Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә туган телләрне яклап митинг үтте


Якутскида узган митинг
Якутскида узган митинг

Русия думасының туган телләрне ихтыяри укыту турында канун проектын Якутия парламентында карау алдыннан республиканың берничә милли оешмасы урам чарасы оештырды. Төп таләп – Якутия депутатлары канун проектын хупламаска тиеш.

7 июньдә Саха республикасы башкаласы Якутски шәһәре читендә Русия халыкларының туган телләрен яклап урам җыены узды. Анда йөздән артык кеше катнашты. Чара республика парламентының берничә депутаты катнашында узды, аны берничә җирле оешма үткәрде.

Оештыручыларның берсе Джулустан Осипов сүзләренчә, оештыручылар митингка урынны шәһәр үзәгендә сорасалар да, хакимият рөхсәтне бары шәһәр читендә, һава аланы янындагы Гагарин паркында уздырырга гына биргән. Чарада 15ләп чыгыш яңгыраган, төп чыгышны Саха дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев ясаган.

"8 июнь көнне Якутия парламенты, Ил Тумэн, туган телләрне укыту турында канун проектын карарга тиеш, без бу чараны аның алдыннан оештырдык. Төп таләбебез Ил Тумэн депутатлары әлеге канун проектын хупламасыннар", дип сөйләде Азатлыкка Осипов.

Якутскида митинг
Якутскида митинг

Аның сүзләренчә, берничә көн элек Якутия парламентының мәгариф комитеты әлеге канун проектын карап, аны хупламаска дигән карар чыгарган, бу карарны барлык депутатлар тавышына куярга диелде. "Ләкин, гаҗәп хәл, шуннан соң икенче җыелыш үткәрелеп, нигәдер карардан "хупламаска" сүзен алып аттылар, бу, әлбәттә, бездә борчылу уятты. Безнеңчә, депутатларга ниндидер басым ясалырга мөмкин", ди Осипов.

Кешеләр Русия думасын канун өлгесен кабул итмәскә чакырган язулар тотып чыккан. Плакатларга "Русиянең байлыгы – аның телләре һәм мәдәниятләре күптөрлелегендә", "ФЗ №438863-7 проекты Русия Конституциясенә каршы килә", "Дәүләт думасы, конституциягә каршы килә торган, Русия субъектлары телләрен кыерсыта торган канунны кире как!" дип язылган.

Митингта катнашкан Ил Тумэн депутатлары 8 июнь үтәчәк парламент утырышында канун проектын "хупламаска" дигән карар кабул иттерергә вәгъдә иттеләр.

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның милли телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

Әлеге канун проектына каршы "Туган телләргә каршы канунга юл юк!" дигән инициатив төркем оешты. Аларның change.org петицияләр сайтындагы мөрәҗәгатенә инде 47 меңнән артык кеше кушылган. Инициатив төркемнән тыш төрле халыкларның оешмалары канун өлгесенә каршы чыгып, аны кабул итмәскә чакыра. Канун проектына шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы да кискен каршы чыкты, Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Русиянең берничә республика парламентлары да хуплаган.

Туган телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында 438863-7 номерлы канун өлгесе Русия думасында 19 июнь көнне каралачак.

XS
SM
MD
LG