Accessibility links

Медиа: Мәскәү ана телләрен укыту програмының мәҗбүри өлешендә калдырырга рөхсәт биргән


Архив фотосы
Архив фотосы

Русия думасында төзелгән милли телләрне өйрәнү проектын караучы эшче төркем милли республикаларда ана телләрен өйрәнүне мәктәп програмының мәҗбүри өлешендә калдыру карары кабул иткән. Ләкин ана телләре рәтенә урыс теле дә керәчәк.

8 июньдә әлеге канун өлгесенә үзгрешләр кертү турында фикер алышу булачак, дип яза "Татар-информ". Әмма документ беренче укылышта үзгәрешсез генә кабул ителәчәк.

Думаның млләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов сөйләвенчә, урыс теленә дә ана теле статусы биреләчәк. Әлегә ул гомум дәүләт теле санала. Укучылар һәм ата-аналар үзләре өчен туган телне билгели алачак. Әгәр укучы ана теле буларак, татар, удмурт яки башка милли телне сайламыйча, урыс телен ала икән, ул бу предметны мәдәният белеменә якынрак програм нигезендә укыячак.

"Мәгариф министрлыгы телне мәдәни яктан ачучы яңа алымнар әзерли. Бу урыс теле сайлаган балаларның башка телне, әйтик, татар яки мари телен сайлаучыларга караганда өстенлеге булмасын өчен эшләнәчәк", ди Гыйлметдинов.

Моннан тыш, Милли телләр фонды да төзеләчәк. Бу хакта моңа кадәр берничә тапкыр әйтелгән иде. Ул дәүләт казнасыннан да, башка чыганаклардан да финансланачак диелә.

Депутат сүзләренчә, канун өлгесенә үзгәрешләр тексты карар буларак әзерләнәчәк һәм аны Русия думасы 19 июньдә канунның беренче өлгесе белән беренче укылышта караячак. Депутаталар канунның яңа уку елына кадәр кабул ителүен тели.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG