Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсенә керү чикләнде


Койма белән уратып алынган Стрелковая бистәсе

Кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсен төзелеш ширкәте коймалар белән уратып алганнан соң бистәгә керергә бер генә урын калдырылган. 6 август активистлар халыкны Акмәчет шәһәр идарәсе каршына җыелырга чакырды.

Кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсен узган җомга төзелеш ширкәте коймалар белән уратып алганнан соң 5 август бистәгә керергә тик бер урын калдырылган, ансы да сакчылар аша.

Бу хакта сөйләгән Азатлыкка Замир Анарбаев сөйләде. Аның сүзләренчә, 5 август керү урынында капка һәм вагон куелган, бистәдә яшәүчеләрне шул капка аша йөрергә мәҗбүр итәләр. Элек сакчы итеп кырымтатарлар куелган булса, хәзер аның урынына урыслар куелган. Безнең өчен махсус шундый кырыс шартлар тудырыла, диде ул.

Эрлан Азизов
Эрлан Азизов

Монда яшәүчеләргә җир мәсьәләсендә җитәкчелек иткән Эрлан Азизов сүзләренчә, бистәдә көне буе полиция машинасы йөри, икенче машина бистәне койма артында күзәтеп тора. "Минем йортым янында бандит кыяфәттә ят кешеләр машиналары белән утыра. Алар учак ягып инде ике төн буе утыралар. Хатыннарыбыз алар белән сөйләшкән булган, алар чеченнар дигән. Сез монда нишлисез дигәнгә алар ял итәбез диләр. Мин полициягә вазгыятьне сөйләдем, алар дәшмәде, 102 номерына шалтыратып йортым янында таныш булмаган кешеләр йөри дип хәбәр иттем, беркем дә килмәде" дип сөйләде Эрлан Азизов.

Ватан Карабаш
Ватан Карабаш

3 август Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән кырымтатар активисты Ватан Карабаш үзенә ут төрткәннән соң ул хастаханәгә эләкте. Бу вакыйгадан соң Кырым Дәүләт шурасының рәисе урынбасары итеп куелган Эдип Гафаров активистлар белән очрашып 6 август аларны Акмәчет шәһәр администрациясе башлыгы белән очраштырырга вәгъдә иткән.

Ватан Карабашның үзенә ут төртүене Кырымнан "Бердәм Русия" фиркәсе исемлегеннән Русия Думасы депутаты итеп сайланган Руслан Бальбек инсценировка дип атаган. Моны ничек бәялисез дигән сорауга Эрлан Азизов, ул үзе шундый "инсценировка" ясап үзенә үт төртеп карасын дип җавап бирде.

Стрелковая бистәсен уратып алган койма
Стрелковая бистәсен уратып алган койма

Очрашу сезнең өчен уңай нәтиҗә бирмәсә, ни эшли аласыз дигән сорауга ул безне бер мәхкәмәсез, бер карарсыз йортларыбыз, гаиләләребез, балаларыбыз белән ниндидер төзелеш ширкәтенә биргәннәре акылга сыймаслык хәл. Без бирешергә җыенмыйбыз, без канун нигезендә көрәшәчәкбез, безнең үзебезнең планыбыз бар, мин бу ике көндә күп кешеләр белән очрашып сөйләшүләр алып бардым. Нишләячәгебезне сөйләмәячәкмен, якын арада үзегез ишетерсез, күрерсез, диде ул Азатлыкка.

Стрелковая бистәсендә кырымтатар йорты
Стрелковая бистәсендә кырымтатар йорты

6 август Стрелковая бистәсе активистлары халыкны Акмәчет шәһәр администрациясе каршына җыелырга чакырган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG