Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Наил Алан – халык кешесе иде"


Наил Алан (1963-2018)
Наил Алан (1963-2018)

Татар дөньясында танылган журналист, хезмәттәшебез Наил Аланның җәсәде Кабо Верде-Лиссабон-Мәскәү-Казан юлы белән кайтып туган авылы зиратында җирләнде. Аны бөтен авыл халкы "сөекле авылдашыбыз" дип соңгы юлга озатты.

Наил Аланны туганнары, дуслары Казан һава аланында ук каршы алды. Туган җире – Теләче районы Алан авылына кайта алмаучылар аны Казанда озатып калды. Филология фәннәре докторы, озак еллар дәвамында татар журналистларын әзерләгән Васыйл Гарифуллин Наил Алан белән югары уку йортында "Каз канаты" ансамблендә бергә биегәннәрен дә искә алды, аның үлем хәбәре барысын да тетрәндерде һәм моңа ышану бик авыр дип сөйләде.

"Наил Аланны югалту – бөтен татар халкы өчен югалту. Татарның мәнфәгатен яклауга тормышын багышлады, милләт өчен җан атып яшәде, гомерен, иҗатын халкыбыз өчен фида кылган шәхес дип беләбез. Ул зур мирас калдырды, аның эшчәнлеген барларга, истәлек итеп сакларга кирәк. Рухы безнең белән яшәр, Аллаһ Тәгалә аңа оҗмах бүләк итсен", дип әйтте Васыйл әфәнде.

Наил Алланы соңгы юлга озату
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

Туган авылына кайту юлында ярты җир шарын әйләнеп кайткан мәрхүмне аның туган нигезе капкалары төбендә бөтен авыл зарыгып көтә иде. Наил Алан лаеклы ялга чыккач туган авылына кайту ниятендә булды. Шуңа күрә дә туган нигезен сүттермәгән, "Алла бирса, кайтып үзем яшим" дигән сүзләрне еш кабатлаган иде. Кайтты, әмма туган авылында картлыгын каршыларга насыйп булмаган Наилгә. Соңгы тапкыр кайтуы апрель аенда булды, анда ул сеңлесенең улын җирләргә дип кайтты. "Матур озаттык балакайны, авылдашларыма рәхмәт, җиренә җиткереп бар эшне башкарырга ярдәм итте", дип сөйләде. Күп тә узмас, үзе дә туганнарын, авылдашларын кайгыга салып туган туфрагына кереп ятар өчен кайтыр дип кем уйлаган. Ул барысына да ярдәмгә ашыга иде, никадәр эше ярылып ятса да булышырга ашкынды, торып чапты, ашыгыч ярдәм кебек эш итте, әмма үзенә ярдәм итәргә мөмкинлек булмады.

"Наил китү хәбәрен алгач, авыл кешеләре мәчеттә Рамазан аеның Кадер кичәсен каршы алырга дип җыелдык. Наилне искә алдык, аның рухына дога кылдык. Изге айларда китеп барды Наилебез, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәт бүләк итсен. Туганнары, дуслары җеназа намазын укып зурлап озатабыз сине, кадерле энебез. Игелекле эшләрең кабул булсын, хата-кимчелекләрне гафу әйләсен. Хуш, бәхил бул!” диде авыл картлары мәрхүмне соңгы юлга озатканда.

Наил Аланны соңгы юлга озату
Наил Аланны соңгы юлга озату

Журналистның якын дусты, Төмән өлкәсендәге эшмәкәр Ринат Насыйров та мәрхүмне олылап соңгы юлга озатыр өчен кайткан иде.

"Наил араларны, кыйтгаларны кыскарта торган шәхес иде. Дустыбыз җәннәттә булсын дип дога кылабыз. Бүген аның иң яраткан кешеләре биредә, аны зурлаган кешеләр, кайта алмаучылар да күп, алар да сыкрый. Наил Аланның нинди эз калдырганын хөкүмәт тә, халык та белеп бетермәде. Әле дә аңламый. Гәүдәгә кечкенә булса да, ул бик зур эшләр башкарды. Төмәндә, Прагада Азатлыкта эшләгәндә дә, Казанда да иҗат иткән вакыт аралыгында аның шактый зур мирасы тупланды. Алан авылы мәктәбендә аның шәхесе истәлегенә музей да булдырып булыр иде. Бу эшкә аның авылдашлары алынса, дөрес булыр иде, без аңа бәйле булган мирасны тупларга ярдәм итәр идек", диде ул.

Наил Аланны соңгы юлга озату
Наил Аланны соңгы юлга озату

КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетында бергә белем алган дусты, галимә Дания Заһидуллина татар дөньясы ирекле фикерли торган, милләте өчен җанын биреп эшләгән көчле журналистын югалтты дип сөйләде.

"Тора-бара аның нинди шәхес булганын аңларбыз, аның җитмәгәне дә үзен сиздерәчәк. Наил Аланның һәр язмасы татар халкына багышланды, халык яхшырак яшәсен өчен, тел-мәдәниятебез сакланып калсын өчен бертуктаусыз эзләнде, эшләде, үзенең сүзе белән халыкны уятырга омтылды. Туган авылында да, республика, Русия буйлап чәчелгән күп кенә татар авылларының мәктәпләрен саклап калу өчен тырышлык салды. Мәктәпләрдә татар теле сакланып калган икән, Наилнең өлеше бик зур.

Наил Алан халык кешесе булды, һәр кеше белән уртак тел таба белде, һәрберсенә кирәкле тиешле сүзен җиткерә иде. Бик күп кешеләрне үз янына туплады, берләштерде. Күпләребезнең күңелләренә юл таба белеп яшәде. Күрәсең, ул киткәннән соң да безгә бердәм булып халык өчен яшәргә дигән васыятедер бу. Туган туфрагына кайтты Наил, бу эш бик зур авырлык белән барды,әмма тиз арада җәсәден алып кайтуда хезмәттәшләре, дуслары зур тырышлык куйды, Татарстан хөкүмәте дә булышты. Урыны җәннәттә булсын", диде ул.

Наил Аланны соңгы юлга озату
Наил Аланны соңгы юлга озату

Соңгы юлга озатканда имам артыннан авыл халкы, мәрхүмнең туганнары, дуслары җеназа намазына рәт-рәт булып тезелеп басты. Намаз укылды, имам татарның күптәнге гадәте белән халыкка таба борылып: "Вазыйх улы Наил яхшы кеше идеме?" дип сорады, аңа бертавыштан "Яхшы кеше иде!" дип җавап бирелде һәм Наил Алан җәсәде артыннан халык авыл очында урнашкан зиратка юл тотты.

"Батыр йөрәкле, кече күңелле чын кеше иде. Мәктәбебезне саклап калды гына түгел, ул һәрвакыт авылдагы кешеләрнең нәрсә белән яшәгәнен белеп торды. Хокукларны якларга өйрәтте, булыша иде, кешеләрне кайгыртты. Наил чын-чынлап безнең авылны танытты бит. Тәхәллүс итеп авыл исемен алып ул эшчәнлеге аркылы Алан атамасын татар дөньясына яңгыратты. Наил авылдаш кына түгел, аны күпләр туганыдай кабул итә иде. Ул иң кешелекле кешеләренең берсе булды. Наил туганкаебыз өчен бөтен авыл сыкрый. Күңелне бер уй юата - туган җиренә кайтып җитте", дип үзара сөйләштеләр зират коймасы артында ирләрнең кабер янында Коръән сүрәсен укыганын күзәтеп торган хатын-кызлар.

Бу көнне өлкәне дә, яше дә, ирләр дә, хатыннар да күз яшьләрен тыя алмады. Аны озатуда рәсмиләр, татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә юк иде. Әмма Наилнең исеме халык белән бәйле. Ул аны яратты, дөньяның төрле почмагындагы кешеләр аның рухына дога кылып искә алып соңгы юлга озатты. Үзе ничек халкын ихлас яратты, милләте дә шул рәвешле бәгырьләре сыкрап җавап кайтарды.

Наил Алан кабере
Наил Алан кабере

Биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: "Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен".

2016 елда инглиз шагыйре һәм драматург Уильям Шекспир үлеменә 400 ел тулу уңаеннан Азатлык аның "Һамлет" әсәреннән танылган өзекне төрле телләрдә яздырып бер тупланма әзерләгән иде. Татарча өзекне Наил Алан укыды.

Наил Алан Шекспир әсәрен укый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

XS
SM
MD
LG