Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зәңгәр шәл" татарның хөррияткә омтылуын күрсәтә"


Камал театры артистлары "Зәңгәр шәл" спектаклен тикшерә

Казанда 18 май кичендә "Камал мәктәбе" проектында сезонның соңгы дәресе "Зәңгәр шәл" спектакленә багышланды. Чарада әлеге спектакльнең узган гасырдагы видеоязмасын карап, фикер алышу булды. Камал театрының өлкән, урта буын артистлары әлеге әсәрдә генетик код барлыгын, халыкның азатлыкка, хөррияткә омтылышын күрсәтүен сөйләде.

"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе проекты бу ел башында 1987 елда куелган "Ахырзаман" спектакле белән башланып, бу атнада "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасын күрсәтү белән тәмамланды.

Фикер алышуга Булат, Мәйсәрә, Ишан рольләрен төрле елларда башкарган Камал театры артистлары килде. Белгечләр буларак язучы Рабит Батулла, композитор Фоат Әбүбәкеров, филолог Рауза Солтанова һәм галимә Миләүшә Хәбетдинова чыгыш ясады.

"Камал мәктәбе" "Зәңгәр шәл" спектаклен тикшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

"Камал мәктәбе" проекты авторы, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов артистларга сораулар да әзерләгән иде. Булат персонажы турында сүз кузгаткач, "Зәңгәр шәл"дә бу рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин сүз алды.

– Кәрим агай Тинчурин тарафыннан язылган бу әсәрне, драматургия ягыннан карасак, гап-гади бер әсәр дияргә була. Ләкин Кәрим Тинчуринның мәхәббәт турында язылган әсәрләре арасыннан "Зәңгәр шәл" аерым урын алып тора. Милләтебезнең якты мәхәббәткә омтылуы, ышануы генетик код булып канына сеңгән. Булатны, кеше үтерсә дә, халык аклый. Аны үз мәхәббәте өчен көрәшче итеп кабул итәләр, ди Төхвәтуллин.

Рамил әфәнде режиссер Марсель Сәлимҗанов бу рольне аңа тапшыргач, куркып калуын да искә төшерде. Ул Булатны иң дөрес уйнаучы итеп Наил Әюповны атады.

Шулай ук Булат ролен башкарган Әсхәт Хисмәтов өчен дә Булат якын икән. Ул аны социаль герой дип атады.

– Булат – кеше үтергән кеше түгел. Шулай килеп чыккан, димәк, дөньяда төрлесе була. Шундый мәхәббәт булган, ишан кызны мәҗбүриләп алып китә, яшь парлар кавыша алмый калалар, монда җәлләмичә мөмкин түгелдер, диде ул.

Мәйсәрә ролендә Рамил Төхвәтуллин белән бергә уйнаган Илсөя Төхвәтуллина һәм хәзерге заман Мәйсәрәсе Гүзәл Гүлвердиева ничек бу рольне уйный башлауларын сөйләделәр. Чараны алып баручы Рәдиф Кашаповның авыл күренеше бүген кирәкме-юкмы дигән соравына җаваплары төрле булды.

Гүзәл Мәйсәрәне студент чагында ук уйнау бәхетенә ирешкән. "Рольгә ничек кереп китүемне аңламый да калдым. Яңача эшләргә тырыштык. Хәзерге "Зәңгәр шәл"ебез стилизацияләнгән", диде ул. Шулай ук иске авыл тормышын чагылдыру да бу спектакльдә хәзер кирәк түгел дигән фикердә яшь актриса.

Илсөя Төхвәтуллина фикеренчә, "Зәңгәр шәл"дә авыл тематикасы сакланырга тиеш. "Балаларны тәрбияләгәндә, алар һичьюгы спектакльгә килеп, киемнәргә, авыл мохитенә, аларның сөйләменә игътибар итеп китәргә тиеш", дип искәртте Илсөя ханым.

Ишан булып уйнаган Әзһәр Шакиров "Зәңгәр шәл"нең мәхәббәт, диннән көлү сюжетыннан гына тормавына игътибарын юнәлтте. Ул качкыннар белән өзектә халыкның азатлыкка, хөррияткә омтылуын белдерде.

– Спектакльләрдә ишаннардан көлү генә түгел, халык күңелендә яткан иң зур фикер – кайчан ирекле булабыз соравы ярылып ята. Кайчан милләтебез ирекле була? Ишаннан, мулладан көлү ул бар, әлбәттә. Әмма тамашачы үзенә кирәген эзли. Халыкның азатлыкка омтылуы теләсә-теләмәсә дә эчендә ята, диде Әзһәр Шакиров. Үз роленә килгәндә, ул аны кабатланмас итәргә тырышкан. Аңа кадәр ишанны усал, әшәке итеп уйнаучы булмагач, Әзһәр Шакировка шундый дин әһелен эшләргә туры килә.

Чарада катнашкан белгечләрнең дә спектакльгә карашлары үзгә иде. Драматург, язучы Рабит Батулла "Зәңгәр шәл" диннән көлми, диндәге ишан кебек наданнардан көлә дип саный.

– Аны аңларга кирәк. Тукаебыз да, Тинчуриныбыз да диннән көлмәгән, "псевдодинчеләр"дән көлгән. Сез, тамашачылар, Уразиковны да күрмәгәнсез, башкасын да, сезгә бу "Зәңгәр шәл" канун булып тора, ди Батулла.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова спектакльнең миллилегенә, халыкчанлыгына тукталды. Белгеч спектакльнең төрле еллардагы куелышындагы үзенчәлекләре, образлылыгы, төсләрнең әһәмияте хакында сөйләде.

Театр тәнкыйтьчесе, галимә Миләүшә Хәбетдинова "Зәңгәр шәл"не галәм дип атады.

"Бу галәм татар йөрәгенә генә ачылмый. Безнең "Зәңгәр шәл"ебез талисман кебек. "Зәңгәр шәл"гә карап яшьләр кем икәнен танысын иде, шуның белән бәхетле булыр идек. Сәхнәбез "зәңгәрләнмәсен" иде", диде ул үзенең чыгышында.

Проект авторы Рәдиф Кашапов фикеренчә, татарда бөтен нәрсә бетсә дә, театр бер утрау булып калачак.

"Татарлар өчен, татар мәдәнияте өчен театр мәңгелек булмаса да, озын гомерле булыр, алла боерса. Шуңа да аның тарихын җентекләп өйрәнергә кирәк. Башка халыклардан аермалы буларак, без үзебезнең кем икәнебезне беләбез. Нигезебез бар. Ул мәдәниятебездә чагыла. Нишләп әле ул нигезебез турында матур сәнгать телендә сөйләшмәскә?” диде Рәдиф Кашапов ​Камал театры белән берлектә оештырылган "Камал мәктәбе" проектының максатын аңлатып. Алга таба да моңа охшаш чаралар булачак дип белдерде ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG