Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык күбрәк мелодрама, комедия ярата"


"Гомер буе сине көтәм" спектакле, төп рольләрдә: Әдилә - Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова, Гадел - Илнур Байназаров. tinchurinteatr.ru фотосы

22 май Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдиновның "Гомер буе сине көтәм" дигән спектакле премьерасы булды. Азатлык сораштырган тамашачылар "яшьләргә җиңелчә спектакльләр, ә урта буынга тарихи, классик әсәрләр кирәк" дигән фикердәр белдерде.

Спектакльне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән, пьесасын әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов язган. Әсәр ялгызы бала үстергән Әдиләнең (Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярова) язмышы турында. Әсәрне хәзерге заман татар хатын-кызы идеалын тудырырга омтылу дип тә әйтергә була. Ул горур, кимчелексез, баласы хакына ялгызлыкны өстен күргән, ахырдан Ходай тарафыннан олы мәхәббәт белән бүләкләнгән зат.

Спектакльне тамашачы яратып карады. Премьерага нәкъ менә гади тамашачы җыелган иде. Тамаша алдыннан Шамил Фәрхетдинов театрның классик әсәрләргә өстенлек бирүе турында сөйләде:

– Бездә тарихи әсәрләр дә куела, комедияләр дә. Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап "Соңгы әсәр" спектаклен чыгардык. Хәй Вахитның 100 еллыгына "Яшерен эзләр"не әзерләдек. Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" спектакле – классик әсәр, без аны комедия-буфф жанрында куйдык. Бездә комедиянең генә дә нинди төрләре юк. Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул" әсәрен комедия-скетч жанрында сәхнәләштерәбез, мәсәлән. "Гомерем буе сине көтәм" – саф мелодрама. Халык күбрәк мелодрама, комедия ярата.

Азатлык хәбәрчесе тамашачының зәвыгын ачыклау өчен сораштыру үткәрде. Ул аларга "Нинди әсәрләр карар идегез? Татар тарихына багышланган әсәрләр карыйсыгыз киләме? Театрда нинди темалар яктыртылмаган дип уйлыйсыз?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать итте. Җавап бирүчеләрнең бик азы гына тарихи темага спектакль карыйсы килүен әйтте, күпчелеккә тормышчан, җиңел комедияләр кирәк. Кайбер җавапларны тәкъдим итәбез.

Зөлфия Хәйруллина, укытучы:

Зөлфия Хәйруллина
Зөлфия Хәйруллина

– Тормышчан, позитив, мәхәббәт, язмышлар турында спектакльләр ошый. Театрда яшьләргә тәрбия бирә торган спектакльләр күбрәк булсын иде. Мин гомер буе укытучы булып эшләдем. Әлмәт политехника техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Анда укытканда програмга Зифа Кадыйрова әсәрләрен кертеп, үзенә күрә бер тәҗрибә дә үткәреп карадык. Тормыштан алынган темаларга, ярату, хыянәт, ышаныч, ялгышлар турында студентлар шулкадәр яратып, уйланып чыгышлар әзерләде. Театрлар күбрәк менә шушындый темаларны күтәрсен иде. Бүген яшьләргә кыйбла күрсәтә торган, читтән үз ялгышларын күрсәтә торган әсәрләр җитми.

Йолдыз Шакирова, Биектау районы “Балкыш” балалар иҗат йортының нәфис сүз берләшмәсе җитәкчесе:

Йолдыз Шакирова
Йолдыз Шакирова

– Тинчурин театрын кечкенәдән беләм. Күчмә театр туган ягым Баулыга еш кына гастрольләргә килә иде. Ләкин без белгән олы буын акрынлап сәхнәдән китә, алар белән элеккеге рух та югала. Элеккеге театр йогынтысында үскәнгәме, заманга ияреп сәхнәгә килеп кергән җиңелләшү күренешен кабул итмәгәнгәме, бай эчтәлекле классик спектакльләрне сагынам. Элек тарихи темалар күбрәк күтәрелә иде. Хәзер модага иярү китте. Ә мин күбрәк тарихны чагылдырган, тел мәсьәләсен кузгатмаса да, татар халкының асылын ачкан милли әсәрләр көтәм. Яшь буын белән эшләгәнгә, театрның яшь артистлары белән дә аралашканга, аларның тарихи спектакльләрдә уйныйсы килмәгәнен дә беләм. Аларга мәхәббәт, җиңелчә әсәрләр кирәк. Ә бит залга карагыз сез: тамашачыны күбесенчә урта буын тәшкил итә. Аларга кычкырыну, гыйшык-мыйшык уеннары кирәкми.

Динара Сабирова, Казан медицина көллияте студенты:

Динара Сабирова
Динара Сабирова

– Үзем дә, яшьтәшләрем дә театрга сирәк йөри. Без концертларга, солянкаларга өстенлек бирәбез. Чөнки тормышта болай да драма, фаҗига күп. Аннан гына да түгел. Драма әсәрен карыйсы килә икән, аның камил вариантын эзлисең. Ә арзанлы бюджетка, ничек кирәк алай ерып чыккан спектакльләрне түгел. Андыйларны Мәскәүгә барып карыйбыз, йә булмаса интернеттан. Театрга барырга уйласак, комедия сайлыйбыз.

Зөлфия Әсәдуллина, режиссер:

Зөлфия Әсәдуллина
Зөлфия Әсәдуллина

– Театрда штамплар күп, башкача язсаң, сәхнәләштерсәң, кеше аңламый дип уйлыйлар ахры. Бу спектакль дә штамплардан тора. Мәсәлән, ялгыз хатын горур булырга, дөрес яшәргә, кечкенә генә кимчелекләрдән дә азат булырга тиеш. Ягъни начар герой ул фәкать начар гына, яхшысы – яхшы гына була ала. Сәхнәдә ак белән кара гына, ярым тоннар, төсмерләр юк. Тормышта алай була алмый бит инде. Бу, мөгаен, совет заманыннан калган чирдер, ләкин ул хәзер дә яши. Кабуки театрында билгеле бер маскаларны уйнау кебек. Сыгылмалык, күпкырлык җитми. Нинди генә тема сайланса да, катлаулырак образлар иҗат итсеннәр иде.

Светлана Соколова, журналист:

Светлана Соколова
Светлана Соколова

– Театрларда темалар шулхәтле бертөрле. Бүгенге спектакльне алсак, бу бит инде "Москва слезам не верит" фильмының татарчасы. Ягьни тормыштагы стандарт хәлләрне сәхнәләштерәләр. Үсеш күренми. Дөрес, мин Тинчурин театрында еш булмыйм, чагыштырып, анализ ясарлык хәлем юк. Моңа кадәр Камал театрында булдым, анда сәхнәгә затсызлык та менгән икән. Ә биредә әдәбилекне саклыйлар әле, әмма нафталин исе аңкып торган әдәбилек.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG