Безнең очрашу Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле соңгы тапкыр уйналган көнгә туры килде. Спектакль тамашачыларны аз җыю сәбәпле репертуардан төшеп калачак. Әңгәмә татар театрларында тарихи әсәрләрнең азлыгы, булганнарының да репертуардан алуы турында сөйләшү белән башланып китте.
– Гөлсем апа, сез Нурихан Фәттахның "Кол Гали" спектаклендә Энҗебикәне уйнагансыз. Ул нинди роль иде? Тарихи спектакльләр ул вакытта тамашачыны җыя алдымы? Ни өчен хәзер тарихи әсәрләргә алынмыйлар?
Тарихи әсәрләрдә артистлар осталык җәһәтеннән дә, рухи яктан да бер башка үсә
– Юкса бит менә шушындый әсәрләрдә артистлар осталык җәһәтеннән дә, рухи яктан да бер башка үсә. Тарихи әсәр белән тамашачыны җыеп булмый дигән фикер белән дә килешмим. Ул ничек сәхнәләштерүдән тора. "Кол Гали" исә репертуардан озак төшмәде, беркайчан да ярты залга уйналмады. Ә бит хәтта Нурихан Фәттах та бу спектакльнең уңышлы булачагына шикләнә башлаган иде. Энҗебикә роленә мин бер тапкыр репетициядә уйнамаган килеш чыктым. Баксаң, көндезге спектакль булган, кичкесенә исә ханбикә роленә мине чакырып фатирыма кеше җибәргәннәр. Бер тапкыр уйнап карамаган килеш чыктым, сәхнә артында исә Нурихан ага иңбашыма башын салып елады хәтта... Соңыннан гына белдем, көндезге премьерадан соң сәнгать шурасы җыелган. Спектакль юк, спектакль бармый дигән карарга килгәннәр. Нурихан аганың беренче драма әсәре бу, аның бу сүзләрдән хәле начарайган. Хатыны укол ясарга мәҗбүр булган. Режиссер Марсель Сәлимҗанов та борчуда. Ике сәгать фикер алышып, бернинди анык фикергә килә алмагач, Руфина Фәттахова сүз уңаеннан гына, икенче составта Гөлсем Исәнгулова бар дип әйтеп куйган.
Рәшидә Җиһаншина, аның репетиция ясаганы булмады, дип каршы килгән. Нурихан ага, хәлсез тавыш белән, җәмәгать Гөлсем уйнап карасын, инде алай да бармаса, мин спектакльне репертуардан алуга риза дигән булган икән. Бу спектакль бөтен төрки дөньяны урады. Кайда да аны бик яхшы кабул иттеләр. Шуңа күрә мин яхшы әсәргә нигезләнеп эшләнгән тарихи спектакльне халык карамый дип әйтү – күзгә карап ялганлау дим.
– Театр сәясәткә катнаша аламы?
Милләтенә хезмәт иткән театр сәясәттән читтә кала алмый
– Милләтенә хезмәт иткән театр сәясәттән читтә кала алмый. Ул үз сүзен сәяси спектакльләр аша белдерә. Әйтик, үз вакытында бездә "Канлы күләгәләр" барды. Бу – сәяси спектакль. Аны безгә Ришат Хаҗиәхмәтов дигән режиссер килеп куйды. Әллә ни көчле режиссер да түгел юкса, ә спектакль уңыш казанды. Чөнки халык нәкъ шушы темага мохтаҗ булды. Хәзер нишләп андый әсәр куелмыймы? Хәзер исә мәдәният өлкәсендә беренче урында акча мәсьәләсе тора. Артистлар да акча эшләү кәсебенә бирелеп китте. Кайсы тамада булып йөри, кайсы шәһәр чаралары режиссеры...
– Очраклы рәвештә балалар йортына барып эләкмәсәм, мин гади авыл хатыны булып яшәгән, хәтта бу яшькә җитмәгән дә булыр идем, дидегез. Юкса балалар йортын рәхмәт сүзләре белән искә алучылар сирәк.
– Яшәгән кадәр гомергә борылып карап, язмышымда хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәт әйтер яшькә җиттем. Бүген сезгә биографиямнең кайбер мизгелләрен ачып, сез белгән Гөлсем Исәнгулова булып җитешер өчен ниләр кичергәнемне сөйлисем килә. Әйе, кечкенәдән балалар йортында үстем. Әти Сталинград яны сугышларында ук һәлак булды, әни апаны төрмәдән коткарам дип чыгып киткән җиреннән югалды. Без аны үтергәннәр дип фаразладык. Шуннан мине бабай кул астында эшләргә дип үзләренә алып китте. Абый авылда көтүче булып йөреп караган да, балалар йортына эләккән. Ә кечкенә энекәшебезне эшкә дә ярамагач, нигәдер урыс детдомына тапшырганнар. Шулай итеп абый детдомда, апаны өстеннән дәүләт акчасын үзләштерүдә гаепләп 13 елга төрмәгә тыктылар, мин - карт инәйдә. Инәй бик рәхимсез булып истә калган. Күрәсең, идәнне, икешәр чиләк сөт кайнаган казанны кырып юуулар, яшелчә бакчасына 20шәр чиләк су ташулар үзәккә үткән булгандыр. Бу вакытта миңа булса, 6-7 яшь...
Абый миңа балалар йортыннан чакыру җибәрттергән булган. Ләкин авылда урысча язуны беркем дә укый алмаган. Бары тик шактый вакыт узгач, апа 11 ай төрмәдә утырып бабайларга кайткач кына шул язуны укып мине Уфа балалар йортына озатырга булды. Акчасыз, ризыксыз поезддан поездга бару – үзе бер хикәялек. Бер генә мизгелне искә алып үтим. Җәяүләп стансага барабыз. Юлда тузанга баткан балык башы ята. Апа шуны алды да, күз яшьләренә манчыла-манчыла ашый башлады. Мин дә елыйм. Әллә ачлыктан, әллә шул пычракны ашарга мәҗбүр булган апаны кызганудан... Апа төрмәдән гаебе булмаганга чыгарылды. Әмма чыкканчы аңа ризыксыз җан асрарга туры килгән. Ул чактагы гаделлекне кара син: камерадашлары халыктан җыйган акчаны үзләштерүдә гаепләнгәнен белгәч, моның ризыгын үзләре бүлешеп ашый торган булганнар. Янәсе, халыкның ризыгын тартып алуның ни икәнен белсен. Шуңа күрә апам сөяк белән тирегә калган, карасаң, тере мәет инде менә. Әйткәнемчә, Уфага мең газап белән килеп җиттек, ә балалар йортында урын калмаган. Чөнки инде октябрь ае, укулар башланган иде. Балалар йорты директорының исемен дә хәтерләмим, без аны Әхмәров агай дип йөртә идек. Иң беренче рәхмәтем аңа. Ул без килеп кергәч, аптырап китте. Безне бер сарайга урнаштырып, шинельләр чыгарттырды, абый ризыгын алып чыкты. Шунда кундык та, мәгариф министрына киттек.
Министр төрмәдә утырып чыккан авыл баласын төн кунарга үз кабинетында калдырырга курыкмады
Министр Сөнәев фамилияле, безнең өчен чын йөрәктән борчылды инде. Апаның сарайда йоклый алмаганын белгәч, үз кабинетында кунарга калдырды хәтта. Тагын парадокс, министр төрмәдә утырып чыккан авыл баласын төн кунарга үз кабинетында калдырырга курыкмый. Хәзерге министрларга якын барып кара син! Ике төн Уфада үткәргәннән соң, балалар йортында миңа урын табылды. Бер өлкәнрәк кыз бала музыка мәктәбенә күчте дә, бер урын калды. Башта мин Әхмәров агайны чын мәгънәсендә фашист дип кабул иттем. Хәзерге акылым белән аның безнең өчен Макаренколарны да уздырып тәрбия бирүен аңлыйм. Ул юынганда да, ашаганда да, йокларга ятканда да безне күзәтә иде. Әйтик, мәктәпкә пөхтә барасың. Култык астың сүтелә башлаган булса, ул аны ямамыйча сине мәктәпкә җибәрми. Төймәң селкенеп торса, ул аны өзеп алып кулыңа тоттыра, яңадан тагарга куша. Иртәнге бишкә эшкә килә, төнге бердә өенә кайтып китә иде. Юкса үз гаиләсе дә бар. Тора-бара гаиләсе үзен ташлады. Абыем Зөбәер инде детдомда чакта ук аның уң кулына әйләнгән иде. Кылган яхшылыкларын онытмады, соңгы көннәренәчә ярдәм итте.
– Театр дөньясына ничек кереп киттегез?
– Театрга гашыйк булуыма шушы Әхмәров агай сәбәпче. Ул безне опера театрында барган бөтен тамашага йөртте. Театр зур гына бинада урнашкан, ә подвалында курчак театры. Шулай итеп сәнгатьнең бөтен төрләре белән таныштырырга җай тапты. Тора-бара без репертуардагы әсәрләрне яттан белә башладык. Шул чакта мин драма артисты Рәгыйдә апа Янбулатовага гашыйк булдым. Ул шундый чибәр, Дездемона булып уйнаганда, йөзен каплаган челтәрне ачып җибәргәч, халык гүзәллегеннән аһ итә торган иде. Казанда Галимә апа Ибраһимова чибәрлеге белән шулай халыкның ушын ала торган булган. Минем шушы Рәгыйдә апаны балалар йортына чакырасым килде. Белмим, каян килгәндер ул яшьтә андый кыюлык, директор бүлмәсенә кереп, телефон кенәгәсеннән аның номеры табып, өенә шалтыраттым. Балалар йортыннан шалтырату булгангамы, Рәгыйдә апа килергә риза булды. Дөрес, моңа беркем дә ышанмады. Ул килде, спектакльдән өзек уйнады, аннан кем миңа шалтыратты дип минем белән танышты. Шулай итеп мин Рәгыйдә апаларга барып йөри башладым. Кызы Гөлли Мөбәрәкова белән якынаеп киттек. Укыганда да бер-беребезгә ярдәмчел булдык.
– Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап кайту белән героиняларны уйный башлагансыз. Башкорт кызын татар театры ничек кабул итте?
– Театрга яңа сулыш алып килгән щепкинчылар ул вакытта депутат булган, СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов тырышлыгы белән барлыкка килде. Театр картайды, яшьләрне укытырга кирәк дип йөри торгач, бер төркем туплап Мәскәүгә җибәрергә дигән карар чыгарыла. Шуннан бәйге оештырылды, анда 300гә якын кеше катнашты. Алар арасыннан 20 кешене сайлап алырга тиешләр иде, без 23әү булдык. Болар – Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Ихсанова, Әхтәм Зарипов – күбебезне сез инде беләсез. Мәскәүгә укырга киткәнче Казанда бер ай чамасы яшәргә кирәк. Ә минем, хәер минем кебек тагын берничә кыз бар, бер тиен акчам юк. Шуннан театр кырыендагы зыялылар яши торган йортка кереп, фатирдан-фатирга йөри башладым. Исәбем, фатир җыештырып, идән юып тамак хакын кайгырту. Ләкин гозеремне тыңлап та бетермиләр, шапылдатып ишекне ябып куялар.
Шулай бер йорттан икенчесенә йөри торгач, бер ишегалдында Хәлил абый Әбҗәлилов килеп чыкты. Нишләп йөрисең, ди. Ничә көн ашаганым юк Хәлил абый, кайтыр җирем дә юк, тамак хакына өй җыештырмакчы идем, булмый әле, кертмиләр дим. Тагын кемнәр бар, дип кызыксынды да, сабыр ит, мин хәзер киләм, дип ашыгып китеп барды. Шул баруыннан ул безгә министрлыктан 100әр сум акча юнәткән иде. Мәскәүдә укыган чакта да, безнең белән кызыксынып торды. Ә укуны тәмамлаганда меңәр сум акча бүлдертте. Ул акчага мин итек, пальто, матур йон күлмәк алдым. Кайткач та ул барыбызны да кайгыртты. Ләкин без күбәү, барыбызны да театрда калдыру мөмкин түгел иде, шуннан бер елдан соң кыскартулар башланды. Мин дә эләгә яздым ул кыскартуга. Монда да Әбҗәлилов абый ярдәм итте. Имеш, башкорт башым белән Татарстанда уйнап йөрергә тиеш булмаганмын икән. Башкорт кызының татар театрында уйнавын күтәрә алмаучылар булмады түгел, булды. Мин исә ике кардәш халыкны бүлгәләүне гомер буе кабул итә алмадым.
Ни өчен татар студиясендә укуымны да аңлатып үтим: 1954 елда Башкорт студясенә абитуриентлар туплаганда, мин әле 8 нче сыйныфны гына тәмамлый идем. Табигый ки, яшем җитмәү аркасында эләкмәдем. Татар телен исә биш ел буе Мәскәүдә укыганда үзләштердем. Шуннан Нурихан Фәттах, тәнкыйтьчеләр Халит Кумысников, Роза Усманова уеныма гына түгел, тел җәһәтеннән югары бәя биргән иде.
– Татар теле мәсьәләсе бүген бигрәк тә кискен тора. Артистлар арасында да урысча фикерләп, татарча сөйләшүчеләр шактый. Театрда телнең сафлыгына ничек ирешергә?
– Өлкән буын артистлар бу мәсьәләдә үзеннән булдыра алганча өлеш кертә. Миңа, мәсәлән 80 яшь тула. Ләкин театрдан башка бер көн дә яшәгәнем юк әле. Һәр көнне шушында кайныйм, теләгән кеше белән рәхәтләнеп сөйләшеп, телен шомартырга ярдәм итә алам. Әйтик, мин үзем татарча бөтенләй белми идем. Укыганда кызлар белән татарча сөйләшергә тырышам, алар йоклаганда төннәрен татарча китаплар укыдым. Ул китапларны коридорда кычкырып укый торгач, телләрем көрмәкләнеп бетә иде.
Тел җәһәтеннән миңа бәйле бер мәзәк әле дә яши театрда. Щепкин исемендәге югары театр училищесына төркем җыю өчен имтихан бара. Мин татарча сөйләшергә тырышам бит инде. Ә сөйләшүем татарча-башкортча килеп чыга. Берзаман моны шәйләп алган Ширияздан абый Сарымсаков, “Весь советский союз”ны татарча әйтеп бирергә куша. Мин яңгыратып “бөтә советлар союзы!” дип әйтеп бирәм. Татар кешеләре күз яшьләренә манчыла-манчыла көлә, Ширияздан абый өстәлгә ята. Аптырап калган Мәскәү педагогларына тәрҗемә ясагач, алар елыга-егыла көлә. Телне буташтыру галәмәте менә нәрсәгә китерә.
Театр тел җәһәтеннән бик чиста булырга тиеш дип уйлыйм мин. Сәхнәне төрле җаргоннар белән пычтарудан да сак булырга кирәк. Чөнки театр халык белән тигезләшә алмый, ул аны ияртеп барырга тиеш.
Белешмә: Гөлсем Исәнгулова 1938 елның 10 июнендә Башкортстанның Мәләүз районы Карагай авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясен) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1987 елда аңа Татарстанның халык артисты, 1996 елда Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.