Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай-Чиркәс депутаты милли телләрне ихтыярига калдыручы канунга каршы тавыш бирергә вәгъдә итә


Архиф фотосы
Архиф фотосы

Русия думасында Карачай-Чиркәс республикасыннан депутат Рәсүл Боташев мәктәпләрдә туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесенә каршы булуын белдерде.

Бу хакта Вконтактедагы "Туган телләргә каргы канунга - юк!" төркемендә белдерелә. Рәсүл Боташев мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертүгә каршы инициатив төркем җитәкчеләренең берсе Айрат Фәйзрахмановка җавап язган.

"Канун өлгесе турындагы сезнең фикерләр белән килешәм. "Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү" турындагы канун өлгесенә каршы тавыш бирәчәкмен" дигән депутат.

Моннан тыш, инициатив төркемгә Дагыстанның иҗтимагый пулатыннан да хат килгән. Пулат рәисе Абдулхәлим Мачаев җавабында "тәкъдим ителгән үзгәрешләрне кабул итүгә юл куярга ярамый", чөнки ул Русия Конституциясенә, "Русия халыклары телләре турындагы" канунга каршы килә диелгән.

10 апрель көнне Русия Думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG