Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ифтарлар проблемнарны уртага салып сөйләшү өчен кирәк"


Ифтарда мөфти чыгыш ясый
Ифтарда мөфти чыгыш ясый

Татарстанда ифтарларга төрле дин руханиларын чакыру гадәткә әйләнде. Казанда узган бер ифтарга хәтта үзен атеист санаган коммунист та килгән.

16 май Русиянең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе авыз ачтыру мәҗлесен оештырды. Казанда "Туган авылым"да булган бу чарада Татарстан дәүләт шурасының КПРФ фракциясе әгъзасы, депутат Александр Комиссаров та катнашкан. Атеистның килүе турында хәбәр чатыр эчендә көлке дә уяткан.

Ифтарга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан вә Казан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик та чакырылган булган. Феофан үзе урынына Казан дини семинариясенең беренче урынбасары иегумен Евфимийны җибәргән.

Ифтарга башка дин вәкилләрен чакыру гадәткә әйләнә бара. Заманында Русия президенты Владимир Путин католицизм белән чагыштырганда, ислам православиегә якынрак дигән иде. Иегумен Евфимий Путин сүзләрендә хаклык бар дип саный.

"Моның төп сәбәбе – без бердәм цивилизация кысаларында яшибез һәм үсәбез, бу үз эченә төрле традицияләрне туплаган, Евразия цивилизациясе. Русиянең үзенчәлеге - ислам һәм христиан цивилизациясе бер-берсен низагсыз тулыландыра. Бу безнең өчен стратегик өстенлек", ди ул.

Камил Сәмигуллин моны үзенчә аңлатты. "Өч илаһи диннең дә тамырлары бер, православие дә Якын Көнчыгыштан чыккан, католицизм исә Көнбатыш продукты. Яһүд, христиан һәм мөселман диннәре - Ибраһим пәйгамбәрдән килүче дин, безнең бабабыз бер. Тора-бара каршылыклар барлыкка килсә дә, чыганак бер", диде ул.

Ифтарга килүчеләр
Ифтарга килүчеләр

Уртак әйберләр күп буса да, ахшам намазына "Туган авылым"дагы мәчеткә башка дин вәкилләре бармады. Шуңа да мөфти хәзрәтләре үз вәгазен татарча сөйләде. Ә инде Рамазан чатырында Сәмигуллин чыгышын урысча ясарга мәҗбүр иде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанда яшәгән кешегә татарча сөйләү гадәти булырга тиеш дип саный.

"Татарстанда яшәгән башка дин вәкилләре өчен дә ипи-тозлык татарча белү нормага керергә тиеш. Без гел оялабыз. Күп сөйләнә, әмма практик яктан ул проект аксый. Имамнар бу эштә активрак булырга тиеш, чөнки имамның вазифасы мәчет белән генә чикләнми. Ул кешеләр белән очрашырга, ата-аналар белән эш алып барырга, аңлатырга тиеш. Элекке заманнарда шулай булган бит.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Бездә хәзер "указлы мулла"лар мәчет дип кенә чикләнәләр. Җәмәгатьчелек тел, республика өчен көрәшергә тиеш, ә без рухи кыйммәтләрне кайгыртабыз диләр. Тел, мәгърифәт шул ук рухи кыйммәтләр системасына керә. Аларны аерып булмый", ди Айсин.

Ул хәзерге төрле дин вәкилләре катнашкан ифтарларны рәсми толерантлыкны күрсәтә торган чара дип саный. "Ул спектакль форматына әверелә. Заманында французларда Ги Деборның "Спектакль җәмгыяте" (La Societe du spectacle) дип аталган фәлсәфи әсәре популяр иде. (Сүз җәмгыятьтәге күз буяулар турында бара - ред.). Без дә шуңа барабыз кебек. Чөнки монда бит зур-зур ифтарларны җыю хайп өчен булырга тиеш түгел. Мохтаҗларга булышу кирәк.

Икенчесе - ифтарларда мөселманнарны үзара таныштыру, проблемнарны уртага салып сөйләшү булырга тиеш. Хәзер аның мәгънәсе бераз башкага юнәлә. Медиа кешеләрен чакырып вакыйга ясау беренче урынга чыга.

Безнең руханилар бюрократиянең бер аерылгысыз өлеше булып торалар, аның рухи бер канаты. Димәк, аның бөтен сетереотиплар, методологиясен кабатлыйлар, шуңа бу чаралар алар өчен гадәти", ди Айсин.

XS
SM
MD
LG