Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә Конституциягә каршы килүче кануннар күбәйде"


Русиядә туган телләрне ихтыяри укыту турында яңа канун гамәлгә керә. Татар җәмәгатьчелеге аның ил Конституциясенә каршы булуына игътибар юнәлтә.

Узган атна ахырында Русия президенты Владимир Путин мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. Бер атна элек Федерация шурасында бу канун "Империядә бер генә тел булырга тиеш" дигән сүзләр белән кабул ителгән иде. Шулай итеп Путинның Русиядә урыс булмаган халыкларның телләрен мотлак укытуга каршы чыгышыннан соң бер ел узуга шул турында канун да гамәлгә керә. Азатлык кайбер күренекле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең бу канунны кабул итүгә карата фикерләрен белеште.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Дамир Исхаков, тарихчы галим: Бу Русия Конституциясенә туры килми. Конституция нигезендә Русия - федерация. Әмма аны империя итәргә теләүчеләр бар. Тел мәсьәләсендә кабул ителгән карарлар, сәясәт нәкъ империалистик рухта. Ул Федерация шурасында утыручыларның бер өлеше чыннан да империячел фикердә. Әмма хәзерге чорда империяләрнең яшәү мөмкинлекләре юк. Русия шул юлдан барып караса да, зур уңышларга ирешә алмас дип уйлыйм. Империягә охшаган берәр авторитар дәүләт килеп чыгарга мөмкин. Русия урыслар хакимлек иткән бер дәүләт төзергә тырышып караячак. Татар халкының инде Русия империясендә яшәп караганы бар, аннан гына юкка чыкмады. Бу очракта да юкка чыкмас дип уйлыйм. Хәзер Русиядә алып барылган сәясәт чынлыкта озак дәвам итә ала торган сәясәт түгел. Иң күбендә 15-20 ел дәвам итәргә мөмкин.

Милли республикалар җитәкчеләре Мәскәү сүзеннән тайпылырга куркалар

Тел кануны Русия думасында каралганда ук Путин кушканча эшләүләрен белдергән иделәр, Федерация шурасында да нәкъ шулай уйлап эшләделәр. Милли республикаларның җитәкчеләре ул юлдан тайпылырга куркалар, шуңа күрә ике пулатта да бу республикаларның вәкилләре дәшми утырды. Шул ук вакытта милли республикаларда бәлки хәлне бераз үзебезенең файдага үзгәртеп булыр дигән өмет бар. Канунны түгел, федераль дәүләт мәгариф стандартларын әзерләгәндә берәр яңалык кертеп булыр дигән ышаныч бар. Әмма юкка ышаналар дип уйлыйм.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе: Бу эшләр башта ук Русиядә бары бер телне - урыс телен, бер динне - православ динен генә калдыру максаты белән башланды. Алар аны кычкырым әйтмәде, аңлаган кеше аңлады, аңламаганы - юк. Ата-аналар зарына сылтый-сылтый, төрле сәбәпләр табып, дәреслекләр начар диеп, татарларның үзенә сылтый-сылтый менә шушы канунны өстерәп чыгардылар. Бер ел буе барды бу хәлләр. Имеш Путин Йошкар-Олада алай дип әйткән, болай дип әйткән. Баштан ук максатлары бер телгә, бер милләткә калдыру. Федерация шурасында империядә бер генә тел булырга тиеш дигән сүзләр - илдәге күпчелек халыкның фикере. Валентина Матвиенко бу депутатны туктатырга тиеш иде, Русия империя түгел, Русия Конституциясен ачып карагыз, анда Русия - федерация дип язылган, милли республикаларның үз дәүләт телләре бар дип язылган, аны укыта алалар дип әйтер иде. Матвиенко аны туктатмады, киресенчә, Бурятиядән килеп милли телләрне яклаган бердәнбер сенаторны туктатты, бармаклар белән яный-яный. Теле юк икән, милләт тә юк, бер генә милләт кала. Бәлки безнең халыкның да әле башына барып җитәр, аңларлар. Әле һаман дуслык-дуслык уйныйлар. Әле сүз мәктәпләр турында гына бара. Әмма мәктәпләр белән генә бетми бит эш. Мәктәптән куып чыгарылган икән, тормыштан, дәүләттән дә куып чыгарыла дигән сүз.

Бу канунны мәхкәмәгә бирергә кирәк

Хәзер без өр яңа вазгыятьтә калдык. Алга таба ни эшләргә? Мәктәп-мәдрәсәләрдә Сталин чорында да, патша заманында да укытып килдек. Хәзер инде бу вазгыятькә анализ ясап аннан чыгу юлларын уйларга кирәк. Беренчесе, халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк, менә безне шулай юк итәргә телиләр дип. Икенчесе - менә хәзер, Путин имзалаганнан соң бу канунны мәхкәмәгә бирергә кирәк. Адвокатларны туплап башта Русия мәхкәмәсенә, аннан халыкара мәхкәмәләргә. Халыкара мәхкәмәләр, халыкара оешмалар бу хәлдә безнең якта булыр дип ышанам. Безнең җитәкчеләргә ышанырга ярамый, алар Тукайның таз малае кебек һаман “без җиңдек” дип кычкыралар. Нәрсә җиңгәннәрдер алар, мин белмим. Быел беренче ел буларак, бәлки йомшартырлар,әмма киләчәктә аны ата-аналар сайламаячак, чөнки ихтыяҗ юк.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе: Империядә бер генә тел булырга тиеш дию - ахмаклык. Ул кешеләр Русиянең үз тарихын да, дөнья тарихын да белмиләр дигән сүз. Урыс теле болай да дәүләт теле. Ул Конституциядә дә язылган. Әмма империядә төрле телләр була. Империяләр төрле милләтләрне үз янына туплый, әмма аларның телләрен бетерми. Совет берлеге дә милләтләрнең телләрен бетермәде. Ул азчылык халыкларның алфавитын булдырды, милли телләрдә күп кенә басмалар чыкты. Әлбәттә, Мәскәү үзенең унитаристик һәм империалистик сәясәтен алып барды. Әмма ул аны бераз аңлабрак эшләде, гомумән бетерми генә.

Империя таралыр алдыннан күп кенә мәгънәсез кануннар чыгара

Хәзер бездә Конституциягә каршы килүче кануннар чыгарыла, Конституциягә каршы килүче чыгышлар яңгырый. Федерация шурасында Камчатка сенаторы Борис Невзоровның бу канун турында чыгышы да экстремизмга тиң. Бу канунның ничек каралуы Русиядәге барлык сәяси идарә структураларының банкрот булуын күрсәтә. Империя таралыр алдыннан күп кенә мәгънәсез кануннар чыгара дигән борынгы канатлы сүзләр бар. Тарихчылар арасында исә тарих сабакларын беркем дә искә алмый дигән сүзләр бар. Монда да шул ук хәлне күрәбез. Таркалыр алдыннан мәгънәсез, Конституциягә каршы, акылга сыймаслык кануннарның күбәюен күрәбез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG