Думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов Казанда журналистлар белән очрашуда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең думага Татарстаннан сайланган депутатларны Мәскәүдән кире кайтарырга кирәк дигән сүзләренә үз фикерен белдерде.
"Мине сайлаучылар гына кире кайтара ала, ләкин бу гади систем түгел, андый систем юк. Кешеләр мәгариф системын аңламый һәм аңларга теләми. Тикшереп карагыз, мәгариф системын, ФГОСны формалаштыру бүген ничек бара, ата-аналар һәм балалар ни тели. Моны сәясиләштерергә һәм бу хакта буш сүз сөйләргә түгел, ә өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Мин алар белән сөйләшә башласам... алар мәгарифне бөтенләй аңламый. Ноль! Аңлавымча, аларга бу мәсьәләнең тышкы ягы гына мөһим. Тынычланырга кирәк, без барысын да дөрес эшлибез.
Күптән түгел Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русия думасындагы туган телләрне ихтыяри укыту канунын хуплаган Татарстан вәкилләренә ышанычны югалтуын игълан итте һәм моңа бәйле имзалар җыюны оештыру турында белдерде.
Элегрәк Татар ата-аналары төркеме дә телне якламаган депутатларны думадан кайтарырга чакырды.
19 июнь Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е Русия думасында милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесен хуплап тавыш бирде.