Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан удмуртлары Удмуртиядәге милләттәшләреннән дәртлерәк"


Удмурт һәм татар милли киемнәрендә артистлар. Казан, Республика көне, 2014 ел

Фин-угыр халыкларының халыкара ассоциациясе вице-президенты, "Туган телләргә каршы канунга – юк" инициатив төркеме әгъзасы Артем Малых быел Дөнья татар яшьләре форумында катнашты. Азатлык аның белән удмурт теленең хәле, Русиядә мәгариф турында канунга төзәтмәләр кабул ителгәннән соң яңа шартларда Русия халыкларына нинди юнәлештә барырга кирәклеге турында сөйләште.

– Русиядә удмурт теленең торышы белән таныштырып китсәгез иде. Яшьләр удмурт телендә сөйләшәме? Телне популярлаштыру өчен ни дә булса эшләнәме?

– Удмурт теле кулланыла торган төп төбәк – Удмурт республикасы, удмурт теле анда рус теле белән беррәттән дәүләт теле булып тора. Чынбарлыкта удмурт теле бары тик мәгариф өлкәсендә генә кулланыла. Ул удмуртлар сан ягыннан күбрәк булган урыннарда мәктәптә туган тел буларак өйрәнелә. Нигездә бу авыл җире. Удмурт республикасындагы белем бирү оешмаларының якынча 32 процентында удмурт теле фән буларак өйрәнелә. Мәктәпләрнең тагын 11 процентында ул факультатив буларак укытыла. Дәүләт теле буларак ул өйрәнелми, Татарстандагы руслар, татарлар, чуашлар татар телен өйрәнү кебек әйбер Удмуртиядә юк. Удмуртлар мәҗбүри предмет буларак туган телне өйрәнә.

Артем Малых
Артем Малых

Ижауда, ялгышмасам, ике мәктәп бар, берсе Кузебай Герды исемендәге милли мәктәп, бу махсус удмурт уку йорты. Бу удмурт теле дәресләре саны белән республикада иң күп дәрес кергән мәктәп, тел атнага 5-6 сәгать укытыла, удмурт мәдәни компоненты бар. Ә халык саны белән икенче урында торган Глазов шәһәрендә бер мәктәп тә юк, анда удмурт телен мәктәптә укыту бөтенләй юк.

– Анда милли зыялылар яисә гади халык балаларын укытамы?

– Әйе, Кузебай Герде мәктәбенә зыялылар, укымышлылар бирә балаларын, удмурт булмаганнар да бирәләр, гомумән алганда бу аерым предметларны югары дәрәҗәдә укыта торган гимназия, ләкин анда укыту рус телендә бара. Удмурт компоненты бар һәм удмурт теле тирәнтен өйрәнелә.

Удмурт телнең хәле шактый мөшкел

Болары укыту ягыннан. Ә гомумән алганда, республикада удмурт теле турында аз беләләр. Ул бик сирәк яңгырый. Соңгы вакытларда гына каядыр элмә такталарда, шәһәр һәм республика күләмендәге бәйрәмнәрне бизәгәндә күренгәләп ала. Ижау халкыннан удмурт теле турында сораштырган роликлар бар, аларда да халыкның телне белмәве күренә. Җавап биргәннәрнең 80 проценты удмурт теле турында бераз гына белә, удмурт телендә бер авыз сүз әйтә алмый. Бар белгәне – исәнләшү, анысын да әле дөрес итеп әйтә алмыйлар. Телнең хәле шактый мөшкел дияр идем. Җәмәгать теле буларак удмурт теле хәзер бик аз эшли.

– Ә дәүләт структураларында, мәсәлән, Дәүләт шурасы утырышлары удмурт телендә бара аламы?

– Юк, андый әйбер була алмый. Беренчедән, безнең 60ка якын депутат, аларның унлабы гына удмурт милләтеннән. Утырышларны удмурт телендә уздырмыйлар, моның мәгънәсе юк. Ниндидер рәсми чараларда да ул бик аз кулланыла. Дәүләт оешмаларында элмә такталар бар, алар ике телдә дә кабатлана. Ижау шәһәре хакимиятендә бланклар, рәсми кәгазьләр рус теленә өстәмә рәвештә удмурт телендә дә языла. Шуның белән шул.

Кукмара удмуртлары
Кукмара удмуртлары

Без берничә ел элек акция башлаган идек, берничә оешма аны хуплап чыкты, эш төркеме бар иде. "Шунды" (удмуртчадан – "Кояш") дип аталган удмурт яшьләр оешмасы белән бергә “Удмуртча сөйләшәбез” дигән чара эшләдек. Ябыштыргычлар ясатып, аларны удмуртча хезмәт күрсәтә торган урыннарга ябыштыра идек. Без бу идеяне чуашлардан алдык. Кибетләр, оешмалар буйлап йөри башладык, анда удмуртча сөйләшә торган кешеләр булса, аларга шушы ябыштыргычларны бирдек. Бу акцияне шактый яхшы кабул иттеләр, бу ябыштыргычлар хәзергә кадәр күп кенә җирләрдә эленеп тора. Халык аларны күреп сөенеп китә. Минемчә, удмурт телен урамда, көнкүрештә гел генә күреп торып булмаганга, аларга бу ошый. Әллә кайчан эленгән наклейкаларга да, мәсәлән, күз табибы ишегенә ябыштырылган ди ул, халык сөенә.

– Чынында чуашлар аны татарлардан алган, безнең "Татар-дозор" уены бар, ул "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында уза.

– Сез дә наклейкалар ябыштырасыз мени?

– Әйе, берничә команда кибетләргә кереп, татарча хезмәт күрсәтелүне тикерә. Тупас җавап кайтарсалар видеога төшерәләр, администрациягә күрсәтәләр. Ягымлы сөйләшсәләр, "Ә" хәрефеннән ясалган елмайчык беркетәләр.

Удмурт теле хәзер авылда, халыкның шәхси тирәлегендә генә яши

– Алай икән. Безнең идея – удмурт телле урыннарны күрсәтү, бу торган саен нормага әйләнсен дип тырышып карау иде. Чөнки удмурт теле хәзер авылда, халыкның шәхси тирәлегендә генә яши. Кибет, почта шикелле җәмәгать урыннарына чыктымы, халык рус теленә күчә. Чөнки рус теле – җәмәгать теле, кулланыла торган тел, ә удмурт телен андый тел дип кабул итмиләр. Менә Удмуртиянең төньягында Балезино бистәсе бар, төбәкнең төп халкы удмуртлар. Алар авылдан кибетләргә, кәгазь эшләре һәм башка йомыш белән гел килеп йөриләр. Ләкин сез анда удмурт телен кеше йөри торган җирләрдә ишетмәссез. Ягъни бер удмурт кешесе икенче удмурт кешесеннән ипине рус телендә сатып ала.

Күптән түгел шул ук Балезинода яңа элмә такта барлыкка килде. Хуҗалык тауарлары сата торган кибеткә "Коркамур" дип исем биргәннәр, бу "йорт иясе" дигән сүз була инде. Мондый удмурт телендәге элмә такталар бик аз. Тик әлеге элмә тактаны куючы да татар кешесе, кибет хуҗасы - татар.

– Димәк, аның туган телгә мөнәсәбәтне аңлау бар, ул аны удмурт теленә күчергән.

– Әйе, брендлаштыру һәм башкалар.

– Яшьләр телне популярлаштыру өчен ниндидер акцияләр уздырамы?

– Әлбәттә, бездә төп яшьләр оешмасы – "Шунды", алар республикада шактый системлы эшлиләр, төрле чаралар уздыралар. Аларның удмурт балалары өчен һәрдаим эшләүче лагерьлары бар, "Шундыкар" дип атала. Тулысынча урдмурт теленә корылган мохите булган мондый урыннар күп түгел. Балалар монда төрле белгечлекләр буенча төркемнәргә языла – сәнгать, эстрада җыры, музыка, рәсем, видео сәнгате. Укытучылар итеп удмурт телен белгәннәрне алалар, балалар дуслаша, аралаша, ниндидер проектлар да эшли, болар бөтенесе удмурт телендә бара. Соңгы вакытта "Шунды" тел клублары оештыра башлады, уенлы чаралар, "Нәрсә? Кайда? Кайчан" уеннары кебек. Мондый чараларны халык бик ярата, бу кичәләргә шәһәрнең бөтен удмурт җәмәгатьчелеге, күренекле затлары җыела. Ләкин мин санап киткәннәр генә, әлбәттә, бик аз. Халык арасында кулланылышта удмурт теле бик аз, аңа мөнәсәбәт тә шундый ки – ул тигез хокуклы тел буларак кабул ителми.

– Татарстанда, Башкортстанда удмуртлар күп яши. Аларның туган телләре ни хәлдә?

Татарстан, Башкортстан удмуртлары Удмуртиядәге милләттәшләреннән көчлерәк

– Беренчедән, Татарстан, Башкортстан удмуртлары Удмуртиядә яшәүче милләттәшләреннән көчлерәк, дәртлерәк булулары белән аерылып торадыр. Удмурт авылларында удмурт телен укыту торышы шактый яхшы. Татарстанда еллар буе яшәп килгән милли мәгариф системы бар иде – балалар рус телен дә өйрәнә, дәүләт теле буларак татар телен дә, үзләренең милли телләрен дә. Болар мәҗбүри рәвештә өйрәтелә иде. Миңа калса, бу система бик дөрес эшләп килгән. Шуңа күрә, без чагыштырып тикшереп карасак, Татарстандагы һәм Башкортстандагы удмуртлар арасында туган телләрен белүче удмуртлар өлеше Удмуртиядә удмурт телен белүчеләргә караганда күпкә югарырактыр. Әлбәттә, Татарстан һәм Башкортстанның дәртен, көчен алар Удмуртиядәге милләттәшләренә дә күчерә. Алар Удмуртиядә удмуртлар булдыра алмаган кайбер әйберләрне эшли алалар. Шуңа күрә удмурт хәрәкәте өчен алар һәрвакытта бик уңай роль уйный.

– Аларның сакланып калырга мөмкинлекләре зуррак димәк?

Татарстан һәм Башкортстан удмуртлары үзләрен тигезләр арасында тигез итеп хис итә

– Алай дип әйтергә ярамас, мөгаен. Мөгаен, мохит тәэсир итәдер, Татарстандагы кебек өч телле мохит – үз теле, татар теле, рус теле булганда бер хәл, ике телле Удмуртия – икенче әйбер. Миңа калса, бу бераз икесе ике төрле вазгыять. Шундый тәэсир кала: Татарстан һәм Башкортстан удмуртлары үзләрен тигезләр арасында тигез итеп хис итә, шулай дип әйтимме соң. Аларның үз милли горурлыклары, үзләрен милләт итеп сизүләре Удмуртия удмуртларына караганда күпкә ныклырак, югарырак. Чөнки Удмуртия удмуртларына ниндидер мәгънәдә үзләренең удмурт булырга хокукларын исбат итәргә кирәк, үз удмурт телләрен кулланырга хокуклары барлыгын, удмурт теленең дә шулай ук җәмгыять теле була алганын һәрдаим якларга.

БУ ТЕМАГА: Мамадыш удмуртлары өч телдә сөйләшә

Татарстан удмуртлары таләпчәнрәк, милли телләрдә белем бирүне яклауда ныграк таләп куя

Безнең монда Алабугада конференция узды, ул удмурт хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган иде. Беренче удмурт корылтае да йөз ел элек нәкъ менә Алабугада узган. Быелгысында Удмуртия удмуртлары һәм Татарстан удмуртлары арасында кискен бәхәс туды. Туган телләрне укыту турындагы канун өлгесе буенча нинди фикер белдерергә кирәклеге турында бәхәсләштеләр. Бу әле майда, канун өлгесен бөтен милли оешмалар тикшергәндә булган хәл. Татарстан удмуртлары "без һичшиксез ниндидер белдерү белән чыгарга, үз фикеребезне белдерергә тиеш", диделәр. Канун өлгесен бу килеш без катгый рәвештә кабул итмибез, диделәр. Ләкин бу чарадан ике ай узгач чыккан йомгаклау резолюциясендә бу таләп ачыктан-ачык әйтелмәгән, формулировкаларында уратып-читләтеп әйтелгән. Туган телләрне укытуга кагылышлы мәсьәләдә җәмәгатьчелекнең фикере исәпкә алынырга тиеш диелгән. Нәкъ менә Татарстан удмуртлары бу нисбәттә таләпчәнрәк, Татарстанны үрнәк итеп алып, милли сәясәтне, милли телләрдә белем бирүне яклауда алар ныграк таләп куя.

– Канунны кабул иттеләр. Безгә, Русия халыкларына хәзер нишләргә, ничек уйлыйсыз?

Хәзер иң нәтиҗәлесе – ата-аналар аша эшләү

– Без мәгариф турында гына сүз алып барсак, миңа калса, хәзер иң нәтиҗәлесе – ата-аналар аша эшләү. Моны Татарстанда һәм Башкортстанда хәзер кулланалар. Татар һәм башкорт телен укыту торышы турында борчыла торган ата-аналарның җәмгыятьләре оеша. Шулай итеп ата-аналар үз мәктәпләрендә татар телен, башкорт телен яклау өчен берләшәләр. Бу эш менә шулай, иң астан, төптән эшләнелә. Бу берләшкән ата-аналарның оешмалары мәктәп ниндидер алдан әзерләнгән гаризаларга кул куярга мәҗбүр иткәндә, мәктәп, өстәге боерыкларга сылтап, татар яки башкорт телен укытуга каршы килгән очракларда, татар телен һәм рус телен сайлаучылар тигез санда булмаса, һәм башка очракларда каршы тора ала. Миңа калса, бу чыннан да нәтиҗәле юл. Җитмәсә, монда ата-аналар белем бирү мөнәсәбәтләре субъектлары булып тора, алар милли зыялылар да, милли оешмалар да түгел. Ата-аналарның сүзләре үтә. Аларның фикерен милли зыялылар фикерен колак артыннан уздырып җибәргән кебек, санга сукмыйча кала алмыйлар.

– Чуашларда бер әйбер бар – сездә дә бар микән – алар балаларына милли исемнәр кушмыйлар. Хәтта зыялылар да, милли өлкәдә кайнаучылар да милли исемнәрне үз итми.

Татарстан, Башкортстаннан чыккан удмуртлар балаларына татар исемнәре дә куша

– Әйе, милли исемнәрне кушмыйлар, сирәк кушалар. Бары өч-дүрт удмурт исеме очрый. Соңгы вакытта сирәк кенә мисаллар бар, Юбер, Айно дигән удмурт исемнәре кушалар. Айно – фин исеме, ләкин безнең Кузебай Герд – удмурт халыкының XX гасыр башында яшәгән бөек язучысы – үзенең кызына шундый исем биргән. Глобаль рәвештә удмурт исемнәре фонды югалган, югалтылган дияргә була. Удмуртлар куллана торган исемнәрне анализласаң, бу рус исемнәре һәм, әлбәттә, татар исемнәре. Татарстан, Башкортстаннан чыккан удмуртлар балаларына татар исемнәре дә куша. Алары да Удмуртиягә, рус теллерәк мохитка күчсә, мөгаен, күнегелгәнрәк, җәмгыять кабул итә торган рус исеме белән атый торганнардыр.

– Бу нәрсәгә бәйле? Дин белән бәйлеме?

– Әлбәттә, удмуртларның төп массасы чукындырылгач, Удмуртия чукындырылгач, бу ниндидер табигый кагыйдә буларак кабул ителә. Димәк, балаларга шундый исемнәр бирергә кирәк. Шул ук вакытта шундый кызык очрак та бар, бу совет вакытында гына булып алган әйбер. Удмуртлар берара алман исемнәре белән мавыгып алган, балаларны алман исемнәре белән атаганнар. Люция, Ганс, Альфред исемле удмуртларны беләм. Болар да, әлбәттә, удмурт исемнәре түгел.

– Май аенда Русия халыкларының демократик конгрессы оешты. Ул алга таба ничек эшләячәк, алдына нинди максатлар куела?

– Мин бу оешма Русия халыклар вәкилләре берләшмәсе буларак алга таба да яшәр, дип уйлыйм. Һәм нәкъ менә шул рәвештә, экспертлык һәм аналитик эш белән шөгыльләнеп, ул яшәвен дәвам итәргә тиеш тә. Без элек барыбыз аерым-аерым бер үк әйберләр белән шөгыльләнсәк, хәзер моны бергәләп эшли алабыз, һәм бу эшне системлырак дәрәҗәдә башкара алабыз. Мәсәлән, шул ук форумнарны без һәрберебез аерым уздыра идек, хәзер милләтләр арасында форумнар ясый алабыз. Без шулай бергә эшләсәк, безнең авазыбыз да көчлерәк ишетелер, аны ишетерләр. Конгресс, ким дигәндә, мәгариф өлкәсендә эшне системга салу белән шөгыльләнә ала. Мәсәлән, безнең бит хәтта рәсми дәрәҗәдә милли мәгариф буенча статистика да юк. Росстат милли мәгариф буенча саннарны исәпкә алмый. 2004 елдан башлап ул моны эшләүдән туктады. Мисал өчен, Пенза өлкәсендә татар мәктәпләре ни хәлдә? Удмурт мәктәпләре? Томски өлкәсендә яшәүче татарлар татар теле мәсьәләсендә ниләргә мохтаҗ? Без боларны ачык күзаллый алмыйбыз.

Русиядә хәтта рәсми дәрәҗәдә милли мәгариф буенча статистика юк

Мәгълүмәтебез булмаган очракта болар белән идарә итүе кыен. Конгресс үзенең экспрет-аналитик составы белән боларның барысын системга салу белән шөгыльләнә башлый алыр иде. Әгәр без мәгълүмәтебез булса, ниндидер белдерүләр белән дә чыгыш ясый алыр идек, ниндидер карарлар чыгара алыр идек һәм башкалар. Хәзер күп мәгълүмат билгеле түгел, яки ул ябык, без милли мәгариф, Русиядә телләр буенча хәтта ниндидер гомум картинаны да күз алдына китерә алмыйбыз. Әйтеп үтелгән канун өлгесендәге "рус теленә зыян китермәслек итеп” дигән формулировкалар шуннан килеп чыга да инде. Хәзер рус теленең, рус булмаган телләрнең социолингвистикасы дигән әйбер җәмгыять киңлегендә юк, бу әйбер массакүләм мәгълүмәт чараларында да күтәрелми. Без бу турыда сөйли башларга тиеш. Рус теленең һәм татар теленең, яки рус теле һәм удмурт теленең демографик куәтләре чагыштырырлык түгел. Хәтта шушы төшенчәне алып, канун проектына куйсак, канун проекты шунда ук яңадан төзелергә тиеш. Ә бездә, барыбер, менә шундый төшенчәләр кулланыла. Югыйсә алар "ялган фәнни" булып торалар. "Рус теленә зыян салу" – бу фактка каршы килүче фикер.

– Сез быел беренче тапкыр Дөнья татар яшьләре форумында катнаштыгыз. Тәэсирләрегез нинди?

– Миңа калса, бик югары дәрәҗәдә оештырылган, югары дәрәҗәдәге кешеләр катнаша: бөтен пленар утырыш дәвамында вице-премьер катнашуы бик яхшы күренеш. Миңа ошаганы – кеше бик күп, катнашучылар бөтен дөньядан килгән, бик шәп. Докладлар шактый югары дәрәҗәдә булуы ошады, мәсәлән, пленар сессия вакытында яңгыраган докладлар һәм аларның татар телендә булуы бик шәп. Чыгыш ясаучыларның билгеле бер һөнәри өлкәдә чыгыш ясап, үз фикерләрен татар телендә җиткерә алулары бик яхшы. Бу, миңа калса, татарларның зур өлешенең татар телен белү дәрәҗәсе шактый югары булуы турында сөйли. Күрәсең, Татарстан мәктәпләрендә бирелгән белем татар телен соңыннан шактый югары дәрәҗәдә кулланырга мөмкинлек бирә. Шундый һөнәри, махсус өлкәләрдә дә. Миңа калса, менә шулай, көнкүреш өлкәдә генә түгел, ниндидер белгечлек, һөнәри мәгълүмәт өлкәсендә дә телнең мохите булса, бу аның киләчәгенә, алда яшәве һәм кулланылуына яхшы терәк. Форум шуны күрсәтә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG