Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемгә кирәк бу ялган?


Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш корылтае президиумы, 20 июль 2018

Бөтен дөньядан чираттан тыш корылтайга җыелган делегатлар бары тик бер мәсьәлә - мәктәпләрдә татар телен саклап калу турында сөйләшергә, кискен карарлар кабул итәргә тиеш иде. Ә аларга милләт һәм тел язмышына караганда устав кадерлерәк булып чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш корылтае үтеп тә китте... Ул нибары бер сәгать дәвам итте һәм анда нибары бер мәсьәлә - уставка үзгәрешләр кертү каралды. Чөнки узган ел ашык-пошык кабул ителгән устав теркәлү үтә алмаган, һәм Милли шура ел дәвамында канунсыз эш алып барган булып чыкты. Хәер, моның шулай буласын без узган корылтайда ук кисәткән идек инде, әмма эйфориядән күзләре тонган, исәрлектән исергән делегатлар моңа игътибар итмәде. Без ул вакытта ук Татарстан һәм татар милләте өстенә ябырылып килгән афәт турында кисәттек, үзебезне яклый алырлык халыкара хокук оешмалары төзергә чакырдык. Ул тәкъдим дә үтмәде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Киләсе бәла килде – шушы бер ел вакыт эчендә мәктәпләрдән татар теле куып чыгарылды, хәзер ана телен атнасына ике сәгать булса да мәҗбүри укыту өчен көрәш бара. Ул арада Мәскәү мәгариф турында яңа канун әзерләп өлгерде, аның нигезендә Русия мәктәпләрендә ана телләргә урын калдырылмаган, ул ирекле, ягъни, ата-аналар теләге белән генә булачак. Бу инде мең еллык милли мәгарифкә, татар теленә, аның аша татар милләте тамырына балта чабу дигән сүз. Һәм бөтен дөньядан чираттан тыш корылтайга җыелган делегатлар бары тик бер мәсьәлә - мәктәпләрдә татар телен саклап калу турында сөйләшергә, аның буенча кискен карарлар кабул итәргә тиешләр иде. Ә аларга, милләт һәм тел язмышына караганда, устав кадерлерәк булып чыкты.

Сәфәров җыелган халыкны ялган хәбәр белән тынычландырып куйды

Бу корылтайга милләт язмышы турында сүз әйтердәй кешеләрне якын да китермәделәр, "Корстон" бинасын этләр белән сакладылар. Корылтай дилбегәсен Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров башта ук үз кулына алды һәм җыелган халыкны ялган хәбәр белән тынычландырып куйды. Имеш тел мәсьәләсендә Татарстан тәкъдим иткән бөтен төзәтмәләр дә кабул ителгән, имеш барысы да без дигәнчә була, мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булачак, диде. Шуннан соң делегатлар шашынып-шатланып кул чаптылар, болай ук түгел икәнен сизенсәләр дә, алар бу мизгелләрдә татлы ялганга ышанырга, үзләре теләп алданырга әзерләр иде. Инде шушы юаткыч имезлектән соң беркем дә тел мәсьәләсен күтәрмәде, Сәфәровка “Ялган сөйлисез бит!” дип әйтмәде, тагы эйфориядән исереп, урыннарына сеңделәр.

Ә бит бу делегатлар арасында язучылар Ркаил Зәйдулла, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Равил Фәйзуллин, галимнәр Дамир Исхаков, Дания Заһидуллина һәм башкалар да бар иде! Нәкъ менә алар күтәреп чыгарга тиеш иде тел-милләт мәсьәләсен, корылтайга әзер карар-резолюцияләр проектлары белән килергә, аны халык алдында яңгыратырга һәм кабул иттерергә тырышырга тиешләр иде! Ә алар дәшмәде... Бу дәшмәүләре белән алар да милләтне бетерүчеләр белән янәшә бастылар. Узган ел 29 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары ничек итеп үз куллары белән татар теленә каршы кара карар кабул иткән булсалар, бу чираттан тыш корылтай делегатлары да телне-милләтне яклап чыкмаулары белән шулар янәшәсенә бастылар. Бу хурлыклы корылтайда катнашкан милли зыялылар, белдерү ясап Милли шурадан чыкканда гына тарихларындагы шушы кара таптан котыла алачаклар.

Милли республикаларда үз дәүләт телләрен мәҗбүри укытмас өчен кабул ителә бит инде бу яңа канун!

Әйе, Әсгать Сәфәров "Тел мәсьәләсендә без дигәнчә булачак" дип күзгә төтен җибәрде. Әмма думаның мәгариф һәм фән комитетында Татарстан тәкъдим иткән 27 төзәтмәнең нибары дүртесен генә кабул иткәннәр, алары да техник мәсьәләләргә генә карый. Бу хакта инде корылтайга кадәр бер көн алдан билгеле иде. "Добровольный" сүзе "свободный выбор"га алыштырылган, бераз белеме булган кешегә моның синонимнар икәнлеге, бер үк мәгънәне аңлатканы билгеле. Республикаларда дәүләт телләрен мәҗбүри укыту турында да төзәтелгән варинатта конкрет сүз юк. Хәер, нәкъ менә шуның өчен – милли республикаларда үз дәүләт телләрен мәҗбүри укытмас өчен кабул ителә бит инде бу яңа канун! Алар аннан чигенмәячәк! Милли телләрне укыту, ата-аналар теләге белән, ихтыяри-ирекле булачак. Бу инде Русия мәктәпләрендә милли телләр дәүләт кысаларыннан куып чыгарыла, ярдәмчесез кала, бетерелә, дигән сүз. Мәктәптә милли тел бетә икән, югары уку йортларына да бу юнәлештә укырга килүчеләр булмаячак, милләт язма әдәбиятсыз, тел белән бәйле мәдәниятсез, милли фәнсез калачак. Корылтай менә шушы хакта бар дөньяга чаң сугарга, мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен ахыргача көрәшергә тиеш иде! Анда бит Европа илләреннән килгән делегатлар да утырды, алар корылтай кабул иткән карарлар белән халыкара оешмаларның ишекләрен кагарга тиешләр иде. Ә алар чәбәкләшеп кул чабып утырдылар.

Милләтләргә каршы бу карагруһ канунны яңа уку елы башына кабул итеп, гамәлгә кертергә җыеналар

Ә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның "Канун кабул ителгәч, балаларына мәктәптә татар телен сайласыннар өчен, аларның ата-аналары, әби-бабалары белән сөйләшергә кирәк" диюе гомумән көлке дә, кызганыч та! Эш әби-бабайларга калгач, дәүләт нәрсәгә кирәк соң?! Син нәрсәгә кирәк?! Тел кебек гаять мөһим мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш, ата-аналар, әби-бабалар шуның өчен дәүләт казнасына салым түли бит! Милләтеңнең шушы хокукларын да яклый алмыйсың икән, нигә хөкүмәт рәисе урынбасары булып утырырга?! Нигә теркәлмәстәй устав белән кат-кат Милли шура рәисе булып сайланырга? Татар конгрессы рәисе Ринат Закировның "Реакция канун кабул ителгәч булачак", дигән сүзе дә гаҗәпләндерде, канун кабул ителгәч, соң була бит инде ул! Реакция хәзер кирәк, югыйсә милләтләргә каршы бу карагруһ канунны инде яңа уку елы башына кабул итеп, гамәлгә кертергә җыеналар! Бу корылтай шушы кискен сүзне әйтергә менә дигән форсат иде бит! Ә аны, бозаудай этләр белән саклый-саклый, хак сүзне әйтердәй кешеләрне якын җибәрмичә, дин әһелләре чаршавы артына качып уздырдылар. Милләтне, телне, мәктәпләрне Мәскәү аягы астына салдылар. 2018 елның 20 июле татар тарихына шулай кереп калачак.

Татарстан җитәкчелеге дә, милли элита да мәктәпләрдә ана теленең бетүе белән ризалашкан

Инде күрдегез – Татарстан җитәкчелеге дә, милли элита да мәктәпләрдә ана теленең бетүе белән ризалашкан, Мәскәү әйткәннәргә күнгән, көрәшеп тормыйча гына бирелергә булган. Хәер, алар узган ел да көрәшеп тормады бит, татар теленә каршы дәррәү кул күтәрделәр. Халык, милли зыялыларның бер өлеше, җәмәгатьчелек көрәште татар теле өчен! Милли хәрәкәт, татар ата-аналары комитеты, Марат Лотфуллин, Руслан Айсин, Айрат Фәйзархмановлар көрәште! Мәктәп директоры, урыс кешесе Павел Шмаков көрәште! Ә татар түрәләрнең нәселе күптән урыс телле инде, алар татар телсез дә менә дигән итеп типтереп яши, дөньякүләм доллар миллионерлары, миллиардерлары булып йөриләр. Боларга өмет юк. Болар урыс янында – урыс, кытай басып алса кытай булып йөриячәк, боларга акча һәм хакимият кенә булсын! Димәк, тел һәм милләт өчен, дин һәм иман өчен, дәүләт һәм бәйсезлек өчен үзебезгә өр-яңадан көрәшкә күтәрелергә туры киләчәк. Милләтнең әле тере күзәнәкләре исән, потенциаль мөмкинлекләре бар, үз бәхете һәм бәйсезлеге өчен дә ул үзе көрәшергә һәм җиңәргә тиеш. Чөнки киләчәктә шундый гайрәтле һәм иманлы халыклар гына исән калачак.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG