Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Марҗа" сүзен саклап калыйк


"Марҗа" футболкасы
"Марҗа" футболкасы

Ниндидер бер компания – нишләптер "Святая" дип атала бугай – "Марҗа" һәм "Марҗа түгел" дигән футболкаларны сатуга чыгарган. Әлбәттә, әлеге сәүдәгәрләр милли мәсьәләләр турында да, татар теле язмышы турында да борчыладыр, дип уйламыйм. Менеҗмент! Алар табыш керсен өчен казгана.

"Прикольно!" – дияр иде хәзерге яшүсмер татарымыз. Һәм әлеге футболканы сатып алырга йөгерер иде. Булмый. Тавыш чыкты. Марҗалар үзләрен марҗа дип атаганга үпкәләгән, урыс хатын-кызын мәсхәрә итәләр, дип бөтен социаль челтәр болгана. Бигрәк тә марҗалашкан элекке татар хатын-кызлары нәгърә ора. Эш прокуратурага җиткән. Татарстан прокуратурасының "урыс дөньясы" иминлеге өчен җан атуын беләсез, аның өчен дә чөнки аларга мидәл бирәләр, хезмәт хаклары югары, җанны түгел, әллә нәрсәңне атарсың... Хәзер алар футболкалар арасында милләтара ызгыш табарга маташа. Футболкалар сугышы!

Кыскасы, әлеге "прикольный" футболкаларны сатудан алганнар. Менә миңа кызык хәзер: кайсысы күбрәк сатылыр иде икән – "марҗа"мы, "марҗа түгел"ме?

Югыйсә "марҗа" сүзенең тарихы татар телендә әллә ничә гасырлык

Югыйсә "марҗа" сүзенең тарихы татар телендә әллә ничә гасырлык. Сөйләм телендә еш кулланыла, әдәби телдә дә ят сүз түгел. Аның Мария исеменнән яралганы да билгеле, этимологик сүзлекләрдә дә шулай аңлатыла. Күрәсең, безнең бабайлар урыс хатын-кызлары белән аралаша башлаганда, аларда Мария исеме аерата киң таралган булгандыр. Башкортлар, "җ" авазы булмау сәбәпле, оригиналга якын итеп мәрйә диләр. Назлырак яңгырый.

Татар ир-егетләре исә "марҗа" дигән сүзне дә, марҗаның үзен дә аерата якын күрә. Ярата! дип әйтергә дә мөмкин. Марҗага өйләнүчеләр борынгы заманда да шактый булган, хәзер инде татар ир-атларының яртысына якыны марҗа белән гаилә кора. Элек гадәттә марҗалар белән татарның өстен катламы кавышкан. "Морза үлеме марҗадан" дигән мәкальне искә төшерик. Марҗага өйләнү белән морза үлә дигән сүз түгел, ә бәлки татарлыгын җуя дигән сүз.

Совет вакытында Африканың иң караңгы илендә кияүгә чыгып калган бер марҗаны телевизордан күрсәткәннәр иде. Янында кара чуендай балалары йөгереп йөри. Барысы да теттереп урысча сөйләшә. Ул вакытта әле тел өйрәнер өчен интернет юк, спутник телевидениесе юк. Менә шундый ул марҗа!

Мәскәү хөкүмәте марҗа пестәсенә һәйкәл куярга тиеш, минемчә. Анда нинди генә милләт кермәсен, бер ара вакыт узгач урыс чыга.

Прокуратура да тотынгач, "марҗа" сүзен тыярлар мөгаен

Прокуратура да тотынгач, "марҗа" сүзен тыярлар мөгаен. Мәктәпләрдә татар телен тыйганны! Экстремист сүзләр дип сүзлек тә төзи башларга мөмкиннәр. Аннары инде телебезне дә гомумән шул сүзлеккә сыйдырып була.

Кара урыс Михаил Щеглов (Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе - ред.) марҗа сүзе җиңел холыклы хатын мәгънәсендә дип шәрехләгән. Тукай кебек тырнак кисеп бәхәсләшәм, урыс халкын шундый хәлгә җиткергән марҗаны бер татар да җиңел холыклы димәс. Холкы бик җиңел түгел аның. Өйләнеп шактый озак еллар алар белән яшәгән элекке кан кардәшләрдән сорашыгыз. Марҗа ул, хәзерге Мәскәү кремле теле белән әйткәндә, скреп!

Щегловны да аңлап була, ул марҗаны Төркиядәге "наташа" атамасы белән бутый шикелле. Чыннан да, анда барып холыкларын җиңеләйтеп кайткан Русия хатын-кызларына (милләтләренә карамастан) төрекләр наташа диләр.

Ләкин бөек Тукаебыз аңарчы ук инде әллә кайчан язган булган:

Алма аша, җанаш, алма аша,
Алма ашасаң, тешләр камаша.
Казан бае, махсус номер алып,
Наташалар белән маташа.

Инде нәрсә, Наташа исемен куллансак та урыслар ачуланырмы?

Татарстан китап нәшриятында урыс сүзен фәкать рус дип төзәтәләр

Курку безгә гасырлар дәвамында сеңгән, күрәсең. Татарстан китап нәшриятында да, газета-журналларның да күбесендә урыс сүзен фәкать рус дип төзәтәләр. Сүзлекләрдә шулай теркәлгән икән. Ничек әле нәкъ үзләренчә "русский" дип язарга кушмыйлар. Татар теле кагыйдәләре буенча бит "урыс" булырга тиеш (башкортлар нәкъ шулай яза да). Димәк, кемнәрдер "өлкән туганның" (совет вакытында урысларны шулай дип атыйлар иде) колагын рәнҗетүдән курыккан. Күзен рәнҗетү, дип әйтер идем, урыс татар китабын кулына аламы инде? Шулай ук узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр Мәскәү урынына Москва дип яздылар. Мәскәү дип татарча әйтсәң, урыс рәнҗергә мөмкин, янәсе. Ничек шундый бөек атаманы нидидер татарча авазлар белән әйтәсең?! Югыйсә, әлеге кала башта Мәскәү дип аталган, шуңа Европада хәзер дә аңа Москау диләр. Ләкин ул сүз ничектер үз урынына кайта алды. Хәзер, курыкмыйча, авыз тутырып Мәскәү дибез. Үзебезнең сүз. Борынгы заманда ул тозак мәгънәсен аңлаткан, ауда, балык тотканда мәскәүсез булмый. Ау урыны да шулай аталган. Күрәсең, Мәскәү шәһәре калкасы урынга татарлар элек ауга йөргәннәрдер. Урта гасырларда татарлар әлеге сүзне исем буларак та кулланган. Минем үземнең дә тугызынчы буын бабам Мәскәү исемле.

Мондый дәүләттә бер сүзне юкка чыгару бернигә дә тормый

Ләкин бүген заман башка. Мондый дәүләттә бер сүзне юкка чыгару бернигә дә тормый. Ләкин без моңа барыбер каршы торырга тиеш! "Марҗа" сүзен саклап калыйк, иптәшләр, ул безгә тарихи ядкяр, күңелгә якын кадерле сүз. "Марҗа" сүзен дә, марҗаның үзен дә яратабыз, дип Путинга хат язарга кирәк. Без инде аңа, зарланып, хатлар язарга күнектек. Файдасы юк югын, ләкин тик тормыйбыз бит! Кичекмәстән имзалар җыя башлыйк.

Тукайга нисбәт ителгән бер шигырьдә юкка гына болай язылмаган: "Нигә сөймәскә марҗаны, Марҗаның да бар җаны!"

Безгә тагын ни кала?

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG