Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов имамнарга 3 бурыч куйды


Татар дин әһелләре, архив фотосы
Татар дин әһелләре, архив фотосы

Казанда татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара.

20 июль Казанның "Корстон" үзәгендә татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән форумы уза. Быел ул тугызынчы тапкыр үтә. Чарага Татарстаннан һәм Русиянең 70 төбәгеннән 1100ләп дин әһеле һәм кунак килде. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Дин әһелләре алдында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә татар имамнарына өч төп бурыч булуын әйтте. Аның сүзләренчә, дин әһелләре милли гореф-гадәтләр, туган тел һәм гаиләләр ныклыгына зур игътибар бирергә тиеш.

"Биш ел эчендә гаиләләрнең яртысы таркала. Ислам дине нигезендә яшәүчеләрдә бу күренеш сирәгрәк очрый", диде Миңнеханов. Чыгышыннан соң ул дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

19 июль көнне форумда катнашучылар 4 төрле секциягә бүленеп эшләде. Бүген пленар утырыш уза, иртәгә исә дин әһелләре һәм кунаклар Изге Болгар җыенында катнашачак.

Азатлык форумга җыелган имамнар белән аралашып, алардан төбәкләрдәге мөселманнар хәле, Русиядә бер мөфтият кору мөмкинлеге турында сорашты.

XS
SM
MD
LG