Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә туган телләргә каршы канун өлгесе турында фикер алышу узачак 


Мәскәүдә 21 май көнне "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” дип аталган түгәрәк өстәл узачак. Чарада мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе хакында фикер алышу булачак.

"Канун өлгесе шау-шу куптарды. Ләкин әлегә бу мәсьәләне халык алдына чыгарып, фикер алышкан юк иде. Бу беренче шуный чара булачак", дип сөйләде Азатлыкка "Туган телләрне уку планнарының мәҗбүри өлешендә калдыру яклы" инициатив төркем вәкиле Айрат Фәйзрахманов.

Түгәрәк өстәл Патриаршидагы йорт исемле мәдәният үзәгендә үтә.
Очрашуга Русия думасы депутатлары, төбәк парламентлары депутатлары, милли оешмалар җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, тел сәясәте өлкәсендә танылган белгечләр чакырылган. Чарада катнашучылар Русия республикаларында туган телләрне укытуның торышы турында сөйләшәчәкләр, канун өлгесенә хокукый яктан бәя биреп, бу мәсьәләдә гражданлык активлыгына нәтиҗә чыгарып, алга таба нинди юнәлештә эшләү хакында фикер алышачаклар.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, түгәрәк өстәлдә исемнәре Русиягә мәгълүм шәхесләр чакырылган, аларның күбесе катнашачакларын раслаган. Чарада сәясәт белгечләре Максим Шевченко, Руслан Корбанов, Татарстаннан дума депутаты Марат Бариев, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Илшат Әминов һәм Разил Вәлиев, Карачай-Чиркәстән дума депутаты Рәсул Боташов һәм башкалар катанашчак.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап язылган петиция 18 май иртәсенә 26,5 мең тирәсе имза җыйган. Әлеге имзалар башка инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

XS
SM
MD
LG