КПРФ референдумга бер сорау чыгарырга тәкъдим итә: "Сез Русиядә картлык нигезендә билгеләнгән пенсия яше күтәрелмәскә тиешлеге белән килешәсезме?".
Референдум үткәрү гаризасын алу турында сайлау комиссиясе сүзчесе Майя Гришина хәбәр итте. Канун нигезендә оешманың җавап бирү өчен 10 көне бар.
19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады. Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.
Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Сораштырулар русияләрнең күпчелеге әлеге реформага каршы булуын күрсәтә. Узган атна Русия президенты да "аңа бу фикер ошамавы"н әйтте.