Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 июльдә Зәки Зәйнуллинга 85 яшь тулды. Азатлык язучы белән бүгенге хәле турында әңгәмә корды, уңышлары һәм үкенечләре турында сорашты.

– Зәки абый, туган авылыгыз Стәрлебашка кайтып яшәвегезгә инде алтынчы ел китте. Казанны сагынасызмы?

– Юк, сагынмыйм. Гафу ит, әмма Казанны яратмыйм. Ул мине кабул итмәде, һәрвакыт тапап яшәде. Казанда яшәмәс идем, әмма туган нигеземә абыем аркасында кайта алмадым, шуңа Казанда урнаштым. Ул мине кумаса, 1988 елда ук туган авылга кайта идем. Казанда яшәдем, татарны йокысыннан уята алдым, Татарстанны күтәрдем, ә Казан мине бар дип тә белмәде, әле дә мине танырга теләми. Ник мин аны сагыныйм ди?

Казан мине кабул итмәде, һәрвакыт тапап яшәде

Әмирхан ага Еники миңа вакытында: "Зәки, син Казан татары түгел, алар сине ашаячак, ташла, кайт авылыңа. Стәрлебашта талантың тагын да ныграк ачылачак. Синдәге матур татар теле башка берсендә дә юк. Син шәп язучы. Халыкка әсәрләрең калсын", дип киңәш бирде. Дөрес сүз булып чыкты. Ник иртәрәк киңәшенә колак салмаганмын икән дип уйлыйм. 5 елда сигез китап чыгардым. Шулкадәр искитмәле җиңел языла авылда! Мунча салдым, бик шәп ул! Шунда кереп сихәтләнәм. Атнага бер тапкыр берне салып куям, анысы – армиядән калган гадәт. Инде туктап киләм бугай инде аннан. Йорт эшләрен башкарырга ярдәмчеләр бар, физик эш миңа эләкми дә, шуңа язам да язам. Иртән торып та язам, көндез дә, кич тә. Элек көненә 20-25 бит яза идем, хәзер 11-12. Бусы да күп, мин бит яшь түгел.

Зәки Зәйнуллин бакчасы
Зәки Зәйнуллин бакчасы

24 ел дәвамында Казан мине тапады, үрнәкләре белән сөйли алам, төн җитмәячәк. 1994 елдан алып Татарстан язучылар берлегендә 6 рәис алмашынды, берсе дә ярдәм итмәде. Прокуратура миңа җинаять эше ачты, берлектән ярдәм сорадым, яклауларын теләдем, әмма берсе дә сүз катмады. Кулымны селтәдем, тоттым да Казанны ташлап чыгып киттем. 80 яшемә китап чыгаруны сорадым, Рәфис Корбан анда рәис иде, соравыма ул: "Зәки Зәйнуллинның китабын чыгарыр өчен берлектә акча юк" диде. Шушымы инде рәис булган кешенең сүзе?!

Берлектән ярдәм сорадым, яклауларын теләдем, әмма берсе дә сүз катмады

23 китабым бар, җидесен берлек чыгарды, калганнарын үз акчама нәшер иттем. Бер генә китабымны да язучылар берлегендә тикшермәделәр, яхшымы, начармы дип тә бәя бирмәделәр.

"Арбалы хатыннар" Камал театрында озак еллар барды, шәп барды, тамашачылар яратты. Ул пьесаның дәвамын яздым, шул бичара хатыннарның ирләре сугышта һәлак булу фаҗигасен тасвирладым. Аны мин елый-елый яздым, күз яшьләрсез укып булмый. Камалга бирдем, куймыйлар шул. Мин тормышны күрсәттем, ничек бар, шулай. Халык егылып йөрер дип куркалардыр. Көчләп көлдерә торган спектакльләргә йөрмәсләр дип уйлыйлар. Ярар, куймасыннар, ни диим инде?!

– Сезнең үпкәгез күбрәк язучылар берлегенә дип аңлашыла, әмма аннан башка да яшәп була бит. Сез болай да китапларыгызны үзегез бастырасыз, ялынганда бәйлелек барлыкка килә. Сезнең өчен берлекнең түгел, халыкның бәясе мөһимдер бит...

– Миңа кирәкми ул берлек. Халыкка да кирәге юк аның. 1994 елда мин Язучылар берлегенә кердем. Алмаска маташтылар, әмма алдылар. 60, 65, 70, 75, 80 яшьлек юбилейларым булды, берлек бер тапкыр минем юбилейны уздырмады, бер тапкыр да котлау телеграмы юлламады.

