Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русьне чукындыруны искә алдылар: Владимир кнәз нигә православиене сайлаган?


Виктор Воснецовның "Русьне чукындыру" рәсеме
Виктор Воснецовның "Русьне чукындыру" рәсеме

28 июльдә Русьне чукындыру тарихын искә алдылар. Аның төгәл көне юк, әмма 988 ел борынгы Русьнең православие динен рәсмиләштерү вакыты дип исәпләнә. Урыс православ чиркәве тарихы да шул вакыттан санала. Азатлык тарихчы Илдус Заһидуллин белән бу вакыйгаларның татар күзлегеннән ничек бәяләнүе, татарларны чукындыру процессының һәм бүгенге чукындыру сәясәтенең ничек баруы турында сөйләште.

– Илдус әфәнде, урыслар 28 июльдә Владимир кнәзне чукындыру юбилеен билгеләп үтте. Әлеге вакыйга моннан 1030 ел элек булган дип фаразлана. Владимир кнәз ни өчен үз халкына насара диненең православ юнәлешен сайлый, бу ничек булган? 922 елда болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам кабул итүе мәгълүм. Урыслар шул чордан алып христиан булмаганнарны чукындыра башлады дип әйтергә мөмкинме? Шул исәптән татарларны да.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

– Беренчедән, ул чорда без уйлаган татарлар әле булмаган, ул вакытта татарларның борынгы бабалары булган. Ул вакытта болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Урыс язмаларыннан күренгәнчә, Владимир кайсы динне сайларга дип берничә күрше төбәккә вәкилләрен җибәргән. Алар Идел Болгарына да килгән һәм анда халыкның ничек дин тотуын карап кайтып аңлатканнар: “алар йөзне җиргә куеп намаз укыйлар”, дип, ягъни тышкы ритуалларны күргәннәр, “дуңгыз итен ашамыйлар, хәмер эчмиләр”, дигәннәр. Ул вакытта Русь оешып кына килгән чор, кнәз дружинаның җитәкчесе булган, ә дружинаның ул вакытта трапеза булган. Һәр билгеле көннәрдә бергә утырып трапеза корып шунда шәраб эчү традициясе булган һәм ул ритуал сыман барган. Дуңгыз ите шул вакытта киң таралган булган һәм төрле сәбәпләр аркасында Владимир ислам динен кабул итүдән баш тарткан.

– Димәк дуңгыз белән исерткеч урысларның өчен ислам диненә керүенә иң төп киртә булган?

– Әлбәтта, моның башка сәбәпләре дә булган, ул гына түгел, ә менә шушындый бер фикер бар һәм ул киң таралган, халык арасында да киң таралган заманында. Киев Русендә дин таралганчы ук Идел буенда ислам дине кергән булган, хәтта көчәя барган.

– Үзләре чукынганнан соң урыслар кайчан башкаларны да үз диненә кертә башлый?

Чукындыру Явыз Иван, Петр I-гә кадәр үк башланган

– Чукындыру Явыз Иван, Петр I-гә кадәр үк башланган инде. Мәскәү дәүләтендә шундый тәртип була – югары чинга ирешергә теләсәң, христиан бояр кызының берсенә өйләнергә яки чукынырга кирәк, шул вакытта карьера эшлисең. Татарларның бер өлеше шуңа кызыгып акрын-акрын диннәрен алыштыра башлый.

– Бу дөнья малы өчен, ихтыяри чукындырудыр инде...

– Әйе, аларны инде көчләп чукындырылган дип әйтеп булмый. Ә болай алганда инде, ныклап чукындыру эшләре чын мәгънәсендә Идел буенча Казан ханлыгын буйсындыргач башланып китә. Әмма анда да әле беренче вакытта, без уйлаганча көчләп түгел, ә төрле юллар белән. Әйтик, 1552 елда Казан архиепискобы Гурийга митрополит Макарий белән Иван IV йөкләмә бирә: нинди дә булса җинаять кылган кешеләргә җәзаны җиңеләйтү өчен, яисә азат итү өчен христиан диненә күчәргә тәкъдим ясарга. Яисә аларны шәһәр читендәге йортларга алып барып сыра эчертеп, сөйләштереп шушы дингә чыгарырга була. Чөнки бит ул вакытта Казан тирәсендә сугыш бара, шуңа да көчне кулланмаганнар, ә әйткәнемчә, шушындый авыр хәлдә калган кешеләрне христиан диненә күчерү сәясәте алып барылган. Ул йөкләмәдә язылган беренче чиратта мөселманнарны чукындырырга, татарларны чукындырырга диелгән, ягъни җирле халыкларны түгел. Һәм алар йомышлы татарларны, ягъни Русия дәүләтендә XIV–XVIII гасырларда вакытлыча гаскәри хезмәттә булган татар халкының бер өлешен чукындырырга тырышканнар, корал тотып сугыша алган кешеләрне.

Пугачев баш күтәрүе вакытында чуашлар, марилар чиркәүләрне яндырып, бөтен руханиларны үтергән

Ә менә без белгән күпләп чукындыру Новокрещенская конторасы вакытында башланган. Безнең Идел буенда 1740нчы елларда хакимият халыкны чукындырырга дигән фәрман чыгара, ләкин ул уңышка ирешми, чөнки моңа каршы Батырша инкыйлабы башлана. Софья тәхеттә утырган вакытта алар бу фәрманнан ваз кичә. Петр I күбрәк йомышлы татарларны чукындыру идеясе белән йөри, ул дворяннар катлавын оештыра. Анда христианнар гына керергә тиеш була. Ярты ел эчендә чукынмасалар, крепостнойларны яисә җирләрне тартып алабыз ди. Ләкин, барыбер, йомышлы татарларның барысы да чукынмаган анда, бер өлеше үз динендә калган. Ә менә инде ясаклы халыкны, гади халыкны Новокрещенская конторасы оешкач, 1740-50нче елларда күпләп чукындыра башлыйлар. Әби патшага кадәр татарлар түгел, ә мари, чуаш, удмуртларның 90 процентыннан артыгы шушы күпләп чукындыру вакытында динен алыштырган. Анда инде чиркәү арбасына бер утырсаң, төшеп калып булмый. Пугачев баш күтәрүе вакытында чуашлар, марилар чиркәүләрне яндырып, бөтен руханиларны үтергән, ягъни чиркәү структурасын юк иткән.

БУ ТЕМАГА: Батырша хәзрәт – татарның азатлык символы

Ильминский чорында кириллица алфавиты нигезендә дәреслекләр язганнар, китаплар нәшер ителгән. Аларга чиркәүне һәм христиан культурасын мәгрифәт алып килгән дигән яңа төсмер бирелә. Ә инде Новокрещенский конторасы чорында кылынган явыз гамәлләр исәпкә алынмый бүгенге көндә. 1763-65 елларда Казан губернасына Сечин дигән подполковникны җибәрәләр, аңа күп кенә новокрещенныйлар жалоба биргәннәр: марилар, удмуртлар ничек итеп янәсе аларның бәгырьләрен изгәннәр. Дәүләт аларны чукындыру өчен куйган, ә монда эшләүче кешеләр халыкны талап, үз эшен эшләргә тырышкан.

– Хәзерге чорда безнең түрәләр Мәскәүнең һәр әйткән сүзен хуплап бара: тел мәсьәләсендә дә, пенсия яшен арттыруда да, сыраны стадионда сатуга рөхсәт алу булсын. Чукындыру чорында алар шулай ук үз диненнән җиңел генә ваз кичәләрме?

– Романов морзалары бар, аларны XVII гасырның 50-60нчы елларында ук мәҗбүрләп чукындырганнар, хәтта төрмәгә утыртып. Безнең якта алай эшли алмаганнар, чөнки урыс белән татар, чуваш, мари арасында андый кырыс сәясәт алып барырга курыкканнар. Ярославль тирәсендәге ногай морзалары шулай юкка чыккан.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мәктәпләрендә шыпырт кына православ динен сеңдерәләр

– Хәзерге вакытта Урыс православ чиркәве мәктәптә үз диннәренең нигезен укытмакчы. Моны чукындыруның яңа этабы дип бәяләргә мөмкинме?

Хәзер чиркәүнең төп проблемы – аларга яшьләр килмәү

– Хәзер чиркәүнең төп проблемы – аларга яшьләр килмәү, юк яшьләр. Ул – төп проблем, зур-зур чиркәүләр тора, ә анда өлкән кешеләр генә, пенсионерлар. Хәзер исә, пенсиягә чыгу яше күтәрелгәч, халык тагын да килми дигән сүз бит бу. Һәм бу проблемны берничек тә хәл итеп булмый. Мин үзем болай төрле диннәрне укытуга уңай карыйм, барыбер, мәктәп балалары белергә тиеш бит дин нигезләрен, чөнки безнең җәмгыять дөньяви һәм анда дин нигезләрен дә белергә тиешләр. Мәктәптәгесен мин чукындыру дип карамыйм, фәкать шушы дин нигезләре белән мәдәни яктан танышу дип кенә карыйм. Шул рәвешле генә, чөнки балалар белергә тиешләр, без поликультур җәмгыятьтә яшибез. Иң әйбәте, алар барлык диннәрне белсәләр, идеаль булыр иде.

– Шулай да, сезнең фикерегезчә, бу чукындыру максатыннан эшләнәме?

– Мәктәптәгесен чукындыру дип уйламыйм, бу агарту максатыннан башкарыла, аннан соң бала үзе карый инде. Чукындыру бит инде ул конкрет ритуал, монда бит шушы мәдәни мәгърифәтчелек таныштыру турында гына сүз бара.

Белешмә: 988 елда Киев кнәзе Владимир карары белән Русия халкы рәсми рәвештә христиан динен кабул итә. Тарихчылар моны ил өчен гомум, берләштерә торган дин кирәклге белән аңлата. Кулъязмаларда Киев кнәзенең төрле диннәр белән танышуы, Идел Болгарыннан да вәкилләр килеп, исламга чакыру булуын яза. Ислам, Католик дине, Иудаизм кебек диннәр белән танышканнан соң, Владимир православ христианлыгын сайлый.

28 июль Русиядә рәсми төстә "Русияне чукындыру көне" буларак истәлекле көн итеп билгеләнә.

XS
SM
MD
LG