Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары демократик конгрессы милли телләргә багышлап конференция уздыра


Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.
Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.

30 июньдә Русия халыклары демократик конгрессы милли телләргә багышланган II конференция уздыра. Чара видеоконференция форматында 12 төбәктәге онлайн-мәйданнарда үтәчәк.

Конференциядә туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру кануны өлгесе тудырган куркынычлар һәм аны үзгәртү тәкъдимнәре турында фикер алышачаклар. Шулай ук канун өлгесенең Русия думасында беренче укылышта кабул ителүенә төбәкләрнең мөнәсәбәте турында да сөйләшәчәкләр.

Онлайн мәйданнар Адыгея, Алтай, Башкортстан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Коми, Мари Иле, Саха (Якутия), Төньяк Осетия - Алания, Татарстан, Чуашстан республикаларында, Мәскәүдә урнашачак.

Турыдан-туры трансляция "Туган телләргә каршы канунга урын юк" инициатив төркеменең Вконтактедагы рәсми төркемендә барачак. Сораулар бирергә, тәкъдимнәр кертергә дә була ди оештыручылар.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында беренче "түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

Берничә көн элек Русия мәгариф министрлыгының туган телне өйрәнүгә 1 сәгать калдыруны тәкъдим итүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG