.

Чара Уфаның Октябрь проспектының Спорт тукталышында җыелудан башланып, Җиңү бульварына кадәр юл үтү белән тәмамланды. Дөрес, чарада катнашучыларның бер өлеше азакка кадәр бармады, Уфа мэриясе каршындагы трибуналарны узу белән качу ягын карады.

Чарада мәктәп укучылары, студентлар һәм казна тармагында эшләүчеләр мәҗбүри катнашса, үз ихтыярлары белән чыгучылар да күп иде. Уфаның Октябрь районы сафында атлаучы мәктәп укучылары һәм укытучылар, үзләренең исемнәрен атамауны сорап, мәҗбүри катнашуларын әйтте.

Уфада "Үлемсез полк" йөреше
Уфада "Үлемсез полк" йөреше

Йөрештә хәрби киемдәге балалар башка елларга караганда да күбрәк күзгә ташланды. Хәтта хәрби техника рәвешендәге балалар арбалары тартып чыгучылар да бар иде.

Азатлык белән сөйләшүдә Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов сугыш рухы түгел, балаларга тынычлык рухы сеңдеререгә кирәк дип әйтә.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

"Мин бу башлангыч астан, ягъни халык теләге белән оештырылса, хуплар идем. Йөреш мәҗбүри чарага әйләнде. Ул гына да түгел, ата-аналарның балаларына хәрби киемнәр тектереп кидерүләре, балалар арбаларын хәрби техника рәвешле итеп ясауларын һич кенә дә кабул итә алмыйм. Чөнки без балаларны сугышка әзерләргә тиеш түгел, без аларга тынычлык рухы сеңдеререгә, өлкәннәрне олыларга, сугышта ятып калганнарны искә алырга өйрәтергә тиеш", ди Хөсәенов

Шагыйрь, галим, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов сугышта катнашкан әрвахларның рухларына дога укытып, хәер-сәдака биреп билгеләсәк, күңелләребез дә чистарып калыр иде ди.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

"9 майны мин, беренче чиратта, хәтер көне дип исәплим. Яуда һәлак булганнарны, яралардан вафат булганнарны искә алу көне. Ләкин бу бәйрәмне үткәрүнең бүгенге рәвеше белән мин һич килешә алмыйм. Рәсми кампаниягә әверелгән "Үлемсез полк" чарасы аеруча зур ризасызлык уята. Уйлап карагыз, меңнәрчә кеше: бөтен шәһәр мәктәпләреннән, уку йортларыннан мәҗбүр итеп җыелган бала-чага, яшьләр, үз теләкләре белән килгән өлкәннәр белән бергә, кайчандыр сугышта катнашкан, хәзер инде вафат ата-бабаларының портретларын күтәреп шәһәр урамнарыннан ташкын булып агыла. Бу миңа кешелекнең яшәеш таңында, мәҗүсилек дәверендә киң таралган үлеләргә табынуны хәтерләтә. Ә бит урамда XXI гасыр! Җитмәсә, телевизор, рәсми гәзитләр шуны пропагандалый. Өсләренә хәрби киемнәр кидереп, сабый балаларга кадәр шунда чыгарып бастыру – бу җәмгыятебезнең соң дәрәҗәдә милитарлашуының бер галәмәте.

Миңа калса, 9 май – Җиңү көне булу белән бергә, хәтер көне дә. Бу көнне исән ветераннарыбызны хөрмәтләп, аларга төрлечә ярдәм күрсәтсәк, күпкә яхшырак булыр иде. Ә үлгәннәрне мәчет-чиркәүләргә барып, әрвахларның рухларына атап дога укытып, хәер-сәдака биреп билгеләсәк, күңелләребез дә чистарып калыр иде”, диде шагыйрь һәм галим Илдус Фазлетдинов Азатлыкка.

Кырымда да сугыш киемендәге балалар артты

9 май Акмәчетнең үзәк мәйданында хәрби парад белән башланды. Быел Акмәчет урамнарында хәрби киемнәрдә балалар күп булганы күренеп торды. Хәтта 11 айлык сабыйларның башларына пилоткар кидереп, йоклаган килеш парадка чыккан әниләр, зурракларны тулаем сугыш киеменә кидереп яннарына пистолет тагып чыкканнар да шактый иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч, мәктәпләргә патриотлар үстерәбез дигән рух иңдерелде. Сугыш коралы белән эш итәргә өйрәтәләр, хәрби чаралар үткәрү ешайды. 23 февраль, 1 май, Җиңу көнендә дә укучыларны хәрбиләштерелгән чараларда катнаштыралар һәм ул җәелә бара.

9 май Акмәчеттә хәрби киемнәр, Русия әләмнәре, Георгий тасмалары сатучылар урамнарда йөреп, аларны сатып акча эшләп торды.

Украина заманында Җиңү көнен зүрлап үткәрү, хәрби парад оештыру кебек чаралар инде онытылып барган булса, 2014 елдан соң Кырымда бу чараларга аерым игътибар бирелә башлады. Быел хәрби парадта күрсәтелгән хәрби техника арасында Град, С-300, С-400 кебек системнарның Акмәчет урамнарыннан үтүе Кырымның соңгы дүрт елда шактый коралланганына ишәрә ясый.

Кырымда бары тик бер генә милләтнең, урысларның гына хисләре, мәдәнияте, бәйрәмнәре, башкалардан өстенлеге ныгый барганын тоемларга мөмкин иде. Акмәчеттә үткән чаралар вакытында 9 май да бары тик бер генә милләтнең җиңүе буларак күрсәтелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG