Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милли телләрнең язмышы турында фикер алышу уза


Фикер алышуда катнашучылар
Фикер алышуда катнашучылар

21 май Мәскәүдә "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” дип аталган түгәрәк өстәл уза. Чарада мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе хакында фикер алышу була.

Түгәрәк өстәл Патриаршидагы йорт исемле мәдәният үзәгендә үтә.
Очрашуга Русия думасы депутатлары, төбәк парламентлары депутатлары, милли оешмалар җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, тел сәясәте өлкәсендә танылган белгечләр чакырылган. Чарада катнашучылар Русия республикаларында туган телләрне укытуның торышы турында сөйләшәләр, канун өлгесенә хокукый яктан бәя биреп, бу мәсьәләдә гражданлык активлыгына нәтиҗә чыгарып, алга таба нинди юнәлештә эшләү хакында фикер алышалар.

Түгәрәк өстәлдән җанлы трансляцияне монда карап була:

Error rendering VK.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап язылган петиция 18 май иртәсенә 26,5 мең тирәсе имза җыйган. Әлеге имзалар башка инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

XS
SM
MD
LG