Берлек – кеше өстеннән шикаять, донос язу урыны, цензура, каты кул оешмасы ул

Берлек искерде инде ул. Сталин аны 1933 елда оештырды, ул гомер буена язучыларны күзәтү органы булып эшләде. Кеше өстеннән шикаять, донос язу урыны, цензура, каты кул оешмасы ул. Сталин максатына иреште, барысы да контрольдә, берлек өстән ни кушалар, шуны үти, бернинди дә иреклек, намус белән эш итү юк. Урыс чиркәве безнең исламны контрольдә тота, поплар ни әйтә, шуны башкаралар. Татар әдәбияты да богаулы. Язучылар премия дип шаша, бер-беренең бугазына ябыша. Нигә кирәк миңа ул мәхшәрдә катнашу? Үпкәләмим, мин үз-үземне хөрмәт итәм, атаклы язучы дип саныйм. Татарстан язучылар берлегеннән чыгарга карар иттем. Мин аларга, алар миңа кирәкми.

Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин

– Бүген тел мәсьәләсе бик кискен тора. Урысларга, башка милләтләргә татар дәүләт телен укытуны мәҗбүр итү ялгышлык идеме, әллә юкмы? Вакытында көчле татар мәктәпләрен ачып, сыйфатлы белем бирүне оештырып башкаларны да татар мәктәбендә укуга кызыктырырлык дәрәҗәгә җиткерелмәнгә күрә, инде татарлардан да татар теле кирәкми дигән сүзне ишетергә туры килә кебек.

Нәтиҗәсез укытуда үзебезнең гаебебез зур

– Ник дөрес булмасын ди мәҗбүри укыту?! Русиянең үз Конституциясендә республикаларның үз дәүләт телләре булырга тиеш, алар мәгариф системында укытылырга тиеш дип язылган. Нәтиҗәсез укытуда үзебезнең гаебебез зур. Мин татар булып тудым, телемнең тәмен белеп сөйләшәм. Уйлап карагыз: матур сүзенең синонимнары ике дистәгә якын! Татар телендә сүгенү сүзләре дә юк бит хәтта, чиста, саф тел бит ул. Мин үзем латыш, алман, Үзәк Азия халыклары телләрен беләм. Татар теле кебек матур тел бүтән юк. Бу аңлашыла да, минем туган телем ул. Тел белү байлык икәнен аңламыйлар.

– Матур тел дип кенә аңлату җитми. Менә сез Казанда булсагыз, бүген нишләр идегез?

– Әгәр дә Казанда булсам, язучылар берлегендә булган һәр язучыны йөреп чыгар идем. "Туган телне яклап ачлык тотар өчен мәйданга чыгасыңмы?", дип сорар идем. Чыгучыларның һәм баш тартучыларның исемлеген төзер идем. Телемне кискән империягә каршылык чарасы итеп ачлыкка риза булучылар белән бергә ачлык игълан итәр идем. 12 көн ачлыкта утырдым, Татарстанны күтәрдем, җиңеп чыктык. Мин юк, хәрәкәт тә юк. Телне яклар өчен 200 язучыны тезеп чыгарыр идем. Көрәшүчеләр юк, куркалар. Зыялылар кыю булырга тиеш, ә алар акчага сатылганнар. Урысча яшәү җиңел бит, типкедә булмыйсың.

Зыялылар кыю булырга тиеш, ә алар акчага сатылганнар

Вакытында латышларга телне мин алып бирдем. Бүген миннән ул чорларны искә төшереп язуны сорап үтенделәр. Шуны язып утырам. Урыслар Латвиядә ике дәүләт теле булуын теләде, шуның өчен көрәште. 1980-нче еллар азагында, Латвиядәге татар оешмасы рәисе буларак күп чыгышлар ясадым. Бер тел булсын дип үтенеп тезләнергә әзер идем. Казанда бер генә мәктәп калмады, урамда татар телендә сөйләшүчеләрне мыскыл итү турында сөйләп, латышларга шундый язмыш телисезме дип сорадым. Шул чыгыштан соң мине армиядән кудылар.

Зәки Зәйнуллинның авыл йорты
Зәки Зәйнуллинның авыл йорты
Башка дәүләтләр урыс дөньясыннан ерагаерга тели

Бүген дә Латвиядә урыс теле кысыла дип тавыш чыгаралар. Кемнеңдер теле көчле булуы ошамый аларга, телне өйрәнергә теләмиләр. Алар һаман да элеккеге гадәт белән урыс телен көчләп такмакчы. Әмма башка дәүләтләр урыс дөньясыннан ерагаерга тели, казакълар да латинга күчеп бара бит. Менә күрерсез, Украина да көч алачак, Грузиянең дә Русиягә үпкәсе зур. Урысның фаҗигасе шунда – ул эчә һәм ялкау, авыллар җимерелеп бара. Туган телләрне кимсетәләр, мәктәптән куып чыгаралар. Урыс телен көчәйтәләр, әмма урысны бу коткармаячак. 2025-27 елларда Русия булмаячак, ул үзгәрәчәк. Аңа кадәр татар-башкорт юкка чыгып бетмәс дип ышанам, телсез калмас дип ышанам. Гаяз Исхакый теләгән Идел-Уралда татар, башкорт, чуаш, мари берләшеп яшәчәк.

– Милли хәрәкәттән вакытында файдаландылар, бүген ул таркалган, көчсез хәлдә. Аны яңартып буламы?

– Милли хәрәкәткә кайтуны 5 ел сорыйлар. Чакыралар, киңәш сорыйлар. Кемнәр икәнен әйтмим. Юк, мин инде карт кеше, 85 яшемдә кычкырып йөрергә теләк юк, минем эшем – язу.

Бүген Путиннан зарланучылар артканнан арта. Путин әлегә зур итеп пенсия түли, халык тотрыклы тормышка алдана. Әмма бу да озакка түгел. Милли хәрәкәтне оештырганда ук тарткаттылар.

– Татарның уңай һәм тискәре сыйфатлары нинди?

Татар фикерли белә, укырга, белем алуга сәләтле ул

– Татар бик эшчән. Урыска ияреп эчкәләсә дә, тырыш булудан туктамады. Табигатьтән бирелгән тагын бер байлыгы бар – ул фикерли белә, укырга, белем алуга сәләтле ул. Тагын бер байлык – татар хатын-кызларының искитмәле чибәр булуы. Тискәре сыйфатларга килгәндә, оеша белмәвен атар идем. Татар индивидуалист ул. Аңа лидерны тану авыр, һәр кеше баш булырга тырыша, чөнки һәрберсе акыллы. Татар үз кешеләренең кадерен белми, самими, ышанучан, шуңа котыртуга тиз бирелә, куштанлык та, көнчелек тә бар.

– Турысын әйткән туганына ярамаган дигән әйтем бар. Холкыгыз, йомшак иттереп әйткәндә, җиңелләрдән түгел. "Татарның кеме генә юк" дигән китап чыгарып каләмдәшләрегезне рәнҗеткәнегезгә үкенмисезме?

– Минем холкым әйбәт ул, аның өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт. Җитешмәгән ягым бар – дошманымны бетермичә туктамыйм. Миндә бераз сихер бар, мин рәнҗесәм, ул кеше игелек күрми. Шуңа күрә кешегә рәнҗергә куркам. Караны ак дип ялган сөйләмим, турысын әйтә белүем белән бәхетлемен. Ник мин кабәхәт кешене яхшы дип языйм? Мин язгач әшәкелекләре кимер дип өметләнеп яздым, куркып, сакланып яшәсеннәр. Әйе, мин туганнар белән тынышып яшәмим. Кул бирмәгән, исәнләшмәгән кешеләрем бар. Әшәке кеше белән йөрешмәгәннән оттырмыйм.

– Үкенечле гамәлләрегез бармы? Нәрсәгә сөенәсез?

– Фәндә 1962 елдан эшли башладым, уңышларым күп булды, ракета гаскәрендә хезмәт итеп, яңа ракеталар, зарядлар уйлап чыгардым. Мин уйлап чыгарган ысуллар, хисаплар бихисап. 1978 елда уйламаганда өч хикәя яздым. Ул чакта мин атылып үләр хәлгә җиткән идем. Аллаһ тәгалә миңа армиядән кит дип язучылык талантын ачты. Галим һәм язучы булуым белән бәхетлемен. Тарихчы булырга хыялландым, бүген туган авылым, аның шәхесләрен өйрәнеп әсәрләр язам.

Зәки Зәйнуллин ясаган агач сыннар
Зәки Зәйнуллин ясаган агач сыннар

Үкенечләргә килгәндә, хатын-кызлардан бәхетем булмады. Үскәндә бәләкәй, катып беткән малай идем, кызлар яныма борылып карамады, Тукай кебек хатын-кызлардан куркып үстем. Өйләндем, әмма яратмадым. Ике бала бүләк итте хатыным, шуңа аңа үпкәм юк. Өч тапкыр өйләндем, өченче хатын әйбәт иде – тарих фәннәре докторы Сәвия Гомәрова. 7 ел яшәдек, аннары ул үлде. Үкенәм, аны сагынам.

"Стәрлебашның асыл уллары" дигән роман язам, иң көчле романым булыр дип уйлыйм

Гомер үтте, быел каты авырдым. Егылдым, үлә яздым. Инде азрак тернәкләнеп киләм. Әле уйлап утырам, хыянәтне кичерә алмыйм икән мин. Башымнан донослар күп булды. Үзем берсенә дә хыянәт итмәдем, чиста намус белән яшәдем.

Бүген агач эше белән шөгыльләнәм, язудан бераз аерылгач агачтан шүрәле, хатын-кызлар, төрле персонажлар сыннарын ясыйм. "Стәрлебашның асыл уллары" дигән роман язам, егермеләп кеше турында тарих булачак ул, иң көчле романым булыр дип уйлыйм.

* * *

Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Cтәрлебаш районы Стәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туа. 1952-1989 елларда хәрби хезмәттә була, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый.

1989 елдан татар милли хәрәкәте эшчәнлегендә актив катнаша. 1991 елның маенда бер төркем зыялылар белән Русия президентын сайлауны уздырмаска дигән таләп белән Казанның Ирек мәйданында ачлык тота.

Зәки Зәйнуллиның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүматны безнең "Азатлыкта Википедия" шәлкемендә укый аласыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG