Чарада мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, республика парламенты вәкилләре, педагогия коледжы һәм башка уку йортларының студентлары катнашты дип яза Кавказ.Реалии.
Митинг уздыру идеясе белән Дагыстанның Халык җыены депутаты Якуб Умаханов чыккан. Ул социаль челтәрләрдә чарага чакыру тараткан.
Митингта катнашучылар резолюция кабул иткән. Анда алар Халык җыены депутатларын әлеге мәсьәләне парламент сессиясендә карауны һәм Мәскәүдә федераль дәрәҗәгә җиткерүне таләп итә.
10 апрель көнне Русия Думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